Ән-Нисә (хатын-кызлар) сүрәсе(гар.سورة النساء - сүрәтүн-нисә) - (гарәп. النسآء, Катыннар ) — Коръәндәге 4нче сүрә.Сүрә Мәдинәдә иңгән.
Әлеге сүрә, Өхед сугышындагы көтелмәгән җиңелүдән соң, берничә ай дәвамында иңгән. Әлеге сугышта, тыңламаулары һәм тәртип бозулары сәбәпле, күп мөселманнар үтерелә. Ятимнәр, тыл хатыннар турында кайгырту кирәклелеге барлыкка килә.
Бу сүрәдә шулай ук алар җәһилият (Исламгача чор) чорында мәхрүм булган хатын-кыз хокуклары күрсәтелә. Гарәпләрнең тарихында беренче тапкыр полигамиягә (күпхатынлылыкка) чикләүләр кертелә: хатыннар саны дүрттән артык булалмый башлый, шул ук вакытта моның өчен аерым шартлар да кертелә.
Әлеге сүрә исламның дошманнарына ярдәм күрсәткән монафикъларны шелтәли. Сүрәдә шулай ук бөтен кешеләр һәм, аерым алганда, мөселманнар таянып эшләргә тиешле кагыйдәләр карала. Бу кагыйдәләр тәртип, тигезхокуклылыкка чакыра, ятимнәргә, никахка, ятимнәрне карауга алуга, әманәткә ничек карарга киркәлеген күрсәтә.
Аллаһ әлеге сүрәдә васыять һәм мал күчерүгә күрсәтмәләр бирә, өйләнергә ярамаган хатыннар турында да әйтә. Бу сүрәдә шулай ук сугыш вакытында гыйбадәткә игътибар бирелә, Китаб әһелләренең Аллаһка карата гаделсезлекләре турында әйтелә (мәсәлән, Мәрьям, Гайсәнең тәрегә кадаклануы турында уйланулар китерелә). Аллаһ беркайчан да гафу итмәячәк кешеләр: Аңа ширек кылучылар турында әйтелә, ләкин Ул башка барлык гөнаһларны теләгән кешеләренә кичерә.
Ий кешеләр! Сезне бер ата-анадан яратучы Аллаһуга каршылык күрсәтүдән сакланыгыз, Ул Адәм г-мнең үзеннән хатын яратты вә икесеннән күп ирләрне һәм күп хатыннарны дөньяга чәчте. Янә Аллаһуга тәкъвалык кылыгыз ки үзегез, Ул – Аллаһ исеме белән бер-берегездән сорыйсыз, ягъни Аллаһ ризалыгы өчен бир, сүземне тыңла, дисез, шулай булгач, Аллаһуны зурлагыз вә якын кардәшләр хакыннан сакланыгыз! Бит Аллаһ сезнең барча эшләрегезне тикшереп күзәтүче.
Һәфтияк шәриф тәфсире. – Казан: Раннур, 2003.
