Нижгар губернасы

Түбән Новгород губернасы (рус. Нижегородская губерния) — Россия империясе һәм РСФСР составында административ-территориаль берәмлек.

Түбән Новгород губернасы
1714 — 1929


Герб
БашкалаТүбән Новгород
Мәйдан51 252 км²
Халык1 584 774 кеше[1]
Казан губернасы
Түбән Новгород крае

Губернаның үзәге — Түбән Новгород шәһәре.

География

Чиктәшлек

ЯкГуберна
ТөньякКострома губернасы
КөнбатышВладимир губернасы
Көньяк-көнбатышТамбов губернасы
КөньякПенза губернасы
Көньяк-көнчыгышСембер губернасы
КөнчыгышКазан губернасы
Төньяк-көнчыгышВятка губернасы

Губернаның мәйданы — 48 241 км² (1847 елда), 51 252 км² (1905 елда)[2], 81 458 км² (1926 елда)[3].

Тарих

Пётр Iның өлкә реформасы барышында Түбән Новгород Казан губернасына кертелә. 1714 елда, Казан губернаның төньяк-көнбатыш өлешләреннән Түбән Нвовгород губернасы барлыкка килә, ләкин 1717 елда ул юкка чыгарыла.

1719 елда Түбән Нвогорд губернасы яңадан торгызыла. Үз өчендә өч (Алатырь, Арзамас һәм Нижний Новгород) провинциясенә бүленгән.

1779 елда, Екатерина IIның админитсратив реформасы нәтиҗәсендә Түбән Новгород губернасы Түбән Новгород наместниклыгына әйләнә; аның составына, элекке Түбән Новгород губернадан тыш, Рязань, Владимир һәм Казан наместиклыкларның өлештәре кетреләләр.

1796 елда Түбән Новгород калгайлыгы Түбән Новгород губернага әйләнә.

1797 елның октябрендә губернасы элекке Пенза губернасының өлешләре кертеләләр. 1801 елда Пенза губернасы элекке чикләрендә торгызыла.

1922 елда губерна составына Кострома губернаның Варнавин һәм Ветлуга өяләре, Сембер губернаның Кормыш өязе һәм Тамбов губернаның кечкенә өлеше кертеләләр.

1929 елның 14 гыйнврадагы БҮБК карары нигезендә губерналар тулысынча юкка чыгарылалар. Түбән Новгород губернасының территориясендә Түбән Новгород өлкәсе оештырыла — аның составына элекке Вятка губернасының территориясе, Владимир һәм Кострома губерналарның өлешләре кертеләләр.

Административ бүленеш

Түбән Новгород губернасының административ бүленеш

1779 елда, Түбән Новгород калгайлыгы барлыкка килү моментта, ул 13 өязгә бүленгән.

1796 елда Кнәгин, Мәкәрҗә, Починки, Пьянский Перевоз һәм Сергач өязләре юкка чыгарылалар.

1802 елда Кнәгин, Мәкәрҗә һәм Сергач өязләре торгызылалар.

ӨязӨяз шәһәреМәйдан,
чакрым²
Халык саны[1]
(1897), кеше
1Ардатау өязеАрдатау (3546 кеше)5288,0141 625
2Арзамас өязеАрзамас (10 592 кеше)3307,1138 785
3Балахна өязеБалахна (5120 кеше)3688,6141 694
4Васильсурск өязеВасильсурск (3799 кеше)3365,9127 333
5Горбатов өязеГорбатов (4604 кеше)3190,1134 160
6Кнәгин өязеКнәгин (2737 кеше)2595,5106 191
7Лукаян өязеЛукаян (2117 кеше)5127,5193 454
8Мәкәрҗә өязеМәкәрҗә (1560 кеше)6568,2108 994
9Семёнов өязеСемёнов (3752 кеше)5889,2111 388
10Сергач өязеСергач (4530 кеше)2808,4159 117
11Түбән Новгород өязеТүбән Новгород (90 053 кеше)3208,2222 033

1918—1926 елларда үзгәрешләр

1918 — Горбатов өязе Павлово өязенә исемен алыштыра; Воскресенское өязе барлыкка килә.

1920 — Мәкәрҗә өязе Лысково өязенә исемен алыштыра.

1921 — Балахна өязе Городец өязенә исемен алыштыра. Шул ук елда Выкса, Сормово һәм Починки өязләре барлыкка киләләр.

1922 — губерна составына кертеләләр:

  • Кострома губернаның Варнавин һәм Ветлуга өяләре,
  • Кострома губернаның юкка чыгарылган Коверна өязенең 6 вулысы;
  • Сембер губернасының Кормыш өязе,
  • Тамбов губернасының 4 вулысы.

