Табигый сан
Табигый саннар яки натураль саннар — санауда табигый рәвештә килеп чыккан саннар. Арту тәртибендә урнаштырып куйган барча табигый саннар эзлеклелеге табигый рәт дип атала.
Табигый саннар билгелемәсе бирү өчен ике караш бар:
- әйберләрне санауда (беренче, икенче, өченче, …);
- әйберләрне саны әйткәндә (әйбер юк, бер әйбер, ике әйбер, …) — килеп чыккан саннар.
Беренче очракта табигый рәт бердән башлана, икенче — нольдән.Натураль саннар рәте чиксез. Натураль саннар рәте: 1, 2, 3, 4, 5, 6, 7... (0(ноль) натураль сан булып тормый). (Шулай да, кайвакыт нуленче дип санау була).
Натураль саннар өстендә гамәлләр:
- Натураль санга натураль сан кушылса нәтиҗә һәрдаим натураль сан була.
7+10=17
Монда 7 саны беренче кушылучы, 10 саны икенче кушылучы, 17 саны - сумма булып тора.
- Натураль саннан натураль санны алганда нәтиҗә натураль сан булырга мөмкин һәм натураль сан булмаска мөмкин.
14-6=8. 11-34=-23
Монда 14 (һәм 11) саны алына торган сан, 6 (һәм 34) саны аерылучы сан, 8 (һәм -23) саны аерма дип атала.
Төп хасиятләре
- Кушу комутативлыгы: a + b = b + a
- Тапкырлау комутативлыгы: a b = b a
- Кушу ассоциативлыгы: ( a + b ) + c = a + ( b + c )
- Тапкырлама ассоциативлыгы: ( a b ) c = a ( b c )
- Тапкырлауның суммага чагыштырмача дистрибутивлыгы: a + (b + c) = ab + ac һәм шул ук вакытта: (b + c)a = bа + cа
Шулай ук карарга мөмкин
- Бөтен саннар
- Рациональ саннар
- Чын саннар
🔥 Top keywords: Баш битXXVIII гасыр (б. э. к.)Махсус:Соңгы үзгәртүләрМахсус:ЭзләүEva ElfieПроект:Вики-яз 2024АвтоградбанкҖәүдәт ХантимеровСергей Антипов (1949)Икенче бөтендөнья сугышыСергей СкрябинВикипедия:Җаваплылыктан баш тартуВикипедияСуваВикипедия:Эчтәлек17 июньАйдар ШәйхинВикипедия:КонтактларВикипедия:ЯрдәмВикипедия:Җәмгыять үзәгеВадим Захаров (1986)XXIX гасыр (б. э. к.)Марат ЯруллинЖасмин (җырчы)Ярдәм:Википедиягә рәхим итегез!XXVII гасыр (б. э. к.)XXX гасыр (б. э. к.)Чарльз ЧаплинВикипедия:ТасвирламаКорбан бәйрәмеEmmanuel MakronБашкортстанда татарларның хокукларын бозуПортал:Хәзерге вакыйгаларВикипедия:Turında1978 елның 31 августы вакыйгасыНаҗар НәҗмиТөркем:Википедия:Викиҗыентыкка мәкаләдә турыдан-туры сылтама булган мәкаләләр1022 елКүпер