Уфа
Уфа́ (яки Өфе́[9][10], баш. Өфө, рус. Уфа, чирм. Ӱпӧ, чуаш. Ĕпхӳ) — Башкортстан республикасының башкаласы һәм бер вакытта Уфа районының дә үзәге (составына керми). Караидел белән Дим елгаларның Агыйдел елгасына кушыла торган урынында урнашкан.
Уфа | |
рус. Уфа баш. Өфө | |
Байрак[d] | Илтамга |
Нигезләнү датасы | 1586[1][2][3][…] |
---|---|
Рәсми исем | Өфө |
Рәсми тел | рус теле һәм башкорт теле |
Дәүләт | Россия |
Нәрсәнең башкаласы | Башкортстан |
Административ-территориаль берәмлек | Уфа шәһәре шәһәр округы[d] |
Сәгать поясы | UTC+05:00 |
Диңгез, күл яки елга эчендә яки янында урнашуы | Агыйдел һәм Караидел |
Хөкүмәт башлыгы | Ратмир Мәүлиев |
Югары мәхкәмә органы | Башкортстан Республикасының Конституция Суды |
Халык саны | 1 115 560 (2017)[4] |
Административ бүленеше | Уфаның Ленин районы, Киров районы, Уфаның Дим районы, Уфаның Калинин районы, Уфаның Октябрь районы, Орҗоникидзе районы һәм Сәвит районы |
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек | 150 метр |
Кардәш шәһәр | Әнкара, Һалле, Чиләбе[5] һәм Цицикар[d][6][7][8] |
Нәрсә белән чиктәш | Уфа районы |
Бүләкләр | |
Мәйдан | 707,93 км² |
Почта индексы | 450000–450999 |
Рәсми веб-сайт | ufacity.info(рус.)(башк.) |
Һәйкәлләр исемлеге | Уфаның мәдәни мирас һәйкәлләре исемлеге[d] |
Феноменның икътисады | Уфа икътисады[d] |
Җирле телефон коды | 347 |
ИАТА аэропорт коды | UFA |
Номер тамгасы коды | 02 һәм 102 |
Шәрәфле ватандашлар төркеме | Төркем:Уфа шәһәренең мактаулы гражданнары |
Монда җирләнгәннәр төркеме | Төркем:Уфада җирләнгәннәр |
Объектның күренешләре өчен төркем | Төркем:Уфа күренешләре[d] |
Уфа Викиҗыентыкта |
2010 елдагы Бөтен Россия Исәпләүнең алдан санавы буенча, халык саны 1 062 300 кеше. 2018 елда ― 1 180 000 кеше. 2024 елның 1 гыйнварына ― 1 186 715 кеше[11].
Мәйдан — 707,93 км².
1719—1775 елларда Уфа провинциясе үзәге; 1781—1796 елларда Уфа наместниклыгы үзәге; 1782—1922 елларда бер вакытта Уфа өязенең дә үзәге; 1865—1919 елларда Уфа губернасы үзәге; 1922—1990 елларда Башкорт АССР-ының, 1990 елдан Башкортстанның башкаласы, 1930 елдан бер вакытта Уфа районының дә үзәге (составына керми). 2006 елдан административ реформа буенча берничә торак пункты белән бергә Уфа шәһәре округы составына керә.
Россиянен эре мәдәни, фән һәм икътисад үзәге. Халык саны буенча Аурупада 31-нче урында тора.
