Норильск
Норильск (рус. Норильск) — Россиядә шәһәр, Красноярск краенда халык саны буенча округының икенче шәһәр.
Норильск | |
рус. Норильск | |
Байрак[d] | |
![]() | ![]() |
Нигезләнү датасы | 1935 |
---|---|
![]() | |
Дәүләт | ![]() |
Нәрсәнең башкаласы | Городской округ город Норильск[d][1] |
Административ-территориаль берәмлек | Городской округ город Норильск[d][1] |
Сәгать поясы | UTC+07:00 |
Хөкүмәт башлыгы | Олег Геннадьевич Курилов[d] һәм Ахметчин, Ринат Вячеславович[d] |
Халык саны | 13 887 (1939)[2], 30 500 (1946)[3], 77 000 (1953)[4], 74 000 (1954)[5], 82 000 (1955)[5], 96 000 (1956)[5], 118 300 (1957)[5], 107 000 (1958)[5], 109 442 (1959)[6], 110 000 (1960)[3], 117 000 (1962)[7], 129 000 (1967)[7], 135 487 (1970)[8], 150 000 (1973)[7], 156 000 (1974), 167 000 (1975)[9], 167 000 (1976)[10], 180 358 (1979)[11], 182 329 (1981)[12], 183 000 (1982)[13], 185 000 (1985)[14], 179 000 (1986)[10], 181 000 (1987)[15], 174 673 (1989)[16], 178 000 (1990)[17], 174 008 (1991)[12], 165 000 (1992)[10], 167 000 (1993)[10], 163 000 (1994)[10], 164 000 (1995)[14], 161 429 (1996)[12], 155 000 (1997)[18], 156 000 (1998)[14], 144 590 (1999)[12], 140 800 (2000)[19], 133 436 (2001)[12], 134 832 (2002)[20], 134 800 (2003)[7], 133 400 (2004)[21], 131 900 (2005)[22], 213 200 (2006)[23], 209 400 (2007)[24], 206 400 (2008)[25], 203 930 (2009)[26], 175 365 (2010)[27], 175 300 (2011)[28], 177 273 (2012)[29], 177 738 (2013)[30], 176 559 (2014)[31], 176 251 (2015)[32], 177 428 (2016)[33], 178 018 (2017)[34], 179 554 (2018)[35], 180 976 (2019)[36], 181 830 (2020)[37], 174 453 (2021)[38] |
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек | 90 метр |
Кардәш шәһәр | Красноярск |
Мәйдан | 23,16 км² |
Почта индексы | 663300–663341 |
Рәсми веб-сайт | norilsk-city.ru(рус.) |
Максималь температура | 32,2 °C |
Җирле телефон коды | 3919 |
Шәрәфле ватандашлар төркеме | [d] |
Монда җирләнгәннәр төркеме | [d] |
Объектның күренешләре өчен төркем | [d] |
![]() |
Халык саны — 176 189 кеше.[39]
География
Норильск Таймыр ярымутравында, Норильская елгасы янында, Красноярсктан 1 500[41]/2 000[42] километр төньяктарак урнаша. Норильск тимер юлында станция.
Май—июньдә шәһәрдә поляр көн, ә декабрь—гыйнварда поляр төн була.
Климат
Норильск климаты | |||||||||||||
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
Күрсәткеч | Гый | Фев | Мар | Апр | Май | Июн | Июл | Авг | Сен | Окт | Ноя | Дек | Ел |
Уртача максимум, °C | −29 | −24 | −17 | −10 | −2 | 9 | 17 | 13 | 5 | −7 | −19 | −22 | −5 |
Уртача температура, °C | −39 | −35 | −30 | −21 | −11 | 0 | 8 | 5 | −1 | −13 | −27 | −31 | −11 |
Уртача минимум, °C | −39 | −33 | −28 | −21 | −11 | 0 | 8 | 5 | −1 | −13 | −27 | −31 | −16 |
Чыганак: WorldClimateGuide.co.uk |
Тарих
![](http://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/9/9e/Firsthouse.jpg/200px-Firsthouse.jpg)
XVI—XVII гасырларда Норильск чыганаклардагы бакырны Мангазый халкы кулланган.
1860-елларда Сотниковлар (Дудинка сәүдәгәрләре) хәзерге Норильск тирәсендә каралама бакырны эретү өчен шахта мичен төзегәннәр.
1919 елда бу районда Николай Ураванцев җитәкчелеге астындагы геологик тикшеренүләр башланалар. 1921 елда хәзерге Норильскның беренче өе төзелә.
1935 елда ГУЛаг тоткыннар көчләре белән Норильск тау-металлургия комбинаты төзелеше башлана.
1939 елда Норильск шәһәр тибындагы бистә статусын ала.
1935-1955 елларда эшче көченең нигезе Норильлаг һәм Горлаг тоткыннары булганнар.
1953 елда Горлаг токыннары восстаниены күтәрәләр.
2005 елда Норильск составына Талнах һәм Кайеркан шәһәрләре кертеләләр. Норильск шәһәр округы составына шулай ук Снежногорск шәһәр тибындагы бистәсе керә.
Халык
1939[43] | 1959[44] | 1970[45] | 1979[46] | 1989[47] | 2002[48] | 2010[39] |
---|---|---|---|---|---|---|
~14 000 | 109 442 | 135 487 | 180 358 | 174 673 | 134 832 | 176 189 |
Милли состав (2002): руслар — 77,6%, украиннар — 9,0%, әзериләр — 3,4%, татарлар — 2,1%, белоруслар — 1,1%.[49]
Дин
![](http://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/9/90/Norilskmosque.jpg/200px-Norilskmosque.jpg)
- Православие
- Норильск епархиясе
- Ислам
Икътисад
Шәһәр оештыручы предприятиесе — Норильск тау-металлургия комбинаты.
Металл эшкәртү, химия, азык-төлек һәм башка ширкәтләре. Снежногорскта — Хантайка ГЭСы.
Югары белем йортлары
- Норильск индустрия институты
- Мәскәү дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтының филиалы
- Мәскәү эшкуарлык һәм хокук институтының филиалы
- Кисловодск икътисад һәм хокук институтының филиалы
- Красноярск дәүләт педагоика университетының филиалы
Фотогалерея
- Маяковский исемле драма театры
- Сундук тавы
- «Нурд-Камал» мәчете
Танылган шәхесләр
Татарлар
- Искәндәр Фәйзуллин, ерак араларга йөзүче, тренер, табиб, Норильск йөзү бассейнының беренче директоры, Норильск шәһәренең шәрәфле ватандашы.
- Юрий (Хәлил) Бариев, шагыйрь, Норильск шәһәренең шәрәфле ватандашы.