Мегабайт

мәгълүмат санын үлчәү берәмлеге

Мегабайт (күрсәтелә: Мбайт, Мб; халыкара: Mbyte, MB) — мәгълүмат санын үлчәү берәмлеге, ул контекстка карап 1 000 000 Мбайт (106) яки 1 048 576 (220) байтны аңлата[1][2]. Россия Федерациясендә мегабайт дип 220 (1 048 576) байтка тиң мәгълүмат берәмлеген аңлыйлар. Мондый аңлау 2009 елда Россия Федерациясе Хөкүмәте Карары белән расланган «Зурлыклар берәмлекләре кагыйдәләрендә» («Положение о единицах величин») теркәлгән:

Байтларда үлчәүләр
ГОСТ 8.417—2002СИ алкушымчаларыIEC алкушымчалары
АтамаБилгеДәрәҗәАтамаДәрәҗәАтамаСимволДәрәҗә
байтБ100-100байтBБ20
килобайтКбайт103кило-103кибибайтKiBКиБ210
мегабайтМбайт106мега-106мебибайтMiBМиБ220
гигабайтГбайт109гига-109гибибайтGiBГиБ230
терабайтТбайт1012тера-1012тебибайтTiBТиБ240
петабайтПбайт1015пета-1015пебибайтPiBПиБ250
эксабайтЭбайт1018экса-1018эксбибайтEiBЭиБ260
зеттабайтЗбайт1021зетта-1021зебибайтZiBЗиБ270
иоттабайтИбайт1024иотта-1024йобибайтYiBЙиБ280
««Байт» (1 байт = 8 бит) мәгълүмат саны берәмлегенең атамасы һәм билгесе «2¹⁰», «2²⁰» и «2³⁰» тапкырлаучылар белән кулланыла торган икегә нигезләнгән алкушымчалар белән бергә кулланыла (1 Кбайт = 1024 байт, 1 Мбайт = 1024 Кбайт, 1 Гбайт = 1024 Мбайт). Шушы алкушымчалар баш хәрефтән язылалар. Мәгълүмат саны берәмлегенең халыкара билгеләрен, Халыкара электротехника комиссиясенең Халыкара стандарты 60027-2 (KB, MB, GB, Kbyte, Mbyte, Gbyte) буенча тәкъдим ителгән «K» «M» «G» алкушымчалары белән, куллану рөхсәт ителергә.
— Положение о единицах величин, допускаемых к применению в Российской Федерации. Утверждено Постановлением Правительства РФ от 31 октября 2009 г. № 879
»

Атамасын куллану

Мегабайт төшенчәсе 220 (1 048 576) байтны (2 санының миллионга иң якын дәрәҗәсен) билгеләү өчен ешь кулланыла. «Зурлыклар берәмлекләре кагыйдәләренә» кадәр кабул ителгән Илләр арасындагы (БДБ) стандарт ГОСТ 8.417—2002 белешмәләр кушымтасында мегабайтның бу билгеләмәсен тарихи холык сәбәпләре буенча «байт» берәмлегенең атамасы белән Халыкара берәмлекләр системасы (СИ) алкушымчалары кулланыла дип әйтелә (1 Кбайт = 1024 байт, 1 Мбайт = 1024 Кбайт һ. б.), әмма бу куллану «нәзакәтсез» дип таныла[3]. 220 байтны билгеләү өчен мегабайт төшенчәсен куллану шулай ук халыкара стандартларгада каршы килә, анда мега- дигән алкушымча 106-га (1 000 000-га) тапкырлауны аңлата. Катгый дисклар җитештерүчеләре үзләренең нәтиҗәләрен тамгалаганда, гадәттә 1 мегабайт 1 000 000 байт дип таныйлар. Ләкин күп төрле заманча операцион системалары 1 мегабайт 1 048 576 байтка тиң дигән принципка тотынуны дәвам итәләр. Әмма Халыкара электротехника комиссиясе (IEC) киңәше буенча 220 өчен меби- дигән икегә нигезләнгән алкушымчаны куланырга тәкъдим ителә.

Иң оригиналь мегабайт төшенчәсенең аңлатуы белән CD, DVD һәм компьютер дискеталарының җитештерүчеләре кулланалар, алар аңлавы буенча 1 мегабайтта 1 024 000 байт. Шул рәвешле, 1,44 Мбайт күләм күрсәтелгән дискета, чынлыкта бары тик 1440 Кбайт, ягъни, гади аңлауда, 1,38 Мбайт кына сыйдыра ала.

Шушы һәм кайбер башка сәбәпләр буенча, бертигез тамгаланган мәгълүмат саклау җиһазларында гамәлдә бер берсеннән аерылып тора торган байтлардагы сыешлык булырга мөмкин.

Мегабайтны JEDEC стандарты буенча билгеләү 

2002 елның JEDEC 100B.01 стандарты компьютер хәтере өлкәсендәге төшенчәләрнең һәм хәрефле символларның мәгънәләрен билгеләү өчен тарала[4]. Бу стандартның максаты — ярымүткәргеч сәнәгасендә символларны, аббревиатураларны, төшенчәләрне һәм билгеләмәләрне бертөрле кулланыга булышу.Стандартның спецификациясы М (мега-) алкушымчасын, мәгълүмат санын үлчәү берәмлеге буларак, 1 048 576-ка (220-ка) тигез дип билгели. Аның буенча мегабайт төшенчәсе MByte яки MB дип билгеләнергә тиеш һәм 1 048 576 байтка (220 байтка) тигез булырга тиеш.[5]

Искәрмәләр