Натрий

NeНатрий/Natrium (Na)Mg
Атом номеры11
Матдәнең тышкы күренешеЯңа киселгән натрий көмешсу-ак йомшак металл
Атомның үзлекләре
Атом массасы
(моляр масса)
22,989768 а. м. б. (г/моль)
Атом радиусы190 пм
Ионлаштыру энергиясе
(беренче электрон)
495,6(5,14) кДж/моль (эВ)
Электрон конфигурациясе[Ne] 3s1
Химик үзлекләре
Ковалент радиусы154 пм
Ион радиусы97 (+1e) пм
Электр тискәрелеге
(Полинг буенча)
0,93
Электрод потенциалы-2,71 в
Оксидлашу дәрәҗәсе1
Матдәнең термодинамик үзлекләре
Тыгызлык0,971 г/см³
Моляр җылы сыешлыгы28,23 Дж/(K·моль)
Җылы үткәрүчелек142,0 Вт/(м·K)
Эрү температурасы370,96 K
Эрү җылылыгы2,64 кДж/моль
Кайнау температурасы1156,1 K
Парга әйләнү җылылыгы97,9 кДж/моль
Моляр күләм23,7 см³/моль
Матдәнең кристаллик рәшәткәсе
Рәшәткә төзелешекубик күләмүзәкле
Рәшәткә параметрлары4,230 Å
Дебай температурасы150 K
Na11
22,98977
[Ne]3s1
Натрий

НатрийМенделеевның периодик таблицасының l төп төркемендә, 11нче сан астында урнашкан химик элемент. Натрий селтеле металларга керә, аның атом массасы 22,98977.

Ачу тарихы

1807нче елда инглиз химигы Г.Дэви, әзрзк юешләтелгән каты селтеләрнең электролиз ярдәмендә, ирекле металлары – натрий һәм калийны таба. Бу вакытта натрийга содий (Sodium) исеме бирелә.

Икенче елны, танылган "Физик анналлары" авторы Гильберт бу металлны натроний (Natronium) дип атарга тәкъдим итә. Соңрак Берцеллиус бу исемне натрийга (Natrium) кадәр кыскарта.

"Натрий" атамасы борынгы Мисырда, грекларда һәм Румда таралаган булган. Борынгы Мисырда натро, яки нитрон дип, сода күлләреннән һәм үсемлек көләреннән алынган селтене атаганнар.

Физик һәм химик үзлекләре

Натрий – көмешсу-ак металл, аның тыгызлыгы 0,97 г/см3. Ул бик йомшак, пычак белән киселә. Ул металлик ялтырауга, пластиклыкка, йомшаклыкка ия, җылылыкшны һәм электр тогын яхшы үткәрә.

Натрий – көчле кайтаручы. Химик тәэсирләшү вакытында, валентлы электронын җиңел бирә һәм уңай корыла.

Натрий бик тиз оксидлаша, шуңа күрә аны керосинда сакларга кирәк.

Башка селтеле металлар кебек үк су белән бик кызу реакциягә керә, селте хасил итә, су тудыргыч аерыла.

Шулай ук карарга мөмкин