Тетум теле

Тетум теле (Португаль телендә: Тетум Португаль әйтелеше: [ˈt̪et̪um],; Тетум: Тетун Тетум әйтелеше: [ˈt̪et̪un̪]) Тимор утравында сөйләшелә торган Австронезия теле. Ул Индонезия Көнбатыш Тиморында Белу Регентлыгында һәм Көнчыгыш Тиморда чик буйлап сөйләшелә, анда ул ике рәсми телнең берсе.
Чын төшенчәләрдә Тетумның тел буларак ике төп формасы бар:

  • Тетум Терик, Тетум теленең күбрәк асаба формасы, ул башка сүзләр сайлавы белән билгеләнә, чит ил йогынтысы әзрәк һәм башка хасиятләр, мәсәлән, фигыль бәйләнеше.
  • Тетум/н Праса (Португаль теленең praça сүзеннән алынган, мәгънәсе шәһәрчек мәйданы, Тетум телендә базар сүзе) яки Тетум/н Дили (Башкала Дилида киң таралганга күрә); ул Дилида колониаль хөкем вакытында үскән, чөнки асаба телдә сөйләшүче Португаль миссионерлары, сәүдәгәрләре һәм колониаль хөкемдарлары белән контакта кергән.
Тетум теле
тет. Lia-tetun
тет. Tetun
Дәүләт Индонезия[1]
 Көнчыгыш Тимор[2]
 Австралия
 Португалия
Барлыкка килү урыныВосточная Нуса-Тенгара[d], Бобонару[d], Кова-Лима[d], Мануфахи[d], Манатуту[d], Викеке[d], West Tasifeto[d], Тасифето-Тимур[d], East Malaka[d], Malaka Tengah[d], West Malaka[d], North Biboki[d] һәм Көньяк-көнчыгыш Азия
Тел типологиясеSVO[d]
Язутетумский алфавит[d] һәм латин язуы
Телне көйләүчеInstituto Nacional de Linguística[d]
Сөйләшүчеләр саны463 500 кеше кеше (2011)[3],
400 000 кеше кеше (2011)[3]
Ethnologue каталогында телнең статусы5 Developing[d][3]
Викимедиа проектларында тел кодыtet
 Тетум теле Викиҗыентыкта

Көнчыгыш Тиморда Тетун Дили киң икенче тел буларак камил сөйләшелә.
Алдагы контактсыз Тетум Терик һәм Тетум Дили шунда ук үзара аңлаешлы түгел, чөнки Тетун Дилида күп санлы Португаль чыгышлы сүзләр бар. Күпмедер грамматика гадиләштерүеннән тыш, Тетун Дилига Көнчыгыш Тиморның икенче рәсми тел Португаль теленең сүзлеге һәм әз дәрәҗәдә грамматикасы йогынты ясаган.