Халыкара Кызыл Хач комитеты

Халыкара Кызыл Хач комитеты (кыскартылып, ХКХК, ингл. International Committee of the Red Cross; ICRC; фр. Comite international de la Croix-Rouge) – бөтен дөньяда нейтральлек һәм объективлык принципларыннан эш итүче гуманитар оешма. Ул кораллы низагларда һәм эчке тәртипсезлекләрдә авырлыкка очраган кешеләргә ярдәм итә. Оешма Халыкара Кызыл Хач һәм Кызыл Ярымай хәрәкәтенең бер өлеше булып тора.

Халыкара Кызыл Хач комитеты
Нигезләнү датасы17 февраль 1863
Логотип
Сурәт
Кыскача исемICRC һәм CICR
Эшчәнлек өлкәсегуманитарная помощь[d]
НигезләүчеЖан Анри Дюнан, Дюфур, Гийом-Анри[d], Гюстав Муанье[d], Louis Appia[d] һәм Théodore Maunoir[d]
ҖитәкчеMirjana Spoljaric Egger[d][1]
Менеджер/директорPierre Krähenbühl[d][2]
Рәсми телинглиз теле[3] һәм француз теле[3]
Шигарь текстыNeutrality, Independence, Impartiality, Humanity, Universality, Unity, Voluntary Service
Дәүләт Швейцария
Административ-территориаль берәмлекЖенева[4]
ӘгъзалыкMemoriav[d][5] һәм DLM Forum[d][6]
Оештыру-хокук формасыЭсвичрә ассоциациясе[d]
Ана ширкәтXalıqara Qızıl Xaç häm Yarımay xäräkäte
Уртак хезмәттәшлекAsian–African Legal Consultative Organization[d][7]
Штаб-фатирының урнашуыЖенева, Швейцария
Хезмәткәрләр саны25 (2016)[8]
Бүләкләр
Тынычлык өчен Нобель премиясе[9][10] Тынычлык өчен Нобель премиясе[11][10] Тынычлык өчен Нобель премиясе[12][10]

Кеше хокуклары өлкәсендә БМО премиясе[d] (1978)

премия Бальцана[d] (1996)

почётный член ордена Заслуг[13]
Бюджет1 900 000 000 Fr[14]
Адрес19 Avenue de la paix, 1202 Genève[4]
Рәсми веб-сайтicrc.org(ингл.), icrc.org/es(исп.), icrc.org/fr(фр.), icrc.org/pt(порт.), icrc.org/zh(кыт.), icrc.org/ar(гар.), icrc.org/ru(рус.), icrc.org/de(алм.), icrc.org/it(италь.), jp.icrc.org(яп.) һәм kr.icrc.org(кор.)
Нинди веб-биттә тасвирланганreliefweb.int/organization/icrc(ингл.)
Специализированное учреждение наследияArchives of the International Committee of the Red Cross[d]
Оешмада рәсми күзәтүче статусыBerläşkän Millätlär Ğomumi Assambleyäse[15] һәм Халыкара миграция оешмасы[d][16]
Социаль медиаларда күзәтүчеләре2 300 710 һәм 168 000 ± 999[17]
 Халыкара Кызыл Хач комитеты Викиҗыентыкта

ХКХКга 1863 елда швейцарияле Анри Дюнан нигез сала. 1884 елда беренче Халыкара Кызыл Хач комитеты Конференциясе үткәрелә.[18].

Штаб-фатир Женевада урнашкан.

ХКХК турында

Халыкара Кызыл Хач комитетының (ХКХК) максаты кораллы низагларда һәм эчке тәртипсезлекләрдә, фетнәләрдә зарарланганнарга ярдәм итү һәм куркынычсызлык тәэмин итү. ХКХК эшли торган принцип шуннан гыйбарәт ки, сугыш та хәрби хәрәкәтләрне алып бару ысулларына һәм чараларына һәм сугыш алып баручы якларның тәртибенә чикләү салучы билгеле бер кысаларда үткәрелергә тиеш. Бу принципка нигезләнгән кагыйдәләр исә халыкара гуманитар хокукны, Женева конвенцияларын тәшкил итәләр.

Структура

Устав нигезендә ХКХК[19]:

  • махсус статуска ия бәйсез гуманитар булып тора;
  • Халыкара Кызыл Хач һәм Кызыл Ярымай хәрәкәтенең бер өлеше булып тора;
  • эшчәнлеге Швейцария Гражданлык кодексының 60 нчы һәм башка маддәләре белән билгеләнүче ассоциация булып тора;
  • Швейцария кануннары нигезендә юридик зат булып тора.

