Windows 8

Windows 8 (МФА: [ˈwɪn.doʊz eɪt]) — хәзерге вакытта ясалучы операцион системаның шартлы исеме. Әлеге ОС Microsoft Windows ОС гаиләсенә керә һәм Microsoft транснациональ корпорациясе тарафыннан ясала.

  • 13 сентябрь, 2011 ел — Developer Preview юрамасына чыгарыла.[5] Windows 8 бүгенгесе вакытата киң таралыш алган Windows 7 ОС’ның дәвамчысы булып тора. Ләкин анардан аермалы буларак уү өчен ике бизәлешне ала: сенсорлы экраннар өчен ясалган яңа Metro-бизәлеш һәм элеккеге юрамаларда кулланылган Windows Aero бизәлеше. Шулай ук Intel һәм AMD тарафыннан чыгарылучы x86-64 процессорлары белән беррәттән ул ARM архитектурасында да эшләүне тәэмин итәчәк.
  • 29 февраль, 2012 ел — Mobile World Congress конференциясе чараланрында Windows 8’нең беренче бета-юрамасы (Consumer Preview) тәкъдим ителә.[6]
  • 14 март, 2012 ел — Windows 8’нең Татар телендәге версия тәкъдим ителә.[7]

Windows 8
Уйлап табучы

Microsoft Corporation

ОС гаиләсе

Microsoft Windows

Беренче чыгыш

2012 елның 26 октябре[1]

Мөмкин булган соңгы юрама

RTM (6.2.9200)[1][2]1 август, 2012 ел

Тәэмин итү телләре

күптелле, шулай ук татар телендә [3]

Каралган платформалар

IA-32, x86-64 һәм ARM[4]

Төшнең төре

Гибридлы төш

Арайөз

Windows Aero, Metro

Лицензия

Microsoft EULA

Халәте

Актуаль

Веб-сайт

http://windows.microsoft.com

Система сораулары

Windows Consumer Preview өчен минималь система сораулары
Архитектураx86 (32-bit)x86-64 (64-bit)
Үзәк эшкәрткеч1 GHz
RAM1 GB2 GB
График картаDirectX 9 графикалы җайланма, WDDM 1.0 яки башка драйвер
HDD буш урыны16 GB20 GB

Логотип

2012 елның 18 февралендә Microsoft корпорациясе үзенең яңа Windows өчен яңа логотип чыгаруын дәлилли. Тышкы күренеше буенча логотип тулысынча яңартылачак һәм үзе белән компаниянең яңа бизәлешкә юл алун курсәтәчәк. Элеккеге байрак формасындагы логотип дүрт панелле тәрәзә формасын алды, ул бары тик бер төле генә булачак һәм кулланучының нинди бизәлеш алуыннан үзенең төсен алмаштырачак.

Искәрмәләр