Фахишәлек

Фахишәлек — түләүле сексуаль хезмәт күрсәтү[1], яки башка бер кешегә җенси хезмәтләрне акча каршылыгына күрсәтү һөнәре яки аерым бер акты. Җенси хезмәте өчен акча алучыга фахишә диләр.

Фахишәлек
Сурәт
Обрабатывается, смягчается или управляетсясексуальная объективация[d], сексизм[d], пидафилия[d], закон спроса и предложения[d] һәм инцелы[d]
Моңа өлешчә туры киләсексуальное рабство[d]
Темаларны берләштерүче төркемШведская модель борьбы с проституцией[d], аболиционизм[d] һәм Феминизм
 Фахишәлек Викиҗыентыкта

"Фахишәлек - ир кеше тарафыннан үз җенси теләкләрен канәгәтьләндерү өчен хатын-кыз тәнен куллану. Фахишә тарафыннан ни зәвык алу, ни сексуаль теләк юк. Ягъни, фахишәлек - ике тарафның теләкләренә нигезләнеп, тәннәрен икесе өчен дә зәвык китерүче канәгәтьлелек өчен куллану түгел, әмма акча каршылыгына ир кеше тарафыннан хатын-кыз тәнен бер яклы куллануы очрагы".[2]. Карол Патеман (en)[3]

Статусы

     Фахишәлек легаль, хокуки һәм стандартлар системалары күзәтүе астында      Фахишәлек (акча каршылыгына җенси мөнәсәбәт) легаль, ләкин оештырылган эшчәнлек иллегаль, фәхишәлек өлкәсе күзәтү астында түгел      Фахишәлек иллегаль      Мәгълүмат юк

Төрле илләр фахишәлеккә төрлечә карый. Кайбер илләрдә фахишәлек легаль, ягъни канунлы, керем чыганагы булса, икенчеләрендә бу - канун бозу дип санала. Әмма балалар фахишәлегенә бар илләр дә тискәре карашта торалар.

Кайберәүләр фахишәлек хатын-кызларга карата дискриминация (профессиональ үсеш мөмкинлекләренең чиклелеге, ярлылык) һәм сексуальлеккә патриархаль карашлар (хатын-кыз теләмәгән җенси якынлык кабул ителгәнлеге, ир кешеләрнең теләкләре ничек тә булса канәгәтьләнергә тиешлеге, хатын-кызлар ирләргә сексуаль хезмәт күрсәтү өчен булулары) аркасында урын алган хатын-кызларны эксплуатацияләү вәзгыяте дип алга сөрә. Фахишәнең сексуаль хезмәт күрсәтергә килешүе турыдан-туры (сутенерлар) һәм турыдан-туры булмаган (иҗтимагый шартлар) көчләнү белән дип аңлатылганын белдерәләр.[4][5][6][7][8][9] Европа хатын-кызлары лоббисе (en) фахишәлекне "ир кешеләр кыла торган җинаятьләрнең кабул ителмәслек рәвеше" дип кынады.[10]

Фахишәлек легаль илләр

Фахишәлек эшчәнлеге мәгълүмати үзәге, Амстердам
Бар дөньяның фахишәлек индустриясы хезмәткәрләренә дан һәйкәле. Амстердамның кызыл утлар махалләсендә 2007 елда урнаштырылды. Исеме Белль (Гүзәл), астагы язу - "Дөньяның барлык фахишәләренә хөрмәт."

Фахишәлек кайбер илләрда рөхсәт ителә, әмма дәүләт тарафыннан төрле чаралар белән нык контрольдә тотыла. Бу илләргә Голландия, Швейцария,Австриянең зур өлеше, Австралиянең кайбер штатлары һ.б. керә.

Төркиядә фахишәләр теркәлү үтеп рәсми эшли алалар.

2000 елдан Нидерландларда фахишәлек рәсми легальләштерелә һам фахишәләр бар граждан хокукларына да ия була алалар. Нидерландларда фахишәлектән кергән табыш дәүләт бюджетының 5%ын алып тора.