ХКХК әгъзаларына Швейцария гражданнары сайлана ала, комитет әгъзаларының саны – 15тән алып 25кә кадәр. ХКХК мактаулы әгъзалар сайлый ала.

ХКХК төп идарә органнары[20]:

  • Ассамблея (югары идарә органы)
  • Ассамблея Шурасы (Ассамблея кушуы буенча эшләүче орган)
  • Президент һәм аның урынбасарлары (Ассамблея, Ассамблея Шурасы эшчәнлеген тәэмин итәләр һәм ХКХК тышкы элемтәләре өчен җавап тоталар).
  • Директорат (башкарма орган, Генераль директор һәм өч директордан тора)
  • Контрольлек органы.

ХКХК Президенты – фәлсәфә докторы Якоб Келленбергер.

Төп принциплар

Халыкара Кызыл Хач комитеты ХКХКЯХның фундаменталь принциплары нигезендә эшли. Алар кешеләрнең тынычлыкка һәм солыхка омтылышларына нигезләнгәннәр һәм 1965 елда Венада Кызыл Хач һәм Кызыл Ярымайның XX Халыкара Конференциясендә игълан ителгәннәр.

ХКХК принциплар:

  • Гуманлык
  • Нәфессезлек
  • Нейтральлек
  • Бәйсезлек
  • Иреклелек
  • Бердәмлек
  • Универсальлек

Бүләкләр

ХКХК өч тапкыр – 1917, 1944 һәм 1963 елларда – Тынычлык өчен Нобель премиясе белән бүләкләнә.

Моны да карагыз

Искәрмәләр

  • 3,0 3,1 https://careers.icrc.org/content/FAQ/?locale=en_GB
  • 4,0 4,1 https://www.icrc.org/en/contact
  • https://memoriav.ch/liste-des-membres/?lang=fr
  • https://www.dlmforum.eu/index.php
  • https://www.aalco.int/AALCO-ICRC%20Cooperation%20Agreement%20%202003.pdf
  • https://www.icrc.org/data/files/annual-report-2016/ICRC-2016-annual-report.pdf
  • http://www.nobelprize.org/nobel_prizes/peace/laureates/1917/
  • 10,0 10,1 10,2 https://www.nobelprize.org/nobel_prizes/about/amounts/
  • http://www.nobelprize.org/nobel_prizes/peace/laureates/1944/
  • http://www.nobelprize.org/nobel_prizes/peace/laureates/1963/
  • http://www.ordens.presidencia.pt/?idc=154
  • https://www.icrc.org/fr/document/deficit-de-financement-du-cicr-des-millions-de-personnes-en-danger-dans-les-zones-de#:~:text=Le%20budget%20op%C3%A9rationnel%20du%20CICR,des%20activit%C3%A9s%20sur%20le%20terrain.
  • https://www.undocs.org/Home/Mobile?FinalSymbol=A%2FRES%2F45%2F6&Language=E&DeviceType=Desktop&LangRequested=False
  • https://www.iom.int/intergovernmental-organizations-observer-status
  • Интерфейс программирования приложения YouTube
  • The first International Conference.(ингл.)
  • Устав Международного Комитета Красного Креста (рус.)
  • Структура (рус.)
  • Чыганаклар

    Сылтамалар

    Калып:Тынычлык өчен Нобель премиясе 1951-1975

    🔥 Top keywords: Баш битXXVIII гасыр (б. э. к.)Махсус:Соңгы үзгәртүләрМахсус:ЭзләүEva ElfieПроект:Вики-яз 2024АвтоградбанкҖәүдәт ХантимеровСергей Антипов (1949)Икенче бөтендөнья сугышыСергей СкрябинВикипедия:Җаваплылыктан баш тартуВикипедияСуваВикипедия:Эчтәлек17 июньАйдар ШәйхинВикипедия:КонтактларВикипедия:ЯрдәмВикипедия:Җәмгыять үзәгеВадим Захаров (1986)XXIX гасыр (б. э. к.)Марат ЯруллинЖасмин (җырчы)Ярдәм:Википедиягә рәхим итегез!XXVII гасыр (б. э. к.)XXX гасыр (б. э. к.)Чарльз ЧаплинВикипедия:ТасвирламаКорбан бәйрәмеEmmanuel MakronБашкортстанда татарларның хокукларын бозуПортал:Хәзерге вакыйгаларВикипедия:Turında1978 елның 31 августы вакыйгасыНаҗар НәҗмиТөркем:Википедия:Викиҗыентыкка мәкаләдә турыдан-туры сылтама булган мәкаләләр1022 елКүпер