Площадь Восстания (метро станциясе)
- Мәкалә
- Бәхәс
Кораллар
Гомуми
Бастыру/чыгару
Башка проектларда
Площадь Восстания | |
---|---|
Урын | Санкт-Петербургның Үзәк районы |
Координатлар | 59°55'53.731"тн, 30°21'37.735"кнч |
Ачылган | 1955 |
«Площадь Восстания» (тат. Күтәрелеш мәйданы) [1] - Санкт-Петербург метрополитены станциясе. Киров-Выборг юлына керә. «Владимирская» һәм «Чернышевская» арасында урнашкан.Күтәрелеш мәйданы атамасы (элекке Знаменка мәйданы) буенча станция үз исемен алган.
Станция Мәскәү вокзалы янында урнаша. Станциядән Невско-Василеостровская юлының «Маяковская» станциясенә күчереп утырып була.
Үзәк районы Смольнинское, Лиговка-Ямская бүлгеләрендә урнашкан.
Павильон архитектолар В. В. Ганкевич, Б. Н. Журавлёва, И. И. Фомина, инженер Е. А. Эрганов проекты буенча төзелгән. Павильон Нева һәм Лига проспектлары, Күтәрелеш урамы киселешендә, сүтелгән Знаменка чиркәве урынында урнашкан.
Павильон классик стильдә, ике яктан ризалит белән бизәкләнгән, храм күренешенә охшаш. Павильон йорты шпиль белән ротонда - Санкт-Петербургның символы.
«Күтәрелеш мәйданы» — пилон станциясе, үтә тирәнлеге белән (≈ 58 м). Җир асты залы В. В. Ганкевич, Б. Н. Журавлёва, И. И. Фомина мигъмарлары, Е. А. Эрганов инженеры проекты буенча эшләнгән.
Үзәк зал. Җир асты залы бизәкләү темасы — Октябрь инкыйлабы.Архитекторлар аралыкны максималь рәвештә кулланалар: