Наил Шәйхетдинов

Наил Шәйхетдинов — драма артисты, Русия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының халык артисты.

Наил Шәйхетдинов
Туган телдә исем Наил Шәмсетдин улы Шәйхетдинов
Туган 1 март 1941(1941-03-01)
Чирмешән районы Лашман авылы.
Үлгән 25 гыйнвар 2016(2016-01-25) (74 яшь)
Казан, Россия
Яшәгән урын Чистай урамы, Казан[1]
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ
Россия байрагы Россия Федерациясе/Татарстан байрагы Татарстан
Әлма-матер Казан театр укуханәсе
Һөнәре театр артисты
Балалар кызы Миләүшә Шәйхетдинова, актриса
Бүләк һәм премияләре Русия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының халык артисты.

Тормыш юлы

Шәйхетдинов Наил Шәмсетдин улы 1941 елның 1 мартында Татарстанның Чирмешән районы Лашман авылында дөньяга килә. 1965 елда ул Казан театр училищесын тәмамлый һәм шул ук елны Республика татар күчмә театрына эшкә чакырыла.

Шәйхетдинов Н.Ш. Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында 50 ел эшләү дәверендә 200 дән артык төрле пландагы күп кенә рольләр башкарды, дистәләрчә телевизион спектакльләрдә һәм Рига, Свердловск, Казах киностудияләре төшергән фильмнарда катнашты. Шәйхетдинов Н.Ш. башкарган рольләрдә һәрвакыт актерның табигый таланты, образны төгәл ача белү осталыгы ярылып ятты. Аның иҗатында һәрчак нәфислек, образларны нечкә тоемлау зур урын алды. Ул һәрвакыт үз геройларын тормышчан, дөрес һәм ышандырырлык итеп башкарды.

2016 елның 25 гыйнварында вафат булды. Казанның  Самосырово янындагы «Әл-Мәрҗәни» мөселман зиратында җирләнде

Рольләре

  • Гайфи - «Гайфи бабай, өйлән давай!» (Гөлшат Зәйнашева)
  • Гыйлман - «Ничек кияүгә чыгарга?» (Наил Гаетбай)
  • Муллагали - «Гөлшаян» (Мирсәй Әмир)
  • Гыйләҗ - «Сакла, шартламасын!» (Кәрим Тинчурин)
  • Мәлик Рәййан - «Йосыф-Зөләйха» (Нурмөхәммәт Хисамов)
  • Карт - «Алтын көз» (Шамил Фәрхетдинов, Рәшит Заһидуллин)
  • Марилл - «Без барыбыз да кешеләр» (Эрих Мария Ремарк)
  • Салих бабай - «Эх,алмагачлары!» (Шамил Фәрхетдинов)
  • Юныс хаҗи - «Хаҗи әфәнде өйләнә» (Ш. Камал)
  • Гаяз – «Умырзая» (В.Сайфуллин)
  • Әхмәт – «Әллә өйләнергә инде?» (Ю.Сафиуллин)
  • Ситдик - «Өти балак» (Ю.Әминов)
  • Нариман - «Үзебез сайлаган язмыш» - (Туфан Миңнуллин)
  • Габдерахман - «Урланган мәхәббәт» (Н.Хикмәт)
  • Әкбәр – «Кыр казлары артыннан» (Илдар Юзеев)
  • Сычев - «Шөгер моңнары» (К.Әмиров)
  • Исхак - «Соңгы атыш» (У.Умарбеков)
  • Закир - «Кырларым, тугайларым» (Туфан Миңнуллин)
  • Хуҗа - «Хуҗа Насретдин» (Нәкый Исәнбәт)
  • Баязит - «Бөркетләр кыяга оялый» (Илдар Юзеев)
  • Панталоне - «Ике хуҗаның хезмәтчесе» (К.Гольдони)
  • Фәрит – «Тол хатыннар көймәсе» (И.Грекова)
  • Хәмзин – «Сандугачлар килгән безгә» (Илдар Юзеев)
  • Автор – «Ай булмаса – йолдыз бар!» (Туфан Миңнуллин)
  • Бәйрәм - «Туйлар узгач» (Р.Батулла)
  • Әлмөхәммәт - «Әниемнең ак күлмәге» (Ш.Хөсәенов)
  • Минтимер - «Сакаллы сабыйлар» (Р.Суфиев-Солнцев)
  • Мирзаһит - «Карт гашыйк» (С.Шәкуров)
  • Зыя - «Башмагым» - (Т.Гыйззәт, Җ.Фәйзи) һ.б.

Хәтер

  • 2022 елның октябрендә Чирмешән районы Лашман авылы Мәдәният йортына исеме бирелгән [2] .

Искәрмәләр

Сылтамалар

Моны да карагыз

🔥 Top keywords: Баш битXXVIII гасыр (б. э. к.)Махсус:Соңгы үзгәртүләрМахсус:ЭзләүEva ElfieПроект:Вики-яз 2024АвтоградбанкҖәүдәт ХантимеровСергей Антипов (1949)Икенче бөтендөнья сугышыСергей СкрябинВикипедия:Җаваплылыктан баш тартуВикипедияСуваВикипедия:Эчтәлек17 июньАйдар ШәйхинВикипедия:КонтактларВикипедия:ЯрдәмВикипедия:Җәмгыять үзәгеВадим Захаров (1986)XXIX гасыр (б. э. к.)Марат ЯруллинЖасмин (җырчы)Ярдәм:Википедиягә рәхим итегез!XXVII гасыр (б. э. к.)XXX гасыр (б. э. к.)Чарльз ЧаплинВикипедия:ТасвирламаКорбан бәйрәмеEmmanuel MakronБашкортстанда татарларның хокукларын бозуПортал:Хәзерге вакыйгаларВикипедия:Turında1978 елның 31 августы вакыйгасыНаҗар НәҗмиТөркем:Википедия:Викиҗыентыкка мәкаләдә турыдан-туры сылтама булган мәкаләләр1022 елКүпер