Молдова

(Молдавия битеннән юнәлтелде)

Молдова Республикасы (Молдова; рум. Republica Moldova/Република Молдова, Moldova/Молдова) — Европаның көньяк-көнчыгышында урнашкан дәүләт.

Молдова
Байрак
Илтамга
Шигарь Discover the routes of life Edit this on Wikidata
Башкала Кишинёв
Халык саны 2 603 813 (2022, бәя) Edit this on Wikidata
Нигезләнгән 27 август 1991 Edit this on Wikidata
Сәгать кушагы UTC+02:00
Рәсми тел румын теле
География
Мәйдан 33,843.5 км²
Координатлар 47.25°N 28.51667°E Edit this on Wikidata
MDA
Сәясәт
Дәүләт башлыгы Майя Санду
Хөкүмәт башлыгы Дорин Речан
Карта
Икътисад
ТЭП 13 692 миллион US$ (2021), 14 421 миллион US$ (2022) Edit this on Wikidata
Акча берәмлеге Молдова лее
Эшсезлек дәрәҗәсе 3% (2014)[1]
Туу күрсәткече 1.256 (2014)[2]
КПҮИ 0.767 (2021)[3]
Яшәү озынлыгы 71.61 ел (2016)[4]
Джини коэффициенты 26 (2019)[5]
Башка мәгълүмат
Ярдәм телефоннары
Автомобил хәрәкәте ягы уң[6]
Челтәр көчәнеше 220 вольт[7]
Телефон коды +373
ISO 3166-1 коды MD
ХОК коды MDA
Интернет домены .md


2004 елның җанисәбе буенча, халык саны — 3 383 332 кеше (Днестр буе Молдавия Республикасын исәпләмичә).[13]

Дәүләт теле — латин графикасы нигезендә молдаван теле[14].

Дәүләт төзелеше — унитар дәүләт, парламент республикасы. 39 административ-территориаль берәмлеккә бүленә, шул исәптә 32 район, 5 муниципий һәм 2 автономияле берәмлек — Гагаузия һәм Днестр сулъягы.

География

Чиктәшлек

ЯкДәүләт
Төньяк, көнчыгыш һәм төньякУкраина
КөнбатышРумыния

Молдова Көнчыгыш Европа тигезлегенең көньяк-көнбатышында, Днестр һәм Прут елгалары арасында урнаша.

Иң биек нокта — Баланешты тавы (429,5 м), уртача биеклеге — диңгез өстеннән 147 м. Туфраклар — күбесенчә кара туфраклар (75%). Урманнар территориянең 6% өлешне биләп торалар.

Кырый нокталар

  • Төньяк — Наславча авылы (48°29' т. к.)
  • Көньяк — Джурджулешты авылы (45°28' т. к.)
  • Көнчыгыш — Паланка авылы (30°05' кб. о.)
  • Көньяк — Крива авылы (26°30' кб. о.)

Файдалы казылмалар

Известьташ, гипс, балчыклар, пыяла комы, гравий, зур булмаган нефть һәм газ чыганаклары.

Климат

Климат — уртача континенталь. Гыйнварның урта температурасы — -3…-5 °С, минимум — -41 °С, июльнең урта температурасы — +19,5…22 °С, максимум — +42,4 °С. Урта ел явымнар саны — 450–500 мм.

Гидрография

Барлык елгалар Кара диңгезе бассейнына керәләр. Төп елгалар — Днестр һәм Прут.

Тарих

XIV гасырына кадәр Молдова территориясе төрле кабиләләрнең (готлар, антлар, гет-даклар) һәм дәүләтләр (Киев Русе, Алтын Урда, Галич-Волын кенәзлеге) биләмәләрнең өлеше булган. 1359 елда беренче молдаван дәүләте — Молдаван кенәзлеге оештерыла. XVI—XVIII гасырларда — Госман империясе составында.

1711 елда, Яшь шәһәрендә молдаван господаре Дмитрий Кантемир Россиягә присяга бирә; ләкин Прут походы нәтиҗәсендә, Госман империясе составында кала.

XVIII гасырның ахырында, Рус-төрек сугышы нәтиҗәсендә, Россия составына Днестр сулъягы керә; 1812 елда, чираттагы рус-төрек сугышы нәтиҗәсендә, Россия составына Бессарабия керә.

1917 елда Молдавия Демократик Республикасы игълан ителә, 1918 елның гыйнварында Бессарабиягә румын гаскәрләре керәләр, шул ук елның мартында Бессарабия Румыния составына кертелә. 1924 елда Днестр сулъягында Молдавия Автономияле Совет Социалистик Республикасы (МАССР) оештырыла.

