Тәтешле районы

һәм

Тәтешле районы
баш. Тәтешле районы
Байрак[d]
Нигезләнү датасы31 гыйнвар 1935
Сурәт
Дәүләт Россия
БашкалаЮгары Тәтешле
Административ-территориаль берәмлекБашкортстан
Сәгать поясыUTC+05:00 һәм YEKT[d]
Халык саны22 918 (2017)[1]
Нәрсә белән чиктәшАскын районы, Балтач районы, Борай районы, Яңавыл районы һәм Пермь крае
Мәйдан1376,16 км²
Почта индексы4528ХХ
Рәсми веб-сайтtatyshly.ru
Харита сурәте
Җирле телефон коды34778
Карта
 Тәтешле районы Викиҗыентыкта

Тәтешле районы (рус. Татышлинский район) — Башкортстанга керүче муниципаль район. Административ үзәге — Югары Тәтешле авылы.

Район Бөтенсоюз Үзәк Башкарма Комитетының 1935 елның 31 гыйнварындагы карары нигезендә төзелә. Бүген ул гомум халкы 25 163 кеше тәшкил иткән 13 авыл Советын берләштерә.

География

Тәтешле муниципаль районы Башкортстанның төньяк өлешендә урнашкан. Аскын, Балтач, Борай һәм Яңавыл районнары белән, Пермь краеның Чернушка һәм Көязе районнары белән чиктәш. Район “аю почмагында” урнашкан диярлек. Район үзәгеннән Уфага кадәр 250 км, Пермьгә – 270км, Ижауга – 220 км, Екатиринбурга – 360 км.Мәйданы 1376 км² тәшкил итә.
Урманнар районның 52 405 га җирен каплый (38%), авыл хуҗалыгы җирләре – 76 387 га, шул исәптән 52 167 га игеннәр.
Район елгаларга бик бай. Тере Танып ага, аның иң зур кушылдыклары Әри һәм Йок.
Районда нефть һәм газ ятмалары бар.

Халык

2010 елгы җанисәпнең нәтиҗәләре буенча башкортлар — 60,1%, арлар — 21,5%, татарлар — 14,9%, руслар — 1,9%, марилар — 1,3%, башка милләтләр — 0,3%.

Туган тел буенча халык (2010): татар теле — 62,8%, ар теле — 21,1%, башкорт теле — 11,5%, рус теле — 3,1%, мари теле — 1,2%.[2]

Хәзер мең кешегә исәпләгәндә, уртача 14,4 бала туа.

Демография

Халык саны
1939[3][4]1959[5][4]1970[6][4]1979[7][4]1989[8][4]2002[9][4]2008[10]2009[11]2010[12]2012[13]
37 32534 36235 23730 14826 04226 80324 61824 03825 15924 797
2013[14]2014[15]2015[16]2016[17]2017[1]1 гый 2018[18]1 гый 2019[19]2021[20]
24 44324 15223 64923 21522 91822 70322 36521 718

Танылган шәхесләр

Икътисад

Авыл хуҗалыгы

Авыл хуҗалыгы – районның төп икътисади тармагы. Иң табышлы тармак – терлекчелек. Районда 28 сөт-товар фермасы эшли. Шуларның 5есе – нәселле эре мөгезле терлекләрне үрчетү белән шөгыльләнә. 18 ат фермасы, 12 ферма бозау һәм таналарны ит өчен үстерә. Авыл хуҗалыгында 38% эчке продукт җитештерелә. 1,4 мең кеше эшли (эре хуҗалыклар). 2010 елда тулаем продукт 1473 млн сумга тиң булган. Продукциянең 51,6% шәхси хуҗалыкларда җитештерелгән. Зур хуҗалыкларга 47% туры килә. Фермер хуҗалыкларыныкы 1%ка да тулмый.
Авыл хуҗалыгына субсидияләр күләме 2010 елда 100 млн сумнан ашып киткән.[22]

Сәнәгать

Районда урнашкан сәнәгать предпприятиеләре 2010 елда 1 118,2 млн сумлык товар җитештергән. Иң зур өлеш нефть тармагына карый (70%), азык-төлек сәнәгатенә 26,6% туры килә.
Тәтешле май заводы үз продукциясен Уфада, Нефтекамада, Яңавылда сата. Сәнәгатьтә 566 кеше эш белән тәэмин ителгән.

