Равил Гайнетдин

Равил Исмәгыйл улы Гайнетдиншәех, Россия мөфтиләр шурасы , Россия Федерациясе мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе.

Равил Гайнетдинев
Сурәт
Җенесир-ат
Ватандашлык СССР
 Россия
Туу датасы25 август 1959(1959-08-25) (64 яшь)
Туу урыныПитрәч районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР
Һөнәр төремөфти, җәмәгать эшлеклесе
Башкарган вазыйфабаш мөфти[d] һәм рәис[d]
Әлма-матерКазан театр укуханәсе һәм Мир-Гарәп мәдрәсәсе[d]
Академик дәрәҗәфәлсәфә фәннәре нәмзәте[d]
БәйлелегеРоссия Федерациясе мөселманнарының Диния нәзарәте, Россия мөфтиләр шурасы һәм Мәскәү ислам университеты[d]
ӘгъзалыкРоссия Федерациясе Иҗтимагый пулатының беренче чакырылышы (2006-2008)[d] һәм Россия Федерациясе Иҗтимагый пулатының икенче чакырылышы (2008-2010)[d]
Бүләкләр
орден Почёта орден «За заслуги перед Отечеством» IV степени орден Дружбы «Ватан алдындагы хезмәтләр» өчен III дәрәҗә ордены медаль «10 лет Астане» медаль «20 лет независимости Республики Казахстан» II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлар өчен» ордены "Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен" ордены «Дуслык» ордены "Фидакарь хезмәт өчен" медале

Кырым республикасы бүләкләре[d]

МәзһәбХәнәфи мәзһәбе
 Равил Гайнетдин Викиҗыентыкта

Тәрҗемәи хәле

Мөфти Гайнетдинның Ислам юлында хезмәт итүе 35 ел элек, Бохара шәһәрендәге Мир-Гарәп мәдрәсәсен тәмамлаганнан соң башлана. 1987 елда яшь дин эшлеклесе — имам–хатыйб, ә инде бер елдан соң Мәскәү җәмигъ мәчетенең баш имам-хатыйбы булып эшли башлый. Совет чорында ук Равил хәзрәт Гайнетдин җитәкчелегендәге Мәскәү җәмигъ мәчете Россиянең күп кенә регионнарыннан җәмгыятьләрне җәлеп итү үзәгенә әверелә. 1994 елда биредә РФ мөселманнарының Диния нәзарәте оештырыла. Диния нәзарәтенең 25 еллыгы елында, РФ субъектларыннан һәм дөньяның дистәләгән иленнән җыелган делегатлар һәм дәрәҗәле кунаклар алдында чыгыш ясаганда, мөфти Гайнетдин хәбәр иткәнчә, бүген РФ мөселманнары Диния нәзарәте 53 төбәктә ике меңнән артык мөселман җәмгыятен берләштерә.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Мөфти Гайнетдинның мөселман рухи яңарышы, тынычлык урнаштыру һәм милләтара һәм диниара татулыкны һәм гражданлык бердәмлеген ныгыту эшендәге казанышлары күп кенә дәүләт бүләкләре, шул исәптән «Дуслык» ордены (1997), Почет ордены (2004) IV дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены (2009), III дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены (2015), федерация субъектларының дәүләт бүләкләре белән билгеләнә. Бүләкләр арасында Фәләстыйн дәүләтенең «Иерусалим йолдызы» югары ордены (2015), «Казакъстан Республикасының бәйсезлегенә 20 ел» медале (2012), Казакъстан Республикасының «Шапагат-Милосердие» югары ордены (2013) һәм башкалар бар.


  • 2019 елның 22 ноябрендә Россия мөселманнарының дини лидеры, мөфти шәех Равил Гайнетдин РФ Президенты Владимир Путин кулыннан II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» орденын алды. Бүләкләү тантанасы РФ Президентының Кремль резиденциясенең Екатерина залында узды. «Җәмгыятьтә милләтара һәм конфессияара тынычлыкны һәм татулыкны ныгытуга зур өлеш керткән өчен», — диелә РФ дәүләт башлыгы Указында[1].
  • 2023 елда Россия Азия һәм Африка илләре халыклары белән теләктәшлек комитетының алтын медале белән бүләкләнгән ― Россия өммәтен берләштерү, Россия мөселманнарының Ислам дөньясында ролен һәм урынын күтәрүе һәм хаҗ кылуны оештыруның үзәкләштерелгән системасын булдыру эшенә зур өлеш керткәне өчен[2]
  • 2024 ― «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены медалерухи һәм әхлакый кыйммәтләрне ныгытуга һәм саклауга керткән өлеше, конфиссияара дуслыкны һәм тынычлык саклауны ныгыткан өчен[3]
  • 2024 ― Л. Н. Толстой исемендәге Алтын медаль (Халыкара балалар фондлары ассоциациясе)[4]

Искәрмәләр

Сылтамалар

Шулай ук карагыз