1940 елда, Молотов-Риббенроп пактның шартлары буенча, Румыния Советлар Берлегенә Бессарабияне һәм Төньяк Буковинаны бирергә мәҗбүр ителә. Бессарабия территориясендә Молдавия Совет Социалистик Республикасы (МССР) оештырыла, аның составына элекке МАССР территориясе кертелә.

1941 елда, Бөек Ватан сугышы барышында, МССР территоряне алман һәм румын гаскәрләре басып алалар. 1944 елның яз-җәйдә, Яссы-Кишенәү операциясе нәтиҗәсендә, Молдова алман-румын гаскәрләреннән азат ителә.

1991 елның 27 августта Молдова бәйсезлеген игълан итә. 19891992 еллардагы Приднестровье конфликты нәтиҗәсендә, Молдова, фактта, Днестр сулъягы территорияне югалта, анда танылмаган Днестр буе Молдавия Республикасы оештырыла.

1994 елда Молдова Констиуциясе кабул ителә.

Халык

Милли состав

Халык1959[15]1970[16]1979[17]1989[18]2004,[19]
Молдова
2004,[20]
ДМР
2004,
Барлык
К. с.%К. с.%К. с.%К. с.%К. с.1%К. с.2%К. с.2%
молдаваннар1 886 56665,4%2 303 91664,6%2 525 68763,9%2 794 74964,5%2 564 84975,8%177 38231,9%2 742 23169,6%
украиннар420 82014,6%505 73014,2%560 67914,2%600 36613,8%282 4068,3%160 06928,8%442 47511,2%
руслар292 93010,2%414 44411,6%505 73012,8%562 06913,0%201 2185,9%168 67830,4%369 8969,4%
гагаузлар95 8563,3%124 9023,5%138 0003,5%153 4583,5%147 5004,4%4 0960,7%151 5963,8%
румыннар1 6630,1%1 581~0,0%1 657~0,0%2 4770,1%73 2762,2%??~73 276~1,9%
болгарлар61 6522,1%73 7762,1%80 6652,0%76 0052,0%65 6621,9%13 8582,5%79 5202,0%
башкалар124 9904,3%143 6944,0%137 3383,5%52 4851,4%48 4211,4%31 2645,6%~79 685~2,0%
барлык2 884 477100,0%3 568 873100,0%3 949 756100,0%4 335 360100,0%3 383 332100.0%555 347100.0%3 938 679100.0%

Дин

АКШ Үзәк разведка идарәсе мәгълүматларына караганда, 2014 елда православие динендәгеләр 90,1 %, православиедән башка христианнар 2,6 %, башка диннәр тарафдарлары 0,1 % булган[21]. Молдова халкының (4 043 000 кеше) 0,40 % ы (15 мең кеше) ислам дине тарафдары (2020) [22].