Коръән сүрәләре |
---|
1. Фатыйха • 2. Бәкара (Cыер) • 3. Әли Гыймран (Гыймран гаиләсе) • 4. Нисә (Хатыннар) • 5. Мәидә (Аш яулыгы) • 6. Әнгам (Терлек) • 7. Әгъраф (Пәрдә) • 8. Әл-Әнфәл (Табыш) • 9. Әт-Тәүбә • 10. Юныс • 11. Һуд • 12. Йосыф • 13. Әр-Рәгд (Күк күкрәү) • 14. Ибраһим • 15. Хиҗр • 16. Ән-Нәхл (Умарта кортлары) • 17. Исра (Ягъкуб балалары) • 18. Әл-Кәһф (Мәгәрә) • 19. Мәрьям • 20. Та Һа • 21. Әл-Әнбиә (Пәйгәмбәрләр) • 22. Әл-Хаж • 23. Әл-Муъминун (Иман килтергән кешеләр) • 24. Ән-Нур (Нур) • 25. Әл-Фуркан (Аеручы) • 26. Әш-Шуъара (Шагыйрьләр) • 27. Ән-Нәмл (Кырмыска) • 28. Әс-Касас (Хикәя) • 29. Әл-Гәнкәбут (Үрмәкүч) • 30. Әр-Рум (Рум) • 31. Лукман • 32. Әс-Сәждәһ (Сәждә) • 33. Әл-Әхзәб (Гаскәрләр) • 34. Саба • 35. Фатир (БарлыККа китерүче) • 36. Йа Син • 37. Ас-Саффат (Сафта торучылар) • 38. Саад • 39. Әз-Зумар (Төркөмнәр) • 40. Гафир (Ярлыкаучы) • 41. Фуссыиләт (Аңлатылды) • 42. Әш-Шура (Киңәш) • 43. Әз-Зухруф (Зиннәтләнү) • 44. Әд-Духан (Төтен) • 45. Әл-Джәсиә (Тезләнү) • 46. Әл-Әхкаф (Комлык) • 47. Мухәммәд • 48. Әл-Фәтх (Җиңү) • 49. Әл-Худжурат (Бүлмәләр) • 50. Каф • 51. Әз-Зәриәт (Таратучы) • 52. Ат-Тур • 53. Ән-Нәджм (Йолдыз) • 54. Әл-Кәмәр (Ай) • 55. Әр-Рәхман (Рәхимле) • 56. Әл-Вакига • 57. Әл-Хәдид (Тимер) • 58. Әл-Муджәдәлә (Бәхәсләшү) • 59. Әл-Хәшр (Сөреп чыгару) • 60. Әл-Мумтахана (Сыналучы хатын) • 61. Ас-Сафф (Сафлар) • 62. Әл-Джумга (Җомга) • 63. Әл-МунафиКун (Ике йөзлөләр) • 64. Әт-Тәгабун (Алдану) • 65. Ат-Талак (Аерылышу) • 66. Әт-Тәхрим (Харам кылу) • 67. Әл-Мулк (Хакимият) • 68. Әл-Кәләм • 69. Әл-Хакка • 70. Әл-Мәгәридж (Дәрәҗә) • 71. Нух • 72. Әл-Джинн (Җен) • 73. Әл-Мүззәммил (Бөркәнүче) • 74. Әл-Мудәссир • 75. Әл-Кийәмә (Кыямәт көнө) • 76. Әл-Инсән (Кеше) • 77. Әл-Мурсәләт (Җибәрелмеш) • 78. Ән-Нәбә (Хәбәр) • 79. Ән-Нәзигәт (Суыргучы) • 80. Гәбәсә (Чытты) • 81. Әт-Тәкүир (Чорналу) • 82. Әл-Инфитар (Ярылмак) • 83. Әл-Мутаффифин (Киметүчеләр) • 84. Әл-Иншикак • 85. Әл-Бурудж • 86. Ат-Тарик (Таң йондызы) • 87. Әл-Әгълә (Бөек) • 88. Әл-Гашийә (Каплаучы) • 89. Әл-Фәджр • 90. Әл-Бәләд (Шәһәр) • 91. Әш-Шәмс (Кояш) • 92. Әл-Ләйл (Төн) • 93. Ад-Духа (Иртән) • 94. Әш-Шәрх (Ярып ачу) • 95. Әт-Тин (Инҗир) • 96. Әл-Гәләк • 97. Әл-Кәзер (Кадер киче) • 98. Әл-Бәййинә (Аңлатма) • 99. Әз-Зәлзәлә (Җир тетрәү) • 100. Әл-Гәдийәт • 101. Әл-Каригә • 102. Әт-Тәкәсүр (Байығыуза ярышыу) • 103. Әл-Гаср • 104. Әл-Һумәзә (Гайбәтче) • 105. Әл-Фил (Фил) • 106. Курәйш • 107. Әл-Мәгүн (Хәйер-садака) • 108. Әл-Кәүсәр (Муллык) • 109. Әл-Кәфирун (Кәферләр) • 110. Ән-Наср (Ярдәм) • 111. Әл-Мәсәд • 112. Ихлас • 113. Әл-Фәләк (Таң) • 114. Ән-Нәс (Кешеләр) |