Резеда Вәлиева

Резеда Вәлиева — татар шагыйрәсе.

Резеда Вәлиева
Туган телдә исем Резеда Тәвкәлүн кызы Вәлиева
Туган 1 май 1930(1930-05-01)
БАССРның Кыйгы районы Дүшәнбикә авылы
Үлгән 19 октябрь 2022(2022-10-19) (92 яшь)
РФ, ТР, Казан
Яшәгән урын Искра урамы[d][1]
Милләт татар
Ватандашлыгы  Россия
Әлма-матер Казан федераль университетының татар филологиясе һәм тарихы факультеты
Һөнәре шагыйрә
Эш бирүче Татарстан китап нәшрияты
Җефет Фаршат
Балалар уллары Марат, Айрат
Ата-ана
  • Тәвкәлүн (әти)
  • Мәрзия (әни)

Тәрҗемәи хәл

1930 елның 1 маенда Башкортстанның Кыйгы районы Дүшәнбикә авылында туа. Әтисе Тәфкалүн Хаммат улы Вәлиев – РСФСРның атказанган укытучысы, 40 ел укытучы һәм мәктәп директоры булып эшләгән. Әнисе Марзия – башлангыч сыйныфлар укытучысы. Резеданың бала чагы һәм мәктәп еллары Салават районының Лаклы, Михайловка һәм Каратаулы авылларында уза. 1947 елда Каратаулы урта мәктәбен тәмамлый.

Урта белем алганнан соң, Казан дәүләт университетының татар филологиясе бүлегенә укырга керә. Аннары утыз елдан артык Татарстан китап нәшриятының яшьләр-балалар әдәбияты редакциясендә редактор булып эшли.

1960 елда аның “Минем дусларым” дигән беренче шигырьләр җыентыгы басылып чыга. Шуннан соң “Калган эшкә кар ява” дигән әкият-поэмасы, “Нәниләргә бүләк”, “Канатлы җайдак”, “Пионерка Гөлназ”, “Якты йолдызым”, “Батырлык турында җыр”, “Ипекәем, ипекәй”, “Әниемә бүләгем”, “Зәңгәр иртә”, “Язгы сулар”, “Шиңмәс чәчәкләр”, “Дәү әнигә барабыз”, “Китмә, сөю” дигән шигъри китаплары дөнья күрә.Шагыйрә тәрҗемә өлкәсендә дә актив эшли. Татар балалары Н.Верзилинның “Робинзон эзләреннән”, Н.Поповның “Андрейның яшьлеге”, Л.Воронкованың “Дәү апа”, А.Бартоның “Безнең бәйрәм”, С.Михалковның “Дустым белән икебез” һ.б. әсәрләрне аның тәрҗемәсендә укыйлар.

2022 елның 19 октябрендә 92 яшендә Казанда вафат [2]. Шагыйрә Яңа бистә зиратында җирләнгән [3].

Искәрмәләр

Сылтамалар

Шулай ук карагыз

Викиөзек эчендә Резеда Вәлиева темасы буенча бит бар
🔥 Top keywords: Баш битXXVIII гасыр (б. э. к.)Махсус:Соңгы үзгәртүләрМахсус:ЭзләүEva ElfieПроект:Вики-яз 2024АвтоградбанкҖәүдәт ХантимеровСергей Антипов (1949)Икенче бөтендөнья сугышыСергей СкрябинВикипедия:Җаваплылыктан баш тартуВикипедияСуваВикипедия:Эчтәлек17 июньАйдар ШәйхинВикипедия:КонтактларВикипедия:ЯрдәмВикипедия:Җәмгыять үзәгеВадим Захаров (1986)XXIX гасыр (б. э. к.)Марат ЯруллинЖасмин (җырчы)Ярдәм:Википедиягә рәхим итегез!XXVII гасыр (б. э. к.)XXX гасыр (б. э. к.)Чарльз ЧаплинВикипедия:ТасвирламаКорбан бәйрәмеEmmanuel MakronБашкортстанда татарларның хокукларын бозуПортал:Хәзерге вакыйгаларВикипедия:Turında1978 елның 31 августы вакыйгасыНаҗар НәҗмиТөркем:Википедия:Викиҗыентыкка мәкаләдә турыдан-туры сылтама булган мәкаләләр1022 елКүпер