Административ-территориаль бүленеше

ИсемҮзәкМәйдан
(км²)
Халык саны
(2011)
Халык
тыгызлыгы
ТП саны
Анений Ной районы (Raionul Anenii Noi/Районул Аннений Ной)Анений Ной89283,10093.245
Басарабәска районы (Raionul Basarabeasca/Районул Басарабяска)Басарабәска29529,20099.010
Бричени районы (Raionul Briceni/Районул Бричень)Бричени81475,30092.539
Каһул районы (Raionul Cahul/Районул Кахул)Каһул1,546124,80080.756
Кантимер районы (Raionul Cantemir/Районул Кантемир)Кантимер87062,80072.251
Калараш районы (Raionul Călăraşi/Району Кэлэрашь)Калараш75378,800104.654
Кэушени районы (Raionul Căuşeni/Районул Кэушень)Кэушени1,16392,30079.348
Чимишлия районы (Raionul Cimişlia/Районул Чимишлия)Чимишлия92361,70066.839
Криулени районы (Raionul Criuleni/Районул Криулень)Криулени68873,100106.243
Дондушени районы (Raionul Donduşeni/Районул Дондушень)Дондушени64545,10070.030
Дрокия районы (Raionul Drochia/Районул Дрокия)Дрокия1,00090,10090.140
Дубэсари районы[23] (Raionul Dubăsari/Районул Дубэсарь)Дубэсари30935,200113.915
Единец районы (Raionul Edineţ/Районул Единец)Единец93382,90088.949
Фэлешти районы (Raionul Făleşti/Районул Фэлешть)Фэлешти1,07392,60086.376
Флорешти районы (Raionul Floreşti/Районул Флорешть)Флорешти1,10890,00081.274
Глодени районы (Raionul Glodeni/Районул Глодень)Глодени75461,90082.135
Хынчешти районы (Raionul Hînceşti/Районул Хынчешть)Хынчешти1,484122,00082.263
Яловени районы (Raionul Ialoveni/Районул Яловень)Яловени78399,100126.534
Леова районы (Raionul Leova/Районул Леова)Леова77553,80069.439
Ниспорени районы (Raionul Nisporeni/Районул Ниспорень)Ниспорени63066,800106.039
Окница районы (Raionul Ocniţa/Районул Окница)Окница59756,10094.033
Орһей районы (Raionul Orhei/Районул Орхей)Орһей1,228125,900102.575
Резина районы (Raionul Rezina/Районул Резина)Резина62152,60084.741
Рышкани районы (Raionul Rîşcani/Районул Рышкань)Рышкани93670,00074.855
Сынҗерей районы (Raionul Sîngerei/Районул Сынӂерей)Сынҗерей1,03393,40090.470
Сорока районы (Raionul Soroca/Району Сорока)Сорока1,043100,40096.368
Стрэшени районы (Raionul Străşeni/Районул Стрэшень)Стрэшени73091,300125.139
Шолдэнешти районы (Raionul Şoldăneşti/Районул Шолдэнешть)Шолдэнешти59843,30072.433
Штефан-Водэ районы (Raionul Ştefan-Vodă/Районул Штефан-Водэ)Штефан-Водэ99871,90072.026
Тараклия районы (Raionul Taraclia/Районул Тараклия)Тараклия67444,20065.626
Теленешти районы (Raionul Teleneşti/Районул Теленшть)Теленешти84974,20087.454
Унгени районы (Raionul Ungheni/Районул Унгень)Унгени1,083117,400108.474

Муниципийлар

ИсемҮзәкМәйдан
(км²)
Халык саны
(2011)
Халык
тыгызлыгы
ТП саны
Бэлци (Bălţi/Бэлць)Бэлци78148,9001909.03
Бендер (Bender/Бендер)[8]Бендер97101,0001041.22
Кишенәү (Chişinău/Кишинэу)Кишенәү635789,5001243.335

Автономияле территорияләр

ИсемҮзәкМәйдан
(км²)
Халык саны
(2011)
Халык
тыгызлыгы
ТП саны
Гагаузия (Găgăuzia/Гэгэузия)Комрат1,832160,70087.735
Днестр сулъягы (Stînga Nistrului/Стынга Ниструлуй)[8]Тирасполь4,163518,700124.6147

Икътисад

Икътисад нигезен авыл хуҗалыгы тәшкил итә. ҮКИ белешмә китабы буенча, Молдова эшче көченең 25 % өлеше чит илләрдә эшли.

Экспорт — азык-төлек товарлары, текстиль. Төп импортёрлары — Россия (29 %), Румыния (15 %), Италия (10 %).

Импорт — минирәл чималы һәм ягулык, машиналар, җиһазлар, химикатлар. Төп экспортёрлары — Россия (21 %), Румыния (16 %), Украина (15 %).

Моны да карагыз

Искәрмәләр

🔥 Top keywords: Баш битXXVIII гасыр (б. э. к.)Махсус:Соңгы үзгәртүләрМахсус:ЭзләүEva ElfieПроект:Вики-яз 2024АвтоградбанкҖәүдәт ХантимеровСергей Антипов (1949)Икенче бөтендөнья сугышыСергей СкрябинВикипедия:Җаваплылыктан баш тартуВикипедияСуваВикипедия:Эчтәлек17 июньАйдар ШәйхинВикипедия:КонтактларВикипедия:ЯрдәмВикипедия:Җәмгыять үзәгеВадим Захаров (1986)XXIX гасыр (б. э. к.)Марат ЯруллинЖасмин (җырчы)Ярдәм:Википедиягә рәхим итегез!XXVII гасыр (б. э. к.)XXX гасыр (б. э. к.)Чарльз ЧаплинВикипедия:ТасвирламаКорбан бәйрәмеEmmanuel MakronБашкортстанда татарларның хокукларын бозуПортал:Хәзерге вакыйгаларВикипедия:Turında1978 елның 31 августы вакыйгасыНаҗар НәҗмиТөркем:Википедия:Викиҗыентыкка мәкаләдә турыдан-туры сылтама булган мәкаләләр1022 елКүпер