Миләүшә Таминдарова

җырчы, хор җитәкчесе, Казан дәүләт консерваториясе доценты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2007)

Миләүшә Таминдарова (Миләүшә Әмир кызы Таминдарова) — җырчы, хор җитәкчесе, Казан дәүләт консерваториясе доценты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2007). Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты (2024).

Миләүшә Таминдарова
<!—Миләүшә Таминдарова-->
Туган телдә исем Миләүшә Әмир кызы Таминдарова
Туган 13 май 1960(1960-05-13) (64 яшь)
Казан
Яшәгән урын Космонавтлар урамы[d], Казан[1]
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Россия Россия
Әлма-матер Казан дәүләт консерваториясе
Һөнәре җырчы, дирижёр, педагог
Эш бирүче Казан дәүләт консерваториясе, Казан музыка көллияте һәм Татарстан дәүләт камера хоры
Бүләк һәм премияләре Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе
Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2007)

 Миләүшә Таминдарова Викиҗыентыкта

Тәрҗемәи хәле

1960 елның 13 маенда Казанда туган. Казан дәүләт консерваториясен (1986), шул ук уку йортында ассистентура (1990) тәмамлаган.

Хезмәт юлы

Иҗаты

Казан дәүләт консерваториясенең С. Казачков җитәкчелегендәге студентлар хорының хормейстеры булып 6 ел эшли. 1997 елдан опера студиясе хоры оештыра һәм аңа җитәкчелек итә. Әлеге хор башкаруында Россия Милли оркестры (җитәкчесе Михаил Плетнев) белән Г. Геттиның «Жанна һәм чаңнар» (Жанна и колокола) кантатасы, Россия саклану министрлыгы симфоник оркестры (дирижёр Виктор Афанасьев) белән П. Чайковскийның «1812 ел» (1812 год) тантаналы увертюрасы яңгырый. 2000 елда хор Софья Гобәйдуллинаның халыкара музыка фестивалендә катнаша һәм «Аллилуйя» әсәрен башкара. 2007 елда әлеге опера студиясе нигезендә Татарстанның дәүләт камера хорын оештыра һәм җитәкчелек итә.

Җырчы

М. Таминдарова җырчы буларак та билгеле. Репертуарында В.- А. Моцартның «Реквием»ы һәм С-dur мессасы, И. Гайднның «Месса-Терезия»се һәм В-dur мессасы бар. Татар дәүләт опера һәм балет театры белән АКШ, Алмания, Швеция, Чехиядә гастрольләрдә була.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Искәрмәләр

Сылтамалар

Моны да карагыз

🔥 Top keywords: Баш битXXVIII гасыр (б. э. к.)Махсус:Соңгы үзгәртүләрМахсус:ЭзләүEva ElfieПроект:Вики-яз 2024АвтоградбанкҖәүдәт ХантимеровСергей Антипов (1949)Икенче бөтендөнья сугышыСергей СкрябинВикипедия:Җаваплылыктан баш тартуВикипедияСуваВикипедия:Эчтәлек17 июньАйдар ШәйхинВикипедия:КонтактларВикипедия:ЯрдәмВикипедия:Җәмгыять үзәгеВадим Захаров (1986)XXIX гасыр (б. э. к.)Марат ЯруллинЖасмин (җырчы)Ярдәм:Википедиягә рәхим итегез!XXVII гасыр (б. э. к.)XXX гасыр (б. э. к.)Чарльз ЧаплинВикипедия:ТасвирламаКорбан бәйрәмеEmmanuel MakronБашкортстанда татарларның хокукларын бозуПортал:Хәзерге вакыйгаларВикипедия:Turında1978 елның 31 августы вакыйгасыНаҗар НәҗмиТөркем:Википедия:Викиҗыентыкка мәкаләдә турыдан-туры сылтама булган мәкаләләр1022 елКүпер