География
Уфа шәһәре Агыйдел елгасының сул ягында, аңа Караидел һәм Дим елгалары кушылган төшендә урнашкан. Көнбатыштан көнчыгышка озынлыгы — 28 километр, төньяктан көньякка озынлыгы — 53 километр.[13]
Уфадан эре шәһәрләр кадәр ераклыгы (автоюллар буенча)[14] | |||||||||
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
Ижау ~ 394 км Киров ~ 777 км | Пермь ~ 522 км Сыктывкар ~ 1204 км | Екатеринбург ~ 547 км Төмән ~ 808 км | |||||||
Самар ~ 463 км Мәскәү ~ 1355 км | Чиләбе ~ 417 км Омск ~ 1353 км | ||||||||
Сарытау ~ 918 км Волгоград ~ 1311 км | Ырынбур ~ 374 км Актүбә ~ 627 км | Костанай ~ 732 км Нурсолтан ~ 1423 км | |||||||
Климат
Уфа климаты | |||||||||||||
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
Күрсәткеч | Гый | Фев | Мар | Апр | Май | Июн | Июл | Авг | Сен | Окт | Ноя | Дек | Ел |
Абсолют максимум, °C | 5,8 | 9,2 | 14,3 | 30,9 | 36,2 | 38,3 | 38,6 | 38,5 | 33,4 | 26,8 | 14,7 | 5,0 | 38,6 |
Уртача максимум, °C | −9,5 | −7,7 | −0,4 | 11,0 | 20,1 | 24,6 | 25,5 | 22,8 | 16,8 | 7,7 | −1,7 | −6,7 | 8,6 |
Уртача температура, °C | −13,7 | −12,6 | −5,8 | 5,2 | 13,1 | 18,0 | 19,3 | 16,5 | 10,9 | 3,6 | −4,8 | −10,4 | 3,4 |
Уртача минимум, °C | −18,5 | −17,8 | −11,2 | 0,2 | 6,6 | 11,8 | 13,5 | 11,0 | 6,2 | 0,3 | −8,1 | −14,6 | −1,6 |
Абсолют минимум, °C | −48,5 | −43,5 | −34,4 | −29,7 | −9,7 | −1,2 | 1,4 | −0,6 | −6,8 | −25,6 | −35,1 | −45 | −48,5 |
Явым-төшем нормасы, мм | 45 | 37 | 26 | 34 | 37 | 58 | 61 | 60 | 53 | 62 | 53 | 51 | 577 |
Чыганак: Погода и климат |
Сәгать поясы
Уфа халыкара стандарт буенча Yekaterinburg Time Zone (YEKT) сәгать поясында урнаша. Бу сан, UTC системасы буенча исәпләгәндә, +6:00 гә тигез.
Тарих
Шулай ук карагыз: Уфа II шәһәрчеге
Казан ханлыгы заманында Уфа ярымутравында, Торатау исемле урында нугайларның ныгытмасы була. Әлеге ныгытма тирәләре нугайларның кышлау урыны була.
1574 елның яз башында Агыйдел елгасы белән Каридел елгасы кушылган биек ярымутрауда Уфа шәһәренең нигез салына. Ул тулысынча хәзерге Дуслык монументы урнашылган Беренче май мәйданына туры килә. Аның майданы 1,2 гектар, стенасының озынлыгы 440 метр чамасы булган.
1586 елдан башлап Уфа шәһәре дип атала башлый. Шул ук елда Уфага укчылар отряды башында шәһәрнең беренче воеводасы Михаил Нагой килә. Михаил Нагой Явыз Иван хатыны, Кабарда кенәзе Темрюкның кызы Мариянең дусты була.
1708 елдан — Казан губернасы составында, 1728 елдан — Уфа провинциясе үзәге, 1744 елдан — Ырынбур губернасына беркетелгән, 1781 елдан — Уфа калгайлыгының үзәге, 1796 елдан — яңадан Ырынбур губернасы составында, 1802 елдан — гражданнар губернаторы резиденциясы һәм губерна учреждениелары булган губерна каласы, 1865 елдан — Уфа губернасы үзәге, 1922 елдан — Башкортстанның баш каласы.
