Питрау

Питрау — славян халык календарендә 12 июльгә (иске стиль буенча 29 июньгә) туры килә торган изге апосталлар Петр һәм Павел көненә багышланган керәшен татарлары һәм христиан диненә караган барлык милләтләр бәйрәме.

Питрау
Питрау
Рәсми исемПитрау
Кабул ителү урыныРоссия
Башлана12 июль (29 июнь)

Татарстан территориясендә керәшеннәр яшәгән барлык районнарда да уздырыла, мөһим йола-бәйрәмнәрнең берсе булып тора.

2008 елдан Балтай, Гырон быдтон, Каравон, Семык һәм Уяв милли бәйрәмнәре белән беррәттән, Питрау бәйрәме Татарстан халыклары ассамблеясе яклавында Республика керәшен мәдәнияте фестивале буларак уздырыла.

Бу көн — Иван Купала бәйрәмнәре тәмамланып, җәйге туйлар чоры башлану, яз белән хушлашу, беренчел чүп утау һәм печән өстенә әзерлек көне. Питрау — ул табигатьне олылау, биргәннәренә рәхмәт уку, матурлыкка, табигатьнең иркенлегенә мәдхия җырлау. Шулай ук алда торган олы һәм җаваплы эшләр — урак өсте алдыннан ял итеп алу да. Бәйрәм ике-өч көн дәвам итә.

Питрау — җәйнең кыл уртасы. Бу көнне тереклек һәм үсемлекләр дөньясында үзгәреш чоры башлана, нәкъ көн уртасында кошлар сайраудан туктый. 12 июльгә кадәр җыеп киптерелгән кыр чәчәкләре барлык авырулардан файдалы, диләр. Питраудан соң дару үләннәре һәм чәчәкләр җыймыйлар: файдалы үзлекләре тамырларына күчә. Алар белән өй эчен, капка-коймаларны бизиләр.

Питрау эш көненә туры килсә, аны бәйрәмгә якын шимбә көненә күчерәләр. Төнне болында, кырда, урман аланында күңел ачып үткәрәләр, төрле уеннар уйныйлар («Кояш каравыллау»). Җыр-биюләр белән бергә төрле уен, ярыш-бәйгеләр үткәрелә. Питрау бәйрәме Сабан туена һәм Җыенга охшаган (ат чабышлары, билбау көрәше, гер ыргыту, аркан тартышу, колгага менү, кул көрәше, утын яру һәм кисү, себерке бәйләү, «Питрау тәкыясе» үрү, «Питрау гөлләмәсе» җыю, таяк тартышу, капчык киеп йөгерү, су ташу һ.б. уеннар оештырыла, яшьләрне димләү, таныштыру йолалары уздырыла). Бәйрәмнең кульминацион ноктасы булып «Питрау чибәре»н сайлау тора. Питрау учагы да бәйрәмнең бер бизәге булып санала, аны «Питрау чибәре» кабыза. Учак янында кичке түгәрәк уены башлана. Питрау көнне яшьләр үзләренә пар күзли: «Питрауда кәләш сайлыйлар, Покрауда туй үткәрәләр».

Башка исемнәр

тат. Кичке сабантуй, Мәхәббәт бәйрәме, Чәчәк бәйрәме[1]; рус. Пётр-Павел[2], Петрок, Петры и Павлы, Петров день — разговенье, Петровки[3], Праздник солнца[4], Ярилин день[5], Петры-рыболовы[2], Рыболов, Облупа[6] (тульск.), Навозница[7], Петраки[6]; белар. Пятро, Пэтроў дзень, Пятро-Павел, Пятрок, Паўлюк, Павел, Пятры[8]; Калып:Lang-pol[9]; укр. Петрів день, Пе́тра[10]; серб. Петровдан[11]; болг. Петровден, пол. Piotra i Pawła[12], чех. Sv. Petr a Pavel[13].

Бәйрәмнең асылы

Питрау бәйрәменең нигезендә проваславларның Петр көне ята. Шаһит Димитрий Ростовский хәбәр иткәнчә, апостол Павелның үлеме йә апостол Петрның үлем көненә туры килә, йә аның үлеме апостол Петр үлеменнән соң бер ел үткәч була.

