Сукырлык

Сукырлык (caecitas) – ике күзнең күрү сәләтенең бөтенләй югалуы; кешенең якты белән караңгыны аера алмавы. Сукырлыкның сәнәгать һәм һөнәри төрләре бар. Мәсәлән, күзнең күрү сәләте оптик әсбаплар (күзлек, һ.б.) куллануның ярдәме тимәгәндәй дәрәҗәгә кимесә – сәнәгать, ә кеше үз белгечлеге буенча гадәти эшен башкара алмаса – һөнәри Сукырлык дип атала. Сукырлыкның тумыштан килгән һәм булдырылган төрләре була. Тумыштан килгән сукырлык минең кайбер бүлекләренең, күрү нервларының һәм күзнең челтәр катламының эшенең бозылуыннан барлыкка килә. Булдырылган сукырлык күз авыруларының (карасу, трахома, кератит, һ.б.) яисә төрле йогышлы авыруларның өзлегүеннән, шулай ук күз алмасының җәрәхәтләвеннән була. Бу авыру 10 яшькә кадәрге балаларда, 50-дән узган кешеләрдә еш очрый.[3] Маньчжур телендә «соги» яисә «сохи» затлы сүзләр безнең төшенчәбездәге «пычрану», «тузан төшү» кебек мәгънәләрдә кулланыла. Бу сүзләр, аеруча, күз белән бәйләнештә еш әйтелә. Шулай ук «караңгылану» мәгънәсе дә шул затлар аркылы бирелә. Маньчжурларга бу затлар монголлардан авышканлыгы билгеләнгән. Монгол, бурят телләрендә «күздән аерылу» төшенчәсен «сохрь», «сохорто» сүзләре бирәлә. Төрки телләренең арасында якутларда гына «қиқым төшкән», «пычранган» кебек мәгънәләрне«сыыһыр» сүзе бирә.[4]

Сукырлык
Сурәт
Кайда өйрәнеләтифлология[d]
Саклык белгечлегеневрология һәм офтальмология
Пиктограмма
ICD-9-CM369[1][2]
ICPC 2 идентификаторыF94
NCI Thesaurus идентификаторыC97109[2]
 Сукырлык Викиҗыентыкта
Ак таяк, халыкара сукырлык билгесе
Сукырлык
МКБ-10H54.054.0, H54.154.1, H54.454.4
МКБ-9Калып:ICD9
DiseasesDB2825628256

Файдаланылган cылтамалар