Тел, әдәбият һәм сәнгать институты

Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты ТАССР Совнаркомы карары нигезендә 1939 елның 23 августында оештырыла, эшен шул ук елның 7 октябрь көненнән «Татар теле һәм әдәбияты фәнни-тикшеренү институты» буларак[3] башлый.

Тел, әдәбият һәм сәнгать институты
Нигезләнү датасы23 август 1939
Логотип
Сурәт
Әһәмиятле кешеАйсылу Башкурова-Садыйкова
ҖитәкчеИлгиз Халиков[d]
Рәсми телтатар теле
Дәүләт Россия
Административ-территориаль берәмлекТатарстан
УрамКарл Маркс урамы
УрынКазан
Ана ширкәтТатарстан Республикасы Фәннәр академиясе
Штаб-фатирының урнашуыТолстой урамы, 25/68, Казан, Россия[1]
Ксения гимназиясе бинасы, Казан, Россия[1]
АлмаштырылганТатар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты[2]
Адрес420111, Россия, Татарстан респ., Казан ш., Карл Маркс ур., 12 йорт
Почта индексы420111
E-mailmailto:iyali.anrt@mail.ru
Рәсми веб-сайтantat.ru/tt/iyli/(тат.)
Карта
 [[commons:Category:Institute of Language, Literature and Art named after Galimzhan Ibrahimov|[[[{{{lc}}}|просмотр]]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=edit}} править]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=history}} история]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=watch}} следить]] [обновить] Тел Викиҗыентыкта]]

Институтта татар теленең тарихы һәм хәзерге вәзгыяте, икетеллелек, татар әдәбияты тарихы һәм башка халык әдәбиятлары белән бәйләнеше, текстология һәм археография, татар халык авыз иҗаты, театр, рәсем, музыка сәнгатенең актуаль проблемалары тирәнтен өйрәнелә.Институт бүлекләрендә хезмәт итүче бөтен галимнәрнең уртак бурычы булып яңа концепция буенча татар халкының дөрес һәм тулы тарихын язу эше тора.

Тарих

ТӘСИ Бөек Ватан сугышына кадәр 5 бүлектән тора: әдәбият, халык авыз иҗаты, татар теле, рус теле һәм тарих. 1961 елны тарих бүлегеннән археология һәм этнография бүлекләре аерылып чыга, 1968 елны сәнгать бүлеге, 1975 елны иҗтимагый фикер бүлеге оештырыла.

Үзгәртеп кору елларында институтның киләчәге яңадан карала, үсеш планына үзгәрешләр кертелә. Нәтиҗәдә, тел белеме бүлеге тел белеме һәм лексикология, лексикография бүлекләренә; археология һәм этнография бүлеге археология бүлеге һәм этнография бүлегенә; әдәбият бүлеге әдәбият бүлеге һәм кулъязмалар, текстология бүлегенә таркалалар. 1988 елны яңа икътисад бүлеге, 1990 елны тарих һәм мәдәни истәлекләр, татар энциклопедиясе бүлекләре ачыла.

1988 елдан башлап институтка Республика җитәкчелеге тарафыннан яңа эшчәнлек ‑ югары уку йортлары һәм фәнни-тикшеренү институтларында бара торган гуманитар фәннәр буенча тикшеренүләрне координацияләү, башка республикаларда, чит илләрдә яшәүче татар халкы проблемаларын өйрәнү бурычлары куела.

Җитәкчелек

Бүген

Бүген Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында 215 фәнни хезмәткәр эшли, тел, әдәбият һәм халык авыз иҗаты юнәлешләре буенча докторлык һәм кандидатлык диссертацияләре яклау советлары бар.

ТӘСИ галимнәре гуманитар фәннәр үсеше, татар һәм Татарстан Республикасының башка халыклары милли рухы һәм мәдәнияты торгызылуына бик зур өлеш кертәләр. Институт Мәскәү, Петербург, Башкортстан, чит ил (АКШ, Төркия, Казахстан, Үзбәкстан һ.б.) галимнәре белән тыгыз элемтәдә тора.

Искәрмәләр

  • Рәмис Латыйпов (28.02.2017). Татарстандагы кебек телләрне саклау программалары БДБ илләрендә дә юк - Ким Миңнуллин. Татар-информ. әлеге чыганактан 2017-02-28 архивланды. 2017 елның 28 февраль көне тикшерелгән.
  • Рузилә Мөхәммәтова. Ким Миңнуллин Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры вазифасыннан китә. Татар-информ, 28.06.2024
  • Новым директором Института языка, литературы и искусства стал Ильгиз Халиков. Татар-информ, 3.07.2024
  • Чыганаклар

    Сылтамалар

    Шулай ук карагыз

    🔥 Top keywords: Баш битXXVIII гасыр (б. э. к.)Махсус:Соңгы үзгәртүләрМахсус:ЭзләүEva ElfieПроект:Вики-яз 2024АвтоградбанкҖәүдәт ХантимеровСергей Антипов (1949)Икенче бөтендөнья сугышыСергей СкрябинВикипедия:Җаваплылыктан баш тартуВикипедияСуваВикипедия:Эчтәлек17 июньАйдар ШәйхинВикипедия:КонтактларВикипедия:ЯрдәмВикипедия:Җәмгыять үзәгеВадим Захаров (1986)XXIX гасыр (б. э. к.)Марат ЯруллинЖасмин (җырчы)Ярдәм:Википедиягә рәхим итегез!XXVII гасыр (б. э. к.)XXX гасыр (б. э. к.)Чарльз ЧаплинВикипедия:ТасвирламаКорбан бәйрәмеEmmanuel MakronБашкортстанда татарларның хокукларын бозуПортал:Хәзерге вакыйгаларВикипедия:Turında1978 елның 31 августы вакыйгасыНаҗар НәҗмиТөркем:Википедия:Викиҗыентыкка мәкаләдә турыдан-туры сылтама булган мәкаләләр1022 елКүпер