Регул дүртле йолдыз системасы ике куш йолдыздан гыйбарәт. Спектр куш Регул A аклы-күкле баш эзлеклелек йолдызыннан һәм аның күренмәс иптәш ак кәрлә йолдыздан гыйбарәт. Алар гомуми масса үзәге тирәсендә якынча 40 көн эчендә әйләнеп чыгалар. Регул B һәм Регул C бер-береннән 100 а.б. ераклыкта торалар һәм гомуми масса үзәге тирәсендә 2000 ел эчендә әйләнеп чыгалар. Бу ике йолдыз Регул A дан 4200 а.б. ераклыкта торалар һәм төп йолдыз тирәсендә 130 000 ел эчендә әйләнеп чыгалар.