Бу бәйрәмне шулай ук 258 елның 29 июнендә апостоллар Петр һәм Павелның Римда узган җәсадләрен күчерү белән бәйлиләр. Вакытлар узу белән әлеге вакыйганың эчтәлеге югала, 29 июнь көне изге Петр һәм Павелның уртак газап көне буларак карала башлый[14].

Православ апосталлары Петр белән Павелны искә алу көненә туры килсә дә, Петр көне булып атамасы гына калган, асылы үзгәргән санала. Бәйрәмнең нигезенә керәшеннәрнең борынгы мәҗүси йолалары, традицияләре һәм ышанулары салынган.

Бүгенге торышы

Питрау, престол бәйрәме буларак, Татарстанда беренчел Мамадыш районының Албай авылында билгеләп үтелә башлый. 1999 елның 12 июленнән Мамадыш районы Җөри авылы янындагы Тырлау аланында оештырыла. Татарстанда Питрау бәйрәмен яңартуның башында Татарстан Республикасының Керәшен иҗтимагый оешмасы идарәсе рәисе И. Егоров һәм Мамадыш муниципаль районы башлыгы А. Иванов тора[1]. 2024 елда 26 нчы тапкыр уздырыла.

Питрау бәйрәме Татарстан халыкларының олы милли бәйрәмнәре исемлегенә керә һәм Бөтенроссия дәрәҗәсендәге фестиваль статусын алган. Шулай ук Татарстан Республикасының «Татар халкының үзбилгеләнешен саклау» программасына керә һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов, Татарстан Республикасының беренче Президенты, Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәрип улы Шәймиев ярдәме белән уздырыла.

Питрау көне белән бәйле әйтемнәр һәм сынамышлар

  • Питрау җитте — җәй бетте.
  • Питраудан соң кошлар сайраудан туктый.
  • Питрауда көн аяз булса — ел яхшы килә.
  • Питрауда яңгыр яуса, тагын кырык көн һава торышы начар булыр.
  • Питрау көн иртән чык төшсә, көн кояшлы булыр.
  • Питрауда яңгыр яуса — печән чери, әмма уңыш яхшы була.
  • Әгәр Питрауга кала бер атна күке кычкырудан туктаса, көз тиз килер, Питрау үткәч тә бер атна кычкырса, озакка сузылыр.
  • Питраудан соң сандугачның теле бетә, үләннең тәме бетә.
  • Питрауга чаклы үләннең шифасы чәчәктә, Питраудан соң — тамырда.
  • Булса аяз Питрау көн, булыр яшел печәнең, ә яңгырлы булуы — кырда печән черүе[15].

Шулай ук карагыз

Искәрмәләр

Әдәбият

  1. Еникеева А. Р. Условия возрождения и развития фольклорных традиций на примере традиционной культуры татар-кряшен // Культурно-образовательное пространство региона стратегии и практики: материалы Всероссийской научной конференции 20-23 апреля 2010. — Казань: Казанский государственный университет, 2010. — 264 с.
  2. Калып:ВТ-Коринфский
  3. Логинов К. К. Русский народный календарь Заонежья {{{башлык}}} // Кижский вестник № 9 / Ред. И. В. Мельников, Р. Б. Калашникова. — Музей-заповедник «Кижи».
  4. Калып:ВТ-Максимов
  5. Некрылова А. Ф. Круглый год. Русский земледельческий календарь. — М.: Правда, 1991. — 496 с. — ISBN 5-253-00598-6.
  6. Титова Т. А., Е. В. Фролова, Хуснутдинова К. Ю. Трансформация кряшенского праздника Питрау // Вестник КАЗГУКИ, 2017. — № 3. — С. 47-51.
  7. Уразманова Р. К. Обряды и праздники татар Поволжья и Урала (Годовой цикл. XIX — нач. XX вв.) // Историко-этнографический атлас татарского народа. Казань: Изд-во ПИК «Дом печати», 2001. — 198 с.

Калып:Православие бәйрәмнәре