Тум

(Томск битеннән юнәлтелде)

Тум[1] яки Томск (рус. Томск) — Россиядәге шәһәр, Тум өлкәсенең административ үзәге. Көнбатыш Себернең көнчыгышында, Том елгасының ярларында урнашкан. Шәһәрдә елга порты, тимер юл станциясе, аэропорт бар.

Тум
Халык саны 575 352 (2019, самое последнее значение) Edit this on Wikidata
Нигезләнгән 1604 Edit this on Wikidata
Хөкүмәт башлыгы Иван Кләйн Edit this on Wikidata
Сәгать поясы UTC+07:00
Кардәш шәһәрләр Ульсан, Красноярск һәм Белосток
География
АТБ Ошибка Lua в Модуль:Wd2 на строке 1016: attempt to index field 'datetime' (a nil value).
Ил Россия
Мәйдан 294.6 км²
ДДӨБ 80 метр Edit this on Wikidata
Сулык Том
Координатлар 56°29'19"тн, 84°57'8"кнч
Почта индексы 634000–634999 Edit this on Wikidata
Телефон коды 3822 Edit this on Wikidata
Хөкүмәт башлыгы Иван Кләйн Edit this on Wikidata
Карта

2018 ел җанисәбе буенча шәһәрдә 574 002 кеше яши[2].

Тум 1604 елда барлыкка килгән. 18041925 елларда Томск губернасы үзәге. Шәһәр 19 гасырның 30-еллары охиридан, Тум вә Янәсәй губерналарында алтынны күпләп чыгара башлавы сәбәпле, Себернең мөһим сәүдә, кәсепчелек вә транзит үзәгенә әверелгән. Томскида 1880 елда Россиянең Азия өлешендә беренче университет, 1896 елда Себердә беренче югары техника уку йорты — технология институты ачылган. Патша Россиясе дәверендә сөрген урыны булган.

Томскида машиналар төзү һәм метал эшкәртү (җиһазлар төзү, электротехника сәнәгате, муентерәкләр (подшипниклар), әсбаплар һ.б.), химия, агач эшкәртү, азык-төлек, җиңел сәнәгатьләре үсеш алганнар. Төзелеш материаллары ширкәтләре бар. Шәһәрдә РФА Себер бүлекчәсенең гыйльми үзәге; 7 югары уку йорты (шул исәптән, Томск дәүләт университеты), 10 театр, музейлар (шул исәптән, Томск университеты музее), Ботаника бакчасы бар. Мигъмарият һәйкәлләре: Воскресение чиркәве (18 гасыр азагы — 19 гасыр башы), сәүдә рәтләре (18—19 гасырлар) сакланган.

2020 елның 2 июленнән«Хезмәт даны шәһәре»[3].

Халык

1897[4]1926[5]1939[6]1959[7]1970[8]1979[9]1989[10]2002[11]2010[12]
52 22192 485~145 000248 823338 389420 730501 963487 838524 669

Милләтләр (2010): урыслар — 91,7%, татарлар — 1,7%, украиннар — 1,0%.

Истәлекле урыннары

Эчке бүленеш

Шәһәр 4 районга бүленә:

  1. Киров районы
  2. Совет районы
  3. Ленин районы
  4. Октябрь районы

Шәһәрдә туган күренекле кешеләр

Татарлар

Татар матбугаты

Моны да карагыз

  • Татар бистәсе (Томск)

Искәрмәләр