Халазион

Халазион
Сурәт
Саклык белгечлегеофтальмология
Дәвалануда кулланыла торган даруTRIAMCINOLONE ACETONIDE OINTMENT[d][1] һәм фторурацил[d][1]
Анатомик урнашуымейбомиевы железы[d]
ICD-9-CM373.2[2][3]
ICPC 2 идентификаторыF72
NCI Thesaurus идентификаторыC26717[2]
 Халазион Викиҗыентыкта
Халязион
Өске кабакта халязион
МКБ-10H00.100.1
DiseasesDB60096009
MedlinePlus001006001006
eMedicineemerg/94  oph/243emerg/94  oph/243
MeSHD017043D017043

Патогенез

Халазион (chalasion; гр. chalasion төерчек), боз бөртеге (мейбомий бизе кистасы) — хроник асептик гранулематоз ялкынсыну, сәбәбе булып мейбомий яки башка май бизләре сыекчасы агып китүе бозылуы тора. Икенчел S. aureus белән инфекцияләнгән халазион эчке арпа дип атала. Акне розацеа яки мейбомий бизләре дисфункциясе белән пациентларның халазион барлыкка килү куркынычлыгы югары, рецидивлы барыш белән берничә ясалулар булу мөмкин.

Гистология

Гистологик тикшеренүдә эпителиоид һәм гигант күп төшле күзәнәкләр, шулай ук лимфоцитлар, плазматик күзәнәкләр һәм сирәк — нейтрофиллар һәм эозинофиллар катнашында липогранулематоз ялкынсыну җавабын ачыклыйлар.

Диагностика

1. Төрле яшьтә әкренләп зураючы авыртусыз төенчек белән билгеләнә. Сирәк очракта өске кабак халазионы мөгезкатлауга басым ясаганда астигматизм барлыкка китереп, нәтиҗәсендә — күрү начарлануга китерә ала.

2. Билгеләре

•Тарзаль пластинка эчендә авыртусыз түгәрәк төенчек.

•Әгәр халазион тарзаль конъюнктива аша тишелсә, кабакны кайтарганда бу урында полипсыман гранулема күренәчәк.

•Кырыйдагы халазионда симптомнар охшаш, әмма ясалу Цейс бизе белән бәйле һәм аның урнашуын билгели.

Дәвалау

Дәвалау кирәк булмаска мөмкин, чөнки 30% очракта халазион үзеннән-үзе бетә, ә эчке арпа эз калдырмыйча тишелә ала. Озак булганда түбәндәге ысулларны куллану мөмкин.

1. Хирургик бетерү. Кабак махсус кыскыч белән кайтарыла, киста өстендәге тукымалар вертикаль киселә, кимерчәк аша эчендәгесенә кюретаж башкаралар (рәс. 4. 3в).

2. Стероидлар кертү ясалулар яшь ноктасына якын урнашканда аны зарарлау куркынычлыгы өчен күрсәтелә.

•0,1—0,2 мл триамцинолон ацетатның сулы суспензиясен лигнокаин (яки аналогы) белән 5 мг/мл тупланышына кадәр эретәләр, халазион тирәсендәге тукымага трансконъюнктиваль 30G инәсе белән кертәләр.

•Бер тапкыр кертүдән соң уңай нәтиҗә якынча 80% очракта була. Нәтиҗә булмаганда процедураны 2 атнадан соң кабатлыйлар. Тиренең урынлы депигментациясе мөмкин.

•Бу ысулларның нәтиҗәсендәге аерма бик зур түгел.

3. Системалы тетрациклин рецидивлы халазионда профилактика өчен аеруча акне розацеа булганда кулланыла.

NB Рецидивлы халазионны май бизе карциномасыннан аерырга мөһим. Шикле очракларда гистологик тикшерү белән биопсия кирәк.

Искәрмәләр

  • Monarch Disease Ontology release 2018-06-29 — 2018-06-29 — 2018.
  • Чыганаклар

    • Джек Кански. Клиник офтальмология. Системалаштырылган караш. / редакторлар: Еричева В.П.. — 2009. — Б. 944. — ISBN 83-7609-034-8.
    🔥 Top keywords: Баш битXXVIII гасыр (б. э. к.)Махсус:Соңгы үзгәртүләрМахсус:ЭзләүEva ElfieПроект:Вики-яз 2024АвтоградбанкҖәүдәт ХантимеровСергей Антипов (1949)Икенче бөтендөнья сугышыСергей СкрябинВикипедия:Җаваплылыктан баш тартуВикипедияСуваВикипедия:Эчтәлек17 июньАйдар ШәйхинВикипедия:КонтактларВикипедия:ЯрдәмВикипедия:Җәмгыять үзәгеВадим Захаров (1986)XXIX гасыр (б. э. к.)Марат ЯруллинЖасмин (җырчы)Ярдәм:Википедиягә рәхим итегез!XXVII гасыр (б. э. к.)XXX гасыр (б. э. к.)Чарльз ЧаплинВикипедия:ТасвирламаКорбан бәйрәмеEmmanuel MakronБашкортстанда татарларның хокукларын бозуПортал:Хәзерге вакыйгаларВикипедия:Turında1978 елның 31 августы вакыйгасыНаҗар НәҗмиТөркем:Википедия:Викиҗыентыкка мәкаләдә турыдан-туры сылтама булган мәкаләләр1022 елКүпер