Транспорт

Тәтешле районын БорайИске Балтач – Көязе автоюлы кисеп чыга.Юлларның 90%ы – каты өслекле.

Мәгариф

2010/11 уку елында гомуми белем бирү учреждениеләрендә 3204 укучы белем ала, 992 нәни балалар бакчаларында тәрбияләнә. 15 урта мәктәп, 10 филиал, 1 төп мәктәп. Районның өч мәктәбе инновацион программаларны актив тормышка ашыручы гомуми белем бирү учреждениеләре арасында җиңүче дип табылды. Унсигез педагог “Белем бирү учреждениеләренең иң яхшы укытучысы” конкурсында җиңү яулады.
№151 һөнәри училище яшьләрне 5 һөнәргә өйрәтә (авыл хуҗалыгында тракторчы-машинист, умартачы, аш-су остасы, кондитер, автомеханик).
Вузларда 675 студент укый.

Матбугат

Район газетасы ике телдә чыгарыла: “Тәтешле хәбәрләре” (татарча), “Татышлинский вестник” (русча)(үле сылтама).

Айга ике тапкыр башк. «Аҡ тирмә» кушымта - гәҗите чыга.

Арча республика газетасы “Ошмес” нәшер ителә.

Әдәбият

  1. Клара Байгазина. «Записки краеведа». ГУП «Татышлинская районная типография РБ», 2004[23].

Сылтамалар

Искәрмәләр

  • 4,0 4,1 4,2 4,3 4,4 4,5 Население Башкортостана:XIX-XXI века: статистический сборник. — 2008.
  • СССР җанисәбе (1959)
  • СССР җанисәбе (1970)
  • ССҖБ җанисәбе (1979)
  • СССР җанисәбе (1989)
  • Бөтенрусия җанисәбе (2002)
  • 1.5. Численность населения республики Башкортостан по муниципальным образованиям на 1 января 2009 года
  • Численность постоянного населения Российской Федерации по городам, посёлкам городского типа и районам на 1 января 2009 года
  • Бөтенрусия халык санын алу, 2010
  • Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям. Таблица 35. Оценка численности постоянного населения на 1 января 2012 года
  • Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2013 года. Таблица 33. Численность населения городских округов, муниципальных районов, городских и сельских поселений, городских населённых пунктов, сельских населённых пунктовРосстат, 2013. — 528 бит
  • Таблица 33. Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2014 года
  • Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2015 года
  • Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2016 года — 2018.
  • 26. Численность постоянного населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2018 годаФедераль дәүләт статистикасы хезмәте.
  • Численность населения муниципальных образований Республики Башкортостан — 2019.
  • Итоги Всероссийской переписи населения 2020 года (по состоянию на 1 октября 2021 года)
  • Клара Байгазина. «Записки краеведа». 2017 елның 3 март көнендә архивланган. ГУП «Татышлинская районная типография РБ», 2004
  • Комплексная инвестиционная Программа социально-экономического развития муниципального района Чишминский район Республики Башкортостан на 2011-2015 годы, archived from the original on 2016-03-04, retrieved 2011-07-07 
  • Т. Нигъмәтҗанов. Шаккатмалы тарихлар.(үле сылтама) Татар электрон китапханәсе (рус.)

  • 🔥 Top keywords: Баш битXXVIII гасыр (б. э. к.)Махсус:Соңгы үзгәртүләрМахсус:ЭзләүEva ElfieПроект:Вики-яз 2024АвтоградбанкҖәүдәт ХантимеровСергей Антипов (1949)Икенче бөтендөнья сугышыСергей СкрябинВикипедия:Җаваплылыктан баш тартуВикипедияСуваВикипедия:Эчтәлек17 июньАйдар ШәйхинВикипедия:КонтактларВикипедия:ЯрдәмВикипедия:Җәмгыять үзәгеВадим Захаров (1986)XXIX гасыр (б. э. к.)Марат ЯруллинЖасмин (җырчы)Ярдәм:Википедиягә рәхим итегез!XXVII гасыр (б. э. к.)XXX гасыр (б. э. к.)Чарльз ЧаплинВикипедия:ТасвирламаКорбан бәйрәмеEmmanuel MakronБашкортстанда татарларның хокукларын бозуПортал:Хәзерге вакыйгаларВикипедия:Turında1978 елның 31 августы вакыйгасыНаҗар НәҗмиТөркем:Википедия:Викиҗыентыкка мәкаләдә турыдан-туры сылтама булган мәкаләләр1022 елКүпер