2002 елдан Алманиядә фахишәлек белән Европа Берлеге илләре кешеләре генә шөгыльләнә ала.

Фахишәлек, шулай ук, Швейцариядә, Италияда,Маҗарстандә, Яңа Зеландиядә, Австралиядә легаль.

Фахишәлеккә карашлар йомшару, шундый илләрдә секс-туризм таралуга китерә.

Секс-турларга аурупалылар вә американнар Азияга (Таиланд, Көньяк Корея,Филипин, Шри-Ланка), Латин Америкасына һәмКөнчыгыш Европага йөри.

Искәрмәләр

Шулай ук карагыз

  • Феминистларның фахишәлеккә карашлары
  • Халыкара җенси мөнәсәбәт индустриясе хезмәтчеләренә карата җинаяткә каршылык көне
  • Ир фахишәлеге
  • Порнография
  • Хайваннар арасындагы фахишәлек
  • Фахишәлек һәм канун
  • Изге фахишәлек
  • Җенси мөнәсәбәт индустриясе
  • Җенси мөнәсәбәт индустриясе хезмәткәре
  • Җенси мөнәсәбәт индустриясе хезмәткәрләре хокуклары
  • Хатын-кыз хокуклары

Өстәмә әдәбият

  • Campbell, Russell. Marked Women: Prostitutes and Prostitution in the Cinema, 2005 University of Wisconsin Press.
  • Castillo DN, Jenkins EL (February 1994). «Industries and occupations at high risk for work-related homicide». J Occup Med 36 (2): 125–32. DOI:10.1097/00043764-199402000-00006. PMID 8176509.
  • Gazali, Münif Fehim (2001). Book of Shehzade. Dönence. ISBN 9789757054177. http://books.google.com/?id=PY2LAAAAIAAJ 
  • Keire, Mara L. For Business and Pleasure: Red-Light Districts and the Regulation of Vice in the United States, 1890-1933 (Johns Hopkins University Press, 2010); 248 pages; History and popular culture of districts in such cities as New Orleans, New York, San Francisco, El Paso, Hartford, Conn., and Macon, Ga.
  • Brewer DD, Potterat JJ, Garrett SB, et al. (October 2000). «Prostitution and the sex discrepancy in reported number of sexual partners». Proc. Natl. Acad. Sci. U.S.A. 97 (22): 12385–8. DOI:10.1073/pnas.210392097. PMID 11027304.
  • McCall, Andrew (2004). Medieval Underworld (Sutton History Classics). Thrupp, Stroud, Gloucestershire: Sutton Publishing. ISBN 0-7509-3727-0. 
  • Michael, R. T., Gagnon, J. H.,.Laumann, E. O., & Kolata, G. Sex in America, Boston: Little, Brown, 1994.
  • Mirbeau, Octave, The love of a venal woman
  • Phoenix, J. Making Sense of Prostitution, Basingstoke: Palgrave, 2001.
  • Preston, John. Hustling, A Gentlemen's Guide to the Fine Art of Homosexual Prostitution, Badboy Books, 1997.
  • Perlongher, Néstor Osvaldo. O negócio do michê, prostituição viril em São Paulo, 1ª edição 1987, editora brasiliense.
  • Potterat JJ, Woodhouse DE, Muth JB, Muth SQ (1990). «Estimating the prevalence and career longevity of prostitute women». J. Sex Res. 27 (2): 233–43. DOI:10.1080/00224499009551554.
  • Potterat JJ, Brewer DD, Muth SQ, et al. (April 2004). «Mortality in a long-term open cohort of prostitute women». Am. J. Epidemiol. 159 (8): 778–85. DOI:10.1093/aje/kwh110. PMID 15051587.
  • The UN Convention for the Suppression of the Traffic in Persons and of the Exploitation of the Prostitution of Others (1949)
  • Weitzer R (2006). «Moral Crusade Against Prostitution» (PDF). Society (March–April): 33–8. ISSN 1524-8879.

Сылтамалар