Неверкино
Неверкино (рус. Неверкино, чуаш. Çăрттанлă) — Пенза өлкәсендә урнашкан авыл, Неверкино районының административ үзәге.
![]() | |
География | |
---|---|
Ил | Россия |
Координатлар | 52°47'16.746"тн, 46°43'54.635"кнч, 52°47'7"тн, 46°44'30"кнч |
Почта индексы | 442480 ![]() |
![]() |
Халык саны — 4 376 кеше.[1]
География
Неверкино Илим елгасы өстендә, Пензадән 125 километр көньяк-көнчыгыштарак урнаша. Якындагы тимер юл станциясе — Күзнәй (42 километр ераклыкта).
Исемнең килеп чыгышы
Авыл атамасы Невер Кибекеев (авылын нигезләүчеләрнең берсе) морзасы исеменнән килеп чыккан.
Тарих
Неверкино авылы XVIII гасырның башында Невер Кебекеев җитәкчелегендәге йомышлы чуашлар тарафыннан нигезләнә.[2]
1709 елда Сюртанлей, шулай ук Неверова авылы буларак телгә алына. XVIII гасырның уртасыннан авылга татарлар күчеп утыра башлыйлар.
1775 елдның ревизия буенча ике авыл буларак күрәстелә: 1)Никольское, шулай ук Неверкина авылы һәм 2)Неверкино авылы.
1797 елдан — Сарытау губернасы Күзнәй өязе составындагы авыл.
1928 елдан — Неверкино районы үзәге.
Халык
1747[3] | 1859[3] | 1897[3] | 1926[3] | 1939[3] | 1959[4] | 1970[5] | 1979[6] | 1989[7] | 2002[8] | 2010 |
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
270 | 799 | 1 475 | 2 187 | 2 515 | 2 266 | 2 769 | 3 997 | 4 816 | 5 173 | 4 376 |
Милли состав (2002): руслар — 36,4%, чуашлар — 30,2%, татарлар — 29,1%, мордва — 2,4%.[9]
Икътисад
Май заводы, кирпеч заводы, икмәк заводы.