1918 елның 5 июлендә, Ватандашлар сугышы барышында, Уфа большевикларга каршы баш күтәргән чехословак корпусы өлешләре тарафыннан яуланган. Шәһәр Оештыручылар җыелышының әгъзалары комитетте контроленә күчте. Шул ук елның 8—23 сентябрендә биредә Уфа дәүләт киңәшмәсе (большевикларга каршы хөкүмәтләрнең, фиркаләрнең, казак гаскәрләренең һәм җирле үзидарәләр форумы) үткәрелгән. 23 сентябрьдә биредә Вакытлы бөтенроссия хөкүмәте (шулай ук «Уфа директориясе» исеме астында таныш) игълан ителә. Ул шәһәрдә 9 октябренә кадәр урнашкан, шуннан соң Омскига күчте. Декабрь аенда шәһәргә Кызыл Гаскәре өлешләре керәләр. 1919 елның 13 мартында шәһәр Колчак гаскәре тарафыннан алына, әмма 9 июнендә үк Кызыл Гаскәре аны кире ала.
ХХ гасырның 20-30-нчы елларда шәһәр зур үсешне кичерә, тулаем сәнәгый продукциясе 16 тапкырга арткан. Сугышкача елларда Уфа сәнәгый комбинаты, Уфа моторлар төзү заводы, ТЭЦ, һәм нефть эшкәртү заводлары сафка басканнар.
Бөек Ватан сугышы вакытында шәһәргә дистәләрчә сәнәгый ширкәт, дәүләт оешма, кайбер фәнни-тикшеренү институтлар, Коминтерн хезмәткәрләре, Украина язучылары эвакуацияләнгәннәр.
1944 елда Уфаның Сталин районы шәһәр составыннан чыгарылган һәм Черниковск шәһәренә үзгәртеп корылган. 1956 елда ул яңадан Уфа составына кергән.
1974 елда шәһәр Октябрь Инкыйлабы ордены белән бүләкләнде.
Шәһәр районнары
Уфа — берничә аерым массивтан торган, 7 районлы мәдәни-сәяси-иҗтимагый үзәк. Калинин, Дим, Киров, Ленин, Октябрь, Орджоникидзе, Совет районнарында йөзләрчә милләт вәкилләре яши. Шулар арасында Октябрь районы — иң яше, ул 1977 елның 3 мартында «туган».
Халык
1811[15] | 1840[15] | 1856[15] | 1863[15] | 1897[16] | 1913[15] | 1926[15] | 1931[15] | 1939[15] | 1959[17] | 1970[18] | 1979[19] | 1989[20] | 2002[21] | 2010 | 2024[22] |
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
~9 200 | ~16 500 | ~12 900 | ~16 500 | 49 275 | ~78 000 | ~97 700 | ~123 400 | ~250 000 | 546 878 | 770 905 | 969 289 | 1 082 052 | 1 042 437 | 1 062 300 | 1 181 000 |
Милли состав (2002): руслар — 48,9%, татарлар — 28,3%, башкортлар — 17,1%, украиннар — 1,2%, чуашлар — 1,0%.[23]
Халык саны | |||||||
---|---|---|---|---|---|---|---|
1650[24] | 1718[24] | 1811[24] | 1840[24] | 1856[25] | 1863[25] | 1865[24] | 1879[24] |
700 | ↗5600 | ↗9200 | ↗16 500 | ↘12 900 | ↗16 500 | ↗20 100 | ↗23 200 |
1886[24] | 1897[26] | 1913[24] | 1914[25] | 1916[24] | 1920[24] | 1923[24] | 1926[26] |
↗27 000 | ↗49 275 | ↗100 700 | ↘99 900 | ↗112 700 | ↘92 800 | ↘85 300 | ↗98 537 |
1931[24] | 1939[24] | 1945[24] | 1956[27] | 1959[28] | 1962[25] | 1967[25] | 1970[29] |
↗125 000 | ↗250 000 | ↗264 800 | ↗265 000 | ↗546 878 | ↗610 000 | ↗704 000 | ↗770 905 |
1973[25] | 1976[25] | 1979[30] | 1982[25] | 1986[25] | 1989[31] | 1992[25] | 1996[25] |
↗844 000 | ↗924 000 | ↗969 289 | ↗1 023 000 | ↗1 077 000 | ↗1 082 052 | ↗1 097 200 | ↘1 096 400 |
1998[25] | 2000[25] | 2001[25] | 2002[32] | 2003[24] | 2004[24] | 2005[24] | 2006[24] |
↘1 086 300 | ↗1 091 200 | ↘1 091 100 | ↘1 042 437 | ↗1 043 306 | ↘1 040 623 | ↘1 036 026 | ↘1 029 616 |
2007[24] | 2008[24] | 2009[33] | 2010[34] | 2011[24] | 2012[35] | 2013[36] | 2014[37] |
↘1 022 575 | ↘1 021 458 | ↗1 024 842 | ↗1 062 319 | ↗1 065 602 | ↗1 072 291 | ↗1 077 719 | ↗1 096 702 |
Югары уку йортлары
Уфа шәһәренең уку йортлары 169 юнәлештә белгечләр әзерли. Әйдәүче югары уку йортлары:
- Башкортстан дәүләт университеты
- Уфа дәүләт авиация техник университеты
- Уфа дәүләт нефть техника университеты
- Башкорт дәүләт медицина университеты
- Башкортстан дәүләт педагогика университеты
- Уфа дәүләт сәнгать институты
республикада фәнни-педагогик кадрлар әзерләүче төп үзәкләр булып исәпләнәләр.
