Яунде
Яунде (фр. Yaoundé) — Камерунның башкаласы, Үзәк регионның һәм Мфунди департаментының административ үзәге. Башкаланың барлык диярлек территориясен үзәк урам — авеню Кеннеди буйлап урнашкан районнар, һәм шулай ук аңа якын булган били.
Яунде | |
фр. Yaoundé | |
Нигезләнү датасы | 1888 |
---|---|
Рәсми исем | Yaoundé |
Демоним | Yaoundéen[1] һәм Yaoundéenne[1] |
Дәүләт | Камерун |
Нәрсәнең башкаласы | Камерун, Центральный регион[d] һәм Германский Камерун[d] |
Административ-территориаль берәмлек | Центральный регион[d] |
Сәгать поясы | UTC+01:00 |
Хөкүмәт башлыгы вазыйфасы | mayor of Yaoundé[d] |
Халык саны | 2 440 462 (2012) |
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек | 764 метр |
Кардәш шәһәр | Удине[2], Шеньяң[3] һәм Эдеса[d][4] |
Моның хуҗасы | Стад Ахмаду Ахиджо[d] |
Мәйдан | 180 ± 1 км² |
Объектның күренешләре өчен төркем | [d] |
Яунде Викиҗыентыкта |
Географик урнашу һәм климаты
Яунде Камерунның көньяк-көнчыгыш өлешендә, диңгез өсте дәрәҗәсеннән 730 метр биеклектә урнашкан[5]. Кала тау платосы — Камерун яссы таулыгында ята. Климат субэкваториаль. Ике озын дымлы һәм ике кыска коры мизгелләр (гыйнвар-февраль һәм июль) бар. Гыйнварның уртача һава температурасы +23°С, ә июльнеке +21°С тирәсе. Уртача еллык явым-төшем микъдары — 1750 мм. Яңгырлар башлыча сентябрьдән ноябрьгә һәм апрельдән июньгә кадәр чорда ява.
Тарихы
Яунде 1888 елда (яки 1889 елда[5]), Камерун Алмания протектораты астында булган чорда нигезләнгән[6]. Беренче дөнья сугышы чорында, 1915 елда Яунде Бельгия гаскәрләре тарафыннан оккупацияләнә, ә 1922 елда Француз Камерунның башкаласы дип игълан ителә. 1940-1946 елларда башкала статусын Дуала шәһәре үти. 1960 елда Франциядән бәйсезлек алгач, Яундеда хөкүмәт, 1961 елдан — федераль хөкүмәт, 1972 елдан — Бердәм Камерун Республикасы Хөкүмәтенең резиденциясе урнаша.
Халкы
Яунде халкының исәбе 1 миллион 800 меңнән артык кеше тәшкил итә. Шәһәрдә бамилеке (бөтен шәһәр халкының якынча 25 %ын тәшкил итә), фулани (якынча 10 %), һәм шулай ук фанг, дуала, фульбе этник төркемнәренең вәкилләре яши. Дәүләт телләре итеп инглиз һәм француз телләре исәпләнә, берничә африка сөйләшләре таралган (башлыча банту телләре төркеменең). Башкала халкының яртысы диярлек — католиклар, ә калганнары мөселманнар һәм төбәк традицион ышануларын тотучылар.
Численность населения по годам[7] | ||||
Җан саналу датасы | 1976 | 1979 | 1987 | 2005 |
---|---|---|---|---|
Халык исәбе | 313 706 | 400 000 | 649 252 | 1 817 524 |
Сәламәтлек саклау
Шәһәрнең иң зур хастаханәсе дип Яунде үзәк хастаханәсе исәпләнә, биредә 650 койка бар. 1985 елда төзелгән Яунде гомуми хастаханәсендә 302 койка бар[8].
Мәгариф
1962 елда Яундеда университет ачыла[6]. Шәһәрдә тагын башка югары уку йортлары бар: Югары авыл хуҗалыгы мәктәбе, Югары милли политехник мәктәп, Югары педагогия мәктәбе, Хакимият милли мәктәбе һәм Халыкара мөнәсәбәтләр институты. Камерун милли һәм университет китапханәләре илнең иң зур китапханәләре булып тора[9]. Шәһәрдә шулай ук Камерун дәүләт архивы урнашкан.
1996 елда шәһәрдә җиңел атлетика буенча Африка чемпионаты уздырыла.
Искәрмәләр
<ref>
исемле тамга: «vokrugsveta» исеме берничә тапкыр төрле эчтәлек өчен билгеләнгән