Татарлар Речь Посполитаяда гаскәри катлау булган. Польша Татар Гаскәре 1683 елдаВена шәһәренә сугышында катнашкан.
1667 елда Польша Сеймы татар дини иреклеге чикләгән, 1672 елда Татар Гаскәре бу дини чикләүләргә каршы Подолиядә баш күтәргән, 1679 елда Польша Сеймы Татар дини иреклеге һәм өстен хокукларын кире кайтарырга дучар булган. Польша патшасы Ян III Собеский (1674—1696) «Таҗ биләмәләрендә» Брест, Гродно, Кобрина шәһәрләре янында татарларга җир биргән: 0,5-7,5 км². хәрби дәраҗә тәңгәллеге буенча. Соңгы татар гаскәрләре Польшага 1691 елда кайткан.
1775 елда Польша Сеймы татар өстенлелекләрен раслаган. Татар җиңел атлы гаскәре бөтен Аурупада билгеле булган һәм татар сүзе огълан — улан махсус Польша атлы гаскәренә исеме бирелгән. Польша татар полковнигы Александр Улан (Aleksander Ułan) Саксон сугышларында катнашканнан соң, аның даны бөтен Польшада танылган булган һәм бөтенесе татар гаскәрләрен «Уланнар» дип йөртелә башлаган.
1939 елдаПольша дәүләтенә Фашистлар Германиясе һөҗүм иткән. Соңрак СССБ үз гаскәрләрен Польшага җибәргән. Татар улан полкы батырлык күрсәтеп фашистларга каршы сугышкан, соңрак көтмәгәндә партизанча фашист гаскәренә һөҗүм иткән.
Татар эскадроны
1936 елның язында Польша Гаскәрендә Татар эскадроны, 13-нче Вильно полкы оешкан. 1939 елның сентябрь ахырында фашистлар каршы Медыка янындагы сугышта Татар эскадроны батырлык күрсәтеп чигенергә дучар булган. Фашистлар һөҗүмнәренә карамастан Татар эскадроны өлеше фашист чолганышыннан чыгып котылган, ләкин бүтән Татар эскадроны өлеше Фашист һәм Совет әсирлегенә эләккән.
Варшаваны буйсындырганнан соң алман фашистлары татарлардан үч алганнар: Варшава Татар зиратын мәсхәрәләгәннәр, аның урынына танк ангары оештырганнар, фашистлар Варшава Татар мәчетен җимергәннәр, Татар мөфтияте бай архивын юк иткәннәр, Польша Татар китапханәсен яндырганнар. Күп Татар эскадроны гаскәриләре Польша, бүтән Европа дәүләте антифашист каршылыгына кушылган.
Күп татарлар Британия өчен сугышында хәрби очучы булып катнашканнар. Британия тәхете мирасчысы, Велс шаһзадәсе Чарльз 2010 елда Польша татар авылында "Кружиняны"да була һәм татар очучысы батырлыгы хәтере өчен рәхмәт белдерә.
Антифашист хәрәкәте
Польша Татарлары Антифашист Каршылыгында катнашканнар. Гомер Акмулла Адаманов — Польша антифашист Каршылыгы данлыклы партизан отряды сардары. 1943 елның 1 июнендә Юзефово шәһәре яшәүчеләрен коткарганда Гомер Акмулла Адаманов һәм аның партизан отряды батырларча һәлак булган. Һәр 1-нче июньдә Юзефово шәһәре Бургомистры Истәлек чаралары үткәрә.
Совет оккупациясе заманында Польшада берничә Татар мәчете җимерелгән.
Совет әсирлегенә эләккән Польша Татар эскадроны гаскәриләре гомуми Польша әсирләре язмышы НКВД лагерьләрендә кичергәннәр.
1940 елда Польша әсирләре Катынь урманында атып үтерелгән (4 421 кеше). Бүтән урыннарда: Старобельск, Осташковск, Украина, Беларус лагерьләрендә 21 857 Польша офицерлары, зыялылары атып үтерелгән. Үтерелгән Польша гаскәриләре арасында татар офицерлары да булган.
Һәрбер Катынь Хәтер гыйбадәтендә татар мөселман рухание катнаша.
Липка татарлары мәдәнияте урта гасырларда Ислам кануннарында нигезләлә. Кызганычка каршы, бай Мөфти китапханәсе фашист тарафыннан юк ителгән . Күренекле Польша татар шагыйре Сәлим Хазбиевич (пол.Selim Chazbijewicz) үз шигырендә болай язган:
Минем эчемдә поляк һәм татар тора,
Берсе бүрек, икенчесе түбәтәй кия.
Сугыштан соң Польша Татар әдәбияте Көнбатыш һөм Шәрык мәдәнияте тоташтыруы нигезендә булдырылган.
2010 елның 25 ноябрендә Гданьск шәһәрендә "Речь Посполитая Татарына" һәйкәле ачылган. Ачылу тантанасында Польша Президенты Бронислав Коморовский, аның әнисе Ядвига Коморовська (татар нәселеннән), Польша хөкүмәте әгъзалары, Беларус, Украина, Россия, Татар оешмалары вәкилләре катнашкан. Польша Президенты үз чыгышында болай әйткән:
...Татар ат өстендә туа — польша татарына куелган әлеге һәйкәл моңа дәлил булып тора — һәркемнең хәтерендә, польша татарлары Речь Посполита дошманнарын, Литва һәм Корона дошманнарын искиткеч җайдаклар буларак җиңгәннәр. Кыюлык, сугышчанлык, хәрби һөнәрне оста өйрәнү нәтиҗәсендә үзләренекеләрдә хозурлык хисе уятсалар, читләр арасына ышанмаслык курку хисе чәчкәннәр. Польша татарлары Речь Посполитага дан алып килгән. Речь Посполита аларны һәрвакыт игътибары белән юатмаса да, алар аңа гел тугры хезмәт иткәннәр, һәркемгә билгеле бит: әгәр татар ярата икән, бөтен кайнар йөрәге белән ярата.
Оригинал текст(пол.)
…Tatar rodzi się na koniu – zaświadcza o tym także ten pomnik Tatara polskiego – to wszyscy pamiętamy, że Tatarzy polscy gromili wrogów Rzeczypospolitej, wrogów Korony i Litwy jako niezrównani jeźdźcy. Budzili podziw u swoich, siali strach u wrogów swoją dzielnością, bitnością i mistrzowskim opanowaniem wojennego rzemiosła. Nieśli także chwałę Rzeczpospolitej. Nie zawsze byli przez tę Rzeczpospolitą rozpieszczani, ale zawsze służyli jej wiernie, bo wiadomo: jak Tatar pokocha, to nie potrafi kochać połową serca – kocha zawsze całym swoim gorącym sercem.[12]
Президент әнисе Ядвига Коморовська һәйкәл Ачылуы тантанасында үз чыгышында
Мин әтиемнең татар чыгышы белән горурланам
дип әйткән.
Мәшһүр липка татарлары
Якуб ШинкевичЧарльз Бронсон (Каролис Бучинскис — Америка Һолливуд актёры, әтисе — татар нәселеннән).