Эфиопиядә ислам

Эфиопиядә дин

Эфиопиядә (Хәбәшстанда) ислам (амһар. እስላም በኢትዮጵያ, гарәп. الإسلام في إثيوبيا‎) ― тарафдарлары саны буенча христианлыктан соң икенче дин [1]. АКШ Дәүләт департаменты мәгълүматы буенча [2], ил халыкның (116 млн кеше, 2017 елга) якынча 45 % ы ― мөселманнар[3]. Эфиопия мөселманнарының 98 % ы – Шәфигый мәзһәбе сөнниләре, 2 % ы – шигыйлар, Коръәнчеләр, гыйбадияләр һ. б [4]. Илдә суфичылык тарикать[[]]ләренең йогынтысы зур [5].

Мекеле шәһәре мәчете
Амһара төбәге үзәге Бахр-Дар шәһәре мәчете
Ил башкаласы Аддис-Абебада Әнвәр мәчете

Тарих

Ислам Хәбәшстанда Һиҗрәттән алда, 615 елда барлыкка килгән [6]. Хәбәшстанда беренче мөселманнар Мәккә шәһәреннән килгән гарәп качаклары булган. Мөхәммәд пәйгамбәр Мәккәдә корайшиләр(ингл.) тарафыннан эзәрлекләнүче мөселманнар төркеменә Хәбәшстанга китәргә киңәш иткән. Аларны Аксум патшалыгының(ингл.) гарәп гадәте буенча Асхама ибн Абҗар(ингл.) дип аталган христиан динендәге хакиме (короле) кабул итә, качакларны Нагаш шәһәренә күчерә, аларны Хәбәшстан христианнарын хөрмәт итәргә һәм алар белән татулыкта яшәргә өйрәтә. Шуңа да карамастан, качаклар Әл-Мәдинә шәһәренә күченә. Мөселманнарны намазга чакыру өчен сайланган беренче мөәзин һәм Мөхәммәт пәйгамбәрнең мөһим сәхабәләреннән берсе Биләл ибне Рабәх – Хәбәшстаннан, Мәккәдә абиссинияле анадан туган. Моннан тыш, Мөхәммәд пәйгамбәрнең гарәп булмаган көрәштәшләренең күбесе Хәбәшстанның этник төркемнәренә караган. Хәбәшстан, шулай ук, Мөхәммәд пәйгамбәр (571―632) чорыннан төбәктә исламның киңәюенә һәм таралуына ярдәм иткән.

Яңа тарих

Мөселманнар Эфиопиядә 1974 елгы революциягә кадәр җирдән файдалану рөхсәт ителмәгән төркемнәрнең берсе булган. Алар җиргә ия булу, аның белән идарә итү яки җирне мирас итеп кабул итүгә хокуклы булмаган, арендага гына ала алган. Революция Хәбәшстан мөселманнарының социаль-сәяси һәм дини хәленә җитди үзгәрешләр китерә [7].

1936-1941 елларда ил Италия оккупациясендә булганда, Эфиопиядә исламның сәләфилек агымы барлыкка килгән [8]. 1990-елларда Хәбәшстан халыкларының революцион-демократик фронты(ингл.) барлыкка килгәч, сәләфилек көчәя төшә [8]. 2012 елның гыйнварыннан 2013 елның августына кадәр Аддис-Абеба шәһәрендә, хөкүмәт оештырган ширкәтләргә каршы мөселманнар каршылык демонстрацияләрен оештыра [8].

Таралышы һәм саны

Ислам диненең Эфиопиянең һәр төбәгендә тарафдарлары яши, илнең көньяк-көнчыгышындагы Сомали (98,4 %), Афар (95,3 %), Оромия (47 %) төбәкләрендә аеруча киң таралган [1]. Хәбәшстан башкаласы Аддис Абебада якынча 443 821 мөселман (яки мөселманнароның 16,2 % ы) яши [9].

Хайле Селассие(ингл.) хөкүмәте, Хәбәшстанны тышкы дөньяда христиан милләтле ил буларак күрсәтү өчен мөселман халкының дөрес саннарын яшергән [10]. 1984 елгы җанисәп буенча, ил халкының 50 % ы мөселман булган.

Кайбер күзәтүчеләр, илдәге мөселман халкы христианнардан күбрәк дип исәпли [11].

Искәрмәләр