Икътисад
Уфада Русянең эре нефть эшкәртеү һәм химия заводлары урнашкан. Улар арасынды: Яңа-Уфа нефть эшкәртеү заводы, Уфа нефть эшкәртеү заводы, Уфаоргсинтез, Уфанефтехим.
Транспорт
Автомобиль транспорты
Шәһәр аша М7 «Идел» «Идел» (Мәскәү — Владимир — Түбән Новгород — Чабаксар — Казан — Уфа), М5 «Урал» «Урал» (Мәскәү — Рязань — Пенза — Самар — Уфа — Чиләбе), Р314 (Уфа — Стәрлетамак — Ырынбур) автоюллар баралар.
Тимер юл транспорты
Моны да карагыз: Уфа тимер юл вокзалы
Тимер юл Уфага 1886 елда килә.
Уфада Куйбышев тимер юлының Башкорт бүлекчәсе идарәсе урнаша.
Уфада туган танылган шәхесләр
Язучылар, мәгърифәтчеләр
- Сергей Аксаков (1791—1859) — рус язучысы.
- Ибраһим Терегулов (1852—1921) — мәгърифәтче.
- Сергей Довлатов (1941—1990) — язучы.
- Рамил Хәкимов (1932—1996) — язучы, Салават Юлаев премиясе лауреаты (1976).
Сәясәтчеләр, хәрбиләр, дәүләт эшлеклеләре
- Георгий Афанасьев (1848-1925), Украина тышкы эшләр министры (1918).
- Әлфия Галиева (1973), юрист, БР мәгариф һәм фән министры урынбасары (2018 елдан). БР мәгариф отличнигы.
- Юрий Морозов (1949), Көньяк Осетия премьер-министры (2005—2008 елларда).
Балет артистлары
- Адоль Хәмзин (1934) — балет артисты, педагог, РСФСР атказанган артисты (1966).
- Фирдәвес Нәфыйкова (1938-2008) — балет биючесе, мөгаллимә, РСФСР халык артисты (1974), С. Юлаев премиясе лауреаты (1977).
- Марат Дәүкәев (12.09.1952) — балет артисты, РСФСР атказанган артисты (1983).
- Леонора Куватова — балет артисты, мөгаллимә, РСФСР халык артисты (1982), С. Юлаев премиясе лауреаты (1987).
- Ринат Әбүшахманов (1980) — балет биючесе, хореограф, БР атказанган артисты (2008).
- Гүзәл Сөләйманова — балерина, Салават Юлаев премиясе лауреаты (2008).
- Гөлсинә Мәүлекәсова (1981), балет биючесе, С. Юлаев бүләге иясе.
Җырчылар
- Әскар Абдразаков (1969) — опера җырчысы, БР халык артисты (1994).
- Илдар Абдразаков (1976) — опера җырчысы, БР (2011) һәм ТР (2013) халык артисты.
