Эхиноцистис

Эхиноцистис яки чәнечкеле эхиноцистис (лат. Echinocystisкерпе сыман куык) — кабаклылар гаиләлегенә кергән берьеллык үсемлек, лиана. Халык телендә «котырган кыяр» дигән фәнни яктан дөрес булмаган атамасы да йөри. Сурәте «Урта Россия флорасының Кара китабы» (рус. Чёрная книга флоры Средней России) тышлыгына урнаштырылган.

Эхиноцистис
Халыкара фәнни исем Echinocystis Torr. & A.Gray, 1840[1]
Таксономик ранг ыру[1]
Югарырак таксон Sicyoeae[d][1]

 Эхиноцистис Викиҗыентыкта

Урта Россия флорасының Кара китабы тышлыгында — эхиноцистис сурәте

Таралу ареалы

Эхиноцистис Төньяк Америка үсемлеге. Россиягә, декоратив үсемлек буларак, матурлык өчен, диварларны, беседкаларны бизәү өчен кертелгән. Ботаника бакчаларыннан тирә-як табигатькә таралган. РФнең Аурупа өлешендәге барлык төбәкләрендә, шулай ук Себердә, Урта Азиядә очрый.

Ботаник тасвирлама

Кырыс табигать шартларына, һәртөрле бөҗәкләргә бирешми торган үсемлек. Су буйларын, яр буенда үскән талларга сырылып үсәргә ярата. Эхиноцистис тирә-ягында үскән башка үсемлекләргә, агачларга һәм корылмаларга уралып, бик тиз үсә. Сабагының озынлыгы 6 метрдан артып китәргә мөмкин. Июньнән сентябрьгә кадәр чәчәк ата. Чәчәкләре баллы ис тарата. Августтан октябрьгә кадәр җимешләре өлгерә. Чәнечкеле, йомырка формасындагы кабакчыкларның диаметры 6 см. Орлык чәчеп, үзенә яңа территорияләр яулый.

Экология

Заманында декоратив үсемлек булган эхиноцистис бүген үзе кайсы җиргә хуҗа булса, шул тирәдәге башка үсемлекләргә үсәргә ирек бирмичә, аларны кысрыклап чыгара. Бик кыска вакыт аралыгында табигатьнең ташландык, аулак, хуҗасыз урыннарын басып алырга мөмкин.«Кара китап»ка кертелүенең сәбәбе — кыргыйлашуында һәм тирә-ягын сырып алып, җәнлекләр, кошлар үтеп йөри алмаслык булып үсеп китүендә. Талларга сырылып күләгә ясый, башка үсемлек һәм агачларга кояш яктысын каплап, үсәргә ирек бирми.

Галерея

Моны да карагыз

Әдәбият

  1. Рәмис Латыйпов. «Кара китап»: Эхиноцистис. «Атна вакыйгалары», 2019 ел, 8-14 февраль.
  2. Виноградова Ю. К., Майоров С. Р., Хорун Л. В. Чёрная книга флоры Средней России. М.: Геос, 2009. ISBN 978-8-89119-487-9 (рус.)

Сылтамалар

Искәрмәләр

🔥 Top keywords: Баш битXXVIII гасыр (б. э. к.)Махсус:Соңгы үзгәртүләрМахсус:ЭзләүEva ElfieПроект:Вики-яз 2024АвтоградбанкҖәүдәт ХантимеровСергей Антипов (1949)Икенче бөтендөнья сугышыСергей СкрябинВикипедия:Җаваплылыктан баш тартуВикипедияСуваВикипедия:Эчтәлек17 июньАйдар ШәйхинВикипедия:КонтактларВикипедия:ЯрдәмВикипедия:Җәмгыять үзәгеВадим Захаров (1986)XXIX гасыр (б. э. к.)Марат ЯруллинЖасмин (җырчы)Ярдәм:Википедиягә рәхим итегез!XXVII гасыр (б. э. к.)XXX гасыр (б. э. к.)Чарльз ЧаплинВикипедия:ТасвирламаКорбан бәйрәмеEmmanuel MakronБашкортстанда татарларның хокукларын бозуПортал:Хәзерге вакыйгаларВикипедия:Turında1978 елның 31 августы вакыйгасыНаҗар НәҗмиТөркем:Википедия:Викиҗыентыкка мәкаләдә турыдан-туры сылтама булган мәкаләләр1022 елКүпер