Татар дәүләт драма һәм комедия театры
Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры (рус. Татарский государственный театр драмы и комедии имени Карима Тинчурина) — Казандагы татар театры. 1988 елга кадәр Күчмә театры буларак билгеле.
Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры | |
---|---|
![]() | |
Нигезләнү елы | 1933 |
Бина төзелгән |
Театр тарихы
- Төп мәкалә: Республика татар күчмә театры
Беренче спектакль 1933 елның 6 ноябрендә Питрәч районының Шәле авылында уйнала (Кәрим Тинчурин һәм Кави Нәҗминең «Булат бабай семьясы» комедиясе). Шул көннән башлап коллективның өзлексез гастроль юлы башлана. Бу вакытта Академия театрының күренекле артистлары З. Закиров, Г. Болгарская, Х. Исмәгыйлов, А. Яһүдин, М. Рәхмәтуллина, Г. Гыйматов һ.б. кебек татар сәнгатендә матур эз калдырган шәхесләр эшли башлый. Әлеге чорның репертуарына күз салсак түбәндәге спектакльләрне күрәбез: Ф. Сәйфи-Казанлы «Зәңгәр алан» (Реж. Г. Ильясов), К. Тинчурин, К. Нәҗми «Булат бабай семьясы» (Реж. Г. Ильясов), А. Зөлкәрнай — «Дала йөрәге» (Реж. М. Илдар), М. Илдар — «Ике система».
- Бөек Ватан сугышы елларында (1942 елның октябреннән 1944 елның октябренә кадәр) Буа шәһәрендә Татар академия театры филиалы буларак эшли. Соңыннан Республика татар күчмә театры статусы ала. Театрның сәнгать җитәкчесе — Ә.Г. Мәҗитов, труппада артистлар — А. Әхмәтҗанова, Б.Д. Галиуллина, Г.М. Гыйматов, Х. Исмәгыйлов, З.Г. Камалова, С. Сәгыйтова, М. Рәхмәтуллина, С. Хөснетдинова һ.б. эшли. 1944 елда Күчмә театр Казанга күчерелә[1]. Казан Кирмәнендә Спас манарасында урнаша.
- 1986 елда Камал театры яңа бинага күченгәч, аңардан калган Горький урамындагы бинага хуҗа була. 2005-2010 елларда озакка сузылган ремонт эшләре аркасында тагын бинасыз кала. 2010 елның 14 май көнне театр бинасы реставрациясеннән соң театр үз йортына кайтты[2].
- 1988 елда театрга Кәрим Тинчурин исеме бирелә.
Режиссерлар
- 1933-1937 елларда — Г. Ильясов,
- 1937-1946 — Ә. Мәҗитов
- 1946-1948 — Г. Йосыпов
- 1948-1949 — С. Вәлиев
- 1950-1956 — С. Вәлиев-Сульва
- 1956-1962 — К. Тумашева
- 1963-1985 — Р. Тумашев
- 1971-1975 — Рәфкать Бикчәнтәев
- 1985-1988 — Рабит Батулла
- 1988-1991 — Дамир Сираҗиев
- 1991-2019 — Рәшит Заһидуллин[3][4]
- 2019 елдан — ике ел театр баш режиссерсыз эшли[5]
- 2021 елдан ― Туфан Имаметдинов[5]
Бүләкләре
«Тантана» премиясе лауреаты.