- Лилия Букеева (1965) — эстрада җырчысы, Яр Чаллы «Энергетик» мәдәният сарае артист-вокалисты (1996 елдан). Татарстанның (2016) һәм Башкортстанның (2021) атказанган артисты.
- Әлфия Кәримова — опера җырчысы, БР атказанган артисты
Рәссамнар, режиссерлар, актерлар
- Айрат Әбүшахманов (1974) — режиссёр, БР атказанган сәнгать эшлеклесе (2012). С. Юлаев премиясе лауреаты (2020).
- Айрат Әхмәтшин (1949), актёр, режиссёр һәм педагог. РФ (2004), БАССР (1985) халык артисты.
- Радик Батыршин (1968) — продюсер, «Мир» телерадиокомпаниясе генераль директоры (2007).
- Юрий Краузе (1936), журналист, телевидение алып баручысы, криминаль телетапшырулар сценарийчысы.
- Альберт Нестеров (1976), Гафури театрының баш рәссамы (2012 елдан), «Алтын битлек» (2016), С. Юлаев (2020) премияләре лауреаты.
- Таһир Рәхимов (1963) — кино, театр (Мәскәү) артисты, Россиянең атказанган артисты (2007).
- Мәхмүт Рәфыйков (1924) — кинооператор, РФ атказанган сәнгать эшлеклесе (1992).
- Рөстәм Сабитов (1955) — композитор, Салават Юлаев премиясе лауреаты (2010).
- Айрат Терегулов (1957), рәссам, С. Юлаев бүләге иясе.
- Алинә Мөдәрисова, драма актрисасы, Әлмәт театры (2013-2015), Камал театры артисты (2015 елдан).
Галимнәр, медиклар
- Рөстәм Ахунов (1978), икътисад фәннәре докторы, БР ФА әгъза-корреспонденты. VI чакырылыш БР Дәүләт Җыелышы — Корылтай депутаты.
- Гүзәл Булгакова (1952), физика-математика фәннәре докторы (2000), профессор (2005).
- Рөстәм Гаделшин (1955—2016), физика-математика фәннәре докторы (1994), профессор (1999). БР атказанган фән эшлеклесе (2006).
- Камил Галимов (1962) — табиб, медицина фәннәре кандидаты.
- Дамир Еникиев (939), медицина фәннәре докторы (1988), профессор (1989). Башкортстанның атказанган фән эшлеклесе (1993).
- Рөстәм Кәбиров (1948), биология фәннәре докторы (1991), профессор (1992).
- Флорида Кудашева (1940—2016), химия фәннәре докторы, профессор (1994). БР атказанган фән эшлеклесе (2001).
- Геннадий Краузе (1914—1980), инженер-механик, Сталин премиясе лауреаты (1951), Бөтенсоюз металлургия машина төзү фәнни-тикшеренү институтының Колпино бүлеге директоры (1960-1980).
- Айрат Мәмлиев (1940), галим-физик, физика‑математика фәннәре докторы (2004).
- Юрий Муринов (1942), химия фәннәре докторы (1982), профессор (1986). РФ дәүләт премиясе лауреаты (1992), БАССР атказанган фән эшлеклесе (1985).
- Ринат Садыйков (1957-2008) — Россиянең атказанган тренеры (хәрби самбо), техник фәннәр докторы, профессор.
- Шамил Хәниф улы Солтанов (1974), техник фәннәр докторы.
Галерея
- Лалә-Тюльпан мәчете
- «Нур» театры каршында Тукай һәйкәле
- Акбузат ипподромы
Искәрмәләр
Чыганаклар
- «Өмет» яшьләр гәзите(үле сылтама)
- Лучшие районы для проживания в Уфе, рейтинг // март 2021
Сылтамалар
Моны да карагыз
- Уфа метрополитены
- Башкортстан Республикасының милли әдәбият музее, Мәҗит Гафури музее
- Советлар Берлеге Геройлары Александр Матросов һәм Миңлегали Гөбәйдуллин һәйкәле янындагы Мәңгелек ут