Челән кошлар

Челән кошлар (лат. Ardeidae) — ләкләксыманнар отрядының кошлар гаиләлеге. Томшыклары озын, балтырлары күбесенчә каурыйсыз була. 66 төре киң таралган. Ояларын агачларда яки камышлыкларда коралар.

Соры челән

Татарстанда 4 төре очрый: зур күлбога, кече күлбога, соры челән, зур ак челән.

Ыруглар

Tigrisomatinae асгаиләлеге

  • Каратомшыклар (Cochlearius)
  • Юлбарыс челәннәре (Tigrisoma)
  • Tigriornis
  • Урман челәннәре (Zonerodius)

Botaurinae асгаиләлеге

  • Зебра челәннәре (Zebrilus)
  • Кече күлбогалар (Ixobrychus)
  • Күлбогалар (Botaurus)

Ardeinae асгаиләлеге

  • Zeltornis
  • Кваквалар (Nycticorax)
  • Япония күлбогалары (Gorsachius)
  • Яшел кваквалар (Butorides)
  • Агами (Agamia)
  • Көньяк Америка кваквалары (Pilcherodius)
  • Буа челәннәре (Ardeola)
  • Мисыр челәннәре (Bubulcus)
  • Proardea
  • Челәннәр (Ardea)
  • Сызгырулы челәннәр (Syrigma)
  • Ак челәннәр (Egretta)