Канавино районы барлыкка килә (хәзер — Түбән Новгородның Канавино районы).

1923 — Ардатау, Варнавино, Васильсурск, Воскресенское, Кнәгин, Кормыш һәм Починики өязләре юкка чыгарылалар; Красные Баки өязе барлыкка килә.

1924 — Балахна һәм Растяпино районнары барлыкка киләләр. Соромов өязе районга өйләнә. 4 вулыс Мари автономиле өлкәсенә күчәләр, 1 вулыс Төньяк Двина губернага күчә.

1926 елда Түбән Новгород губернаның административ бүленеше:

Административ берәмлекҮзәгеМәйдан,
км²
Халык саны[3]
(1926), кеше
1Арзамас өязеАрзамас8 149351 667
2Ветлуга өязеВетлуга17 158234 322
3Выкса өязеВыкса4 182117 211
4Городец өязеГородец2 80494 367
5Красные Баки өязеКрасные Баки11 043178 978
6Лукаян өязеЛукаян6 693320 085
7Лысково өязеЛысково7 032234 942
8Түбән Новгород өязе һәм Канавино районыТүбән Новгород4 659386 206
9Павлово өязеПавлово3 604174 694
10Семёнов өязеСемёнов7 831135 501
11Сергач өязеСергач6 759410 134
12Балахна өязеБалахна71827 804
13Растяпино районыРастяпино74032 281
14Сормово районыСормово8645 152

Халык

Туган тел буенча состав (1897 елдагы җанисәп буенча):

Түбән Новгород губернасы (1 584 774 кеше):
ТелКешеләр саны%
рус1 476 39193,16
мордва56 9983,35
татар53 0932,61
мари6 7040,42
яһуд2 4930,16
поляк1 2570,08
белорус9950,06
алман9120,06
чегән5230,03
украин2530,02
чуаш2340,01
башка телләр5800,04
Өязләрдә тел буенча состав:
Өязрусмордвататаряһудмари
Ардатау98,8%............
Арзамас92,9%6,9%.........
Балахна99,5%............
Васильсурск87,0%...8,6%...4,2%
Горбатов99,9%............
Кнәгин98,0%...1,9%......
Лукаян85,2%14,3%.........
Мәкәрҗә98,5%.........1,2%
Түбән Новгород97,6%......1,0%...
Семёнов99,9%............
Сергач73,8%8,9%17,1%......
Дини состав:
ДинКешеләр саны%
Православие
диндәгеләр
1 449 38791,46
Староверлар88 6375,58
Мөселманнар41 3322,61
Башка диннәр5 4180,35

Губернаның җитәкчелеге

Генерал-губернаторлар

Исем
Алексей Ступишин
1779—1783
Иван Ребиндер
1783—1791
Михаил Каховский
1791—1796

Губернаторлар

Исем
Андрей Измайлов
1714
Степан Путятин
1715—1717
Юрий Ржевский
1719—1728
Фёдор Хвостов
1729—1730
Пётр Бестужев-Рюмин
02.1730—03.1730
Иван Волынский
1730—1740
Семён Гагарин
1741—1742
Даниил Друцкой-Соколинский
1742—1752
Александр Панин
1753—1757
Максим Макшеев
1757—1762
Сергей Измайлов
1762—1764
Яков Аршеневский
1764—1770
Андрей Квапшин-Самарин
1770—1773
Алексей Ступишин
1773—1779

Наместниклыгының хакимнәре

Исем
Фёдор Обухов
1779—1780
Иван Белавин
1781—1796

Губернаторлар

Исем
Андрей Львов
1797—1798
Егор Кудрявцев
1798—1803
Андрей Руновский
1803—05.03.1813
Степан Быховец
05.05.1813—23.12.1818
Александр Крюков
23.12.1818—12.09.1826
Николай Кривцов
12.09.1826—03.04.1827
Иван Храповицкий
03.04.1827—27.01.1829
Илларион Бибиков
24.04.1829—10.09.1831
Михаил Бутурлин
04.12.1831—21.11.1843
Михаил Урусов
21.11.1843—28.12.1854
Фёдор Анненков
29.12.1854—10.09.1856
Александр Муравьёв
10.09.1856—16.09.1861
Алексей Одинцов
16.09.1861—28.03.1873
Павел Кутайсов
14.05.1873—05.01.1880
Николай Безак
22.02.1880—31.08.1882
Николай Баранов
31.08.1882—16.05.1897
Павел Унтербергер
28.05.1897—18.11.1905
Константин Фредерике
05.01.1906—10.02.1907
Михаил Шрамченко
10.02.1907—23.08.1910
Алексей Хвостов
23.08.1910—15.11.1912
Виктор Борзенко
20.12.1912—1915
Алексей Гире
1915—1917

Искәрмәләр