Магнит кыры
Магнит кыры - хәрәкәт итүче электр коргылары һәм магнит моментына ия булган җисемнәргә тәэсир итүче көчләр кыры, бердәм электромагнит кырының өлеше.
![](http://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/9/91/Electromagnetism.svg/200px-Electromagnetism.svg.png)
![](http://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/0/0c/VFPt_cylindrical_magnet_thumb.svg/200px-VFPt_cylindrical_magnet_thumb.svg.png)
Магнит кыры коргылы кисәкчекләр агымы яки атомдагы электроннарның магнит моментлары (даими магнитта) тарафыннан булдырыла.
Шулай ук магнит кыры электр кыры үзгәргәндә хасил була.
Магнит кырының төп көч сыйфатламасы - магнит индукциясе векторы В булып тора, математик карашы буенча ул вектор кыры белән тасвирлана.
Еш кына магнит индукциясе векторы кыскача магнит кыры дип атала.
Магнит кыры шулай ук бүтән мөһим сыйфатламасы - вектор потенциалы белән тасвирлана.
Вакуумда магнит мохите булмаганда магнит кыры көчәнешлелеге векторы Н белән тасвирлана, чөнки вакуумда Н = В. Ләкин магнит мохитендә Н шул физик мәгънәгә ия булмый һәм гомуми очракта В кулланыла.
Махсус чагыштырмалылык теориясендә магнит кыры - электр кырларының нәтиҗәсе булып карала.
Магнит һәм электр кырлары бергә электромагнит кырын булдыра, аның нәтиҗәсе - яктылык һәм бүтән электромагнит дулкыннары булып торалар.
Кырның квант теориясе буенча магнит кыры - электромагнит кырының аерым очрагы булып тора һәм фундаменталь массасыз бозон - фотон белән таратыла.
Магнит кыры Био — Савар — Лаплас кануны һәм гомуми очракта Максвелл тигезләмәләре белән тасвирлана.
- Магнит диполенә тәэсир итүче көч:
Магнит кыры энергиясе
Гомуми очракта:
Энергия тыгызлыгы:
вакуумда , шуннан:
Индуктивлык кәтүгендә:
биредә:
- Ф — магнит агымы,
- I — электр агымы,
- L — индуктивлык
Матдәләрнең төрле магнит үзлекләре
Төрле микроскопик структуралар төрле магнит күренешләрен булдыра:
- Антиферромагнетизм (антиферромагнит тәртибе урнаштырыла - матдәләрнең магнит моментлары тышкы көчкә каршы юнәлгән)
- Диамагнетизм (җисемнәр тышкы магнит кыры юнәлешенә каршы магнитлана)
- Парамагнетизм (җисемнәр тышкы магнит кыры юнәлеше буйлап магнитлана)
- Ферромагнетизм (әлеге матдәләрдә билгеләнгән Кюри температурасыннан түбәнрәк ерактагы магнит ферромагнетик тәртибе урнаштырыла)
- Ферримагнетизм (матдәнең магнит моментлары капма-каршы юнәлгән һәм зурлыгы буенча тиң булмый)
- Үтә үткәрүчәнлек (идеаль диамагнетизм)
- Плазма (үзенчәлекле магнит үзлекләре)
Әдәбият
- Сивухин Д. В. Общий курс физики. — Изд. 4-е, стереотипное. — М.: Физматлит; Изд-во МФТИ, 2004. — Т. III. Электричество. — 656 с. — ISBN 5-9221-0227-3; ISBN 5-89155-086-5.
- Ландау, Л. Д., Лифшиц, Е. М. Теория поля. — Издание 7-е, исправленное. — М.: Наука, 1988. — 512 с. — («Теоретическая физика», том II). — ISBN 5-02-014420-7