Кристин Люсдаль
Кораллар
Гомуми
Бастыру/чыгару
Башка проектларда
Кристин Люсдаль | |
---|---|
![]() | |
Туган | 29 июнь 1996(1996-06-29) (28 яшь) Берум[d], Норвегия |
Ватандашлыгы | ![]() |
Һөнәре | тау чаңгычы |
Спорт такымы әгъзасы | Bærums SK[d] һәм Аскер[d] |
Кристин Анна Люсдаль (норв. Kristin Anna Lysdahl; 29 июнь 1996, Берум, Норвегия) — норвегия тау чаңгычысы. 2021 елда командалар беренчелегендә дөнья чемпионы, 2018 елгы Кышкы Олимпия уеннарында шушындый ук дисциплинада «бронза» призер.
2015 елның мартында 18 яшьлек Кристин Люсдаль Норвегия чемпионатында таудан тиз чыгу буенча бронза медаль яулый. 2017 елда милли беренчелек ярышлары норвег спортчысы Кристин Люсдаль өчен бик уңышлы була: ул комбинациядә җиңү яулый[1], супергигантта һәм гигант слаломда икенче була[2][3], шулай ук таудан тиз шуып төшүдә өченче була[4]. Кристин Люсдаль 2019 елда ике тапкыр ил чемпионы булып, Скьелд Марена белән бер вакыт күрсәтеп, аның белән слаломда 1 урынны бүлешә[5].
2016 елда тау чаңгысы спорты буенча юниорлар арасындагы дөнья чемпионатында катнаша һәм норвегия командасы составында «бронза» медаль яулый.
Дөнья Кубогы чикләрендә чаңгы спортчысы булып 2016 елның декабрендә дебют ясый. Бу ярышларның берсендә дә ул бер тапкыр да призер була алмый: яхшы сөземтәсе булып слаломдагы 5нче урын (чех Шпиндлерув-Млиненда этабында) тора[6].
2018 елда Кристин Люсдаль Пхенчхандагы Кышкы Олимпия уеннарында Норвегиянең катнашу гаризасына кертелә. Шәхси дисциплиналарда күрсәткән сөземтәләре югары булмый, әммә Себастьян Фосс-Солевог, Нина Хавер-Лесет, Лейф Кристиан Нествольд-Хеуген, Йонатан Нордботтен һәм Марена Скьельд белән бер коллектив составындагы команда ярышларында бронза медаль яулый[7][8].
Кристин Люсдаль өч дөнья чемпионатында (2017, 2019 һәм 2021) катнаша. Бу югарылыктагы бердәнбер «алтын» медале 2021 елда команда беренчелегендә була, бу ярышта ул тубыгы җәрәхәтләнүе аркасында запас спортчы булып исәпләнә[9][10].
Ел | Яше | Слалом | Гигант слалом | Супергигантта | Таудан тиз шуып төшү | Комбинация | Команда |
---|---|---|---|---|---|---|---|
2018 | 21 | 25 | 18 | — | — | — | 3 |
Ел | Яше | Слалом | Гигант слалом | Супергигантта | Таудан тиз шуып төшү | Комбинация | Команда |
---|---|---|---|---|---|---|---|
2017 | 20 | — | 23 | 27 | 24 | 17 | 5 |
2019 | 22 | 20 | — | — | — | 5 | |
2021 | 24 | 7 | 16 | — | — | — | 1 |