Тубыл губернасы

Тубыл губернасы (рус. Тобольская губерния) — Россия империясенең административ берәмлеге.

Тубыл губернасы
1796 — 1919


Герб
БашкалаТубыл
Мәйдан1 219 229,7 чакрым2
(1 385 000 км²)
Халык1 433 343 кеше[1]
Тубыл калгайлыгы
Төмән губернасы

География

Чиктәшлек

ЯкГуберна яки өлкә
Төньяк-көнбатышАрхангельск губернасы
Вологда губернасы
КөнбатышПермь губернасы
Көньяк-көнбатышОренбург губернасы
КөньякАкмола өлкәсе
Көньяк-көнчыгышТум губернасы
КөнчыгышЕнисейск губернсы

Тарих

1764—1782 елларда Россия империсе составында Себер патшалагы булды. Патшалыгы үз эчендә Тубыл һәм Иркутск генерал-губернаторлыкларын бүленә.

1782 елда Себер патшалыгы юкка чыгарыла, ә Тубыл провинциясе Тубыл калгайлыгына әйләнгән. Ул Пермь һәм Тубыл генрал-губернаторлыгы составында булган һәм үз эчендә ул ике (Тубыл һәм Тум) өлкәләренә бүленгән.

1796 елның 12 деркабрендә Тубыл губенасы мөстәкыйль административ берәмлек буларак барлыкка килә. 1797 елда ул 16 (Кузнецк, Симәй, Красноярск, Ишем, Яулытора, Корган, Берёзов, Тара, Турниск, Төмән, Тубыл, Соргыт, Тум, Нарым, Енисейск һәм Туруханск) өяздән гыйбарәт булган.

18021822 елларда Тубыл губернасы Себер генерал-губернаторлыгы составына булган. 1822 елда Себер генерал-губернаторлыгы Көнбатыш Себер һәм Көнчыгыш Себер генерал-губернаторлыгына бүленә. Тубыл губернасы 1882 елга кадәр булган Көнбатыш Себер генерал-губернаторлыгына кертелә.

1822 елда губерна үз эчендә 9 округына бүленә (1898 елдан — өязләр): Берёзов, Ишем, Корган, Тара, Тубыл, Туринск, Түкәле, Төмән һәм Яулытора.

1838 елда губерна составына Омск шәһәре кертелә, ләкин 1868 елда ул Акмола өлкәсенә тапшырыла; шул ук елда губерна эчендә Соргыт округы (өязе) оеша.

1857 елның 23 апрелендә Тара шәһәрендә Габдеррәшит Ибраһимов дөньяга килә.

Төмәндә Совет хакимияте Тубылдан элегрәк урнаштыру аркасында, губернаның үзәге 1918 елның апрельдә Төмәнгә күчә.

Чехословак легионның фетнәсе вакытлыча статус-квоны торгыза, һәм губернаның үзәге Тубылга кире кайтара. 1919 елда гына, Төмәнне Колчак гаскәрләреннән азат итүдән соң, губернаның учреждениелар тулысынча Төмәнгә күчәләр.

Административ бүленеш

Тубыл губернаның администраитив бүленеш
ӨязӨяз шәһәреМәйдан,
чакрым²
Халык саны[1]
(1897), кешк
1Берёзов өязеБерёзов (1 070 кеше)604 442,221 411
2Ишем өязеИшем (7 153 кеше)37 604,6269 031
3Корган өязеКорган (10 301 кеше)20 281,6260 095
4Соргыт өязеСоргыт (1 120 кеше)220 452,47 747
5Тара өязеТара (7 223 кеше)71 542,1159 655
6Тубыл өязеТубыл (20 425 кеше)108 296,0127 860
7Туринск өязеТуринск (3 167 кеше)67 008,668 719
8Түкәле өязеТүкәле (4 018 кеше)55 049,3208 718
9Төмән өязеТөмән (29 544 кеше)15 608,0121 357
10Яулытора өязеЯулытора (3 330 кеше)18 944,9188 450

Халык

Туган тел буенча состав (1897 елдагы җанисәп буенча):

Тубыл губернасы (1 433 043 кеше):
ТелКешеләр саны%
рус1 270 27388,63
татар56 9983,98
украин85 9352,64
ханты19 0181,33
казакъ7 4810,52
коми7 0830,49
поляк5 7450,40
манси4 7900,33
ненец4 4500,31
белорус4 3960,31
латыш3 2780,23
яһуд2 3870,17
эстон2 0310,14
чегән1 5260,11
мордва1 5240,11
алман1 1200,08
фин9740,07
чуаш6250,04
башкорт4490,03
литва3350,02
чиркәс2050,01
башка телләр6860,05
Өязләрдә тел буенча состав:
Округрустатарукраинхантыкоминенецмансилатышказакъ
Берёзов өязе17,5 %51,8 %9,4 %20,7 %
Ишем өязе93,8 %3,3 %
Корган өязе98,8 %
Соргыт өязе27,8 %71,7 %
Тара өязе85,7 %9,0 %2,9 %
Тубыл өязе77,0 %17,6 %1,8 %
Туринск өязе93,2 %5,1 %
Түкәле өязе81,9 %9,5 %1,4 %2,5 %
Төмән өязе87,3 %10,1 %
Яулытора өязе94,8 %2,9 %1,3 %
Дини состав:
ДинКешеләр саны%
Православие1 275 01088,97
Староверлар72 6005,07
Ислам151 4954,53
Башка диннәр20 5531,43

Губернаторлар

  • Александр Толстой (1796—1797)
  • Дмитрий Кошелев (1797—1802)
  • Богдан Гермес (1802—1806)
  • Алексей Корнилов (1806—1807)
  • Михаил Шишков (1808—1810)
  • Франц Брин (1810—1821)
  • Александр Осипов (1821—1823)
  • Александр Тургенев (1823—1825)
  • Дмитрий Бантыш-Каменский (1825—1828)
  • Василий Нагибин (1828—1831)
  • Пётр Сомов (1831)
  • Александр Муравьёв (1832—1834)
  • Василий Копылов (1835)
  • Иван Ковалёв (1835—1836)
  • Христофор Повало-Швейковский (1836—1839)
  • Иван Талызин (1839—1840)
  • Михаил Ладыженский (1840—1844)
  • Кирилл Энгельке (1845—1852)
  • Тихон Прокофьев (1852—1854)
  • Виктор Арцимович (1854—1858)
  • Андрей Виноградский (1859—1862)
  • Александр Деспот-Зенович (1862—1867)
  • Порфирий Чебыкин (1867—1868)
  • Андрей Соллогуб (1868—1874)
  • Юрий Пелино (1874—1878)
  • Владимир Лысогорский (1878—1886)
  • Владимир Тройницкий (1886—1892)
  • Николай Богданович (1892—1896)
  • Леонид Князев (1896—1901)
  • Александр Лаппо-Старженецкий (1901—1905)
  • Николай Гондатти (1906—1908)
  • Дмитрий Гагман (1908—1912)
  • Андрей Станкевич (1912—1915)
  • Николай Ордовский-Танаевский (1915—1917)

Искәрмәләр