Константин Волков (1871)
Константин Волков (Константин Василий улы Волков, 24 февраль 1871, 1871[1] яки 24 февраль (8 март) 1871[2], Казан, Россия империясе — 28 июнь 1938[2], Ядернә, Ядернә районы, Чуаш Автономияле Совет Социалистик Республикасы, РСФСР, СССР) — РИ һәм СССР җәррахы, җәмәгать эшлеклесе, Чуаш АӨнең хезмәт каһарманы (1923), медицина фәннәре докторы (1935), Чуаш АССР ҮБК әгъзасы.
Константин Волков | |
---|---|
Туган | 24 февраль 1871, 1871[1] яки 24 февраль (8 март) 1871[2] Казан, Россия империясе |
Үлгән | 28 июнь 1938[2] Ядернә, Ядернә районы, Чуаш Автономияле Совет Социалистик Республикасы, РСФСР, СССР |
Ватандашлыгы | ![]() Россия империясе |
Әлма-матер | Мәскәү университетының медицина факультеты[d] |
Һөнәре | хирург |
Сәяси фирка | Советлар Берлеге коммунистик фиркасе |
Гыйльми дәрәҗә: | медицина фәннәре докторы[d] |
Биографиясе
- 1871 елның 24 февралендә Казан театры хезмәткәре гаиләсендә туган.
- 1897 елда Мәскәү университетының медицина факультетын тәмамлый һәм Мәскәү губернасының Богородское авылында земство табибы булып эшли, аннары Кырымда — Мисхорда, Кореизда, Гаспрада, анда Л.Н.Толстойны дәвалый.
- Кырымда А.П. Чехов, В.Г.Короленко, А.И.Куприн, А.М.Горький белән таныша.
- 1905-1906 еллар революцион хәрәкәттә катнашкан өчен, Волковны кулга алалар. 1907 елда Ядернә төрмәсенә ябыла.
- 1910-1911 елларда Подольск губернасы Браилов шәһәрендә Шикәр заводында табиб булып эшли.
- 1911 елда К.В. Волков Ядернә шәһәрендә завод хуҗалары-бертуган Таланцевлар чакыруы буенча Ядернә хастаханәсенең Земство табибы табиб булып эшли башлый. Монда 1913 елда аның инициативасы буенча хирургия һәм күз дәваханәсе ачыла, ул революциягә кадәр Чуашстанда беренче махсуслаштырылган дәвалау учреждениесе була.
- 1914 елда Волков армиягә алына һәм Беренче бөтендөнья сугышында катнаша.
- 1918 елда, Октябрь революциясеннән соң, ул яңадан Ядернә хастаханәсендә эшли башлый, шулай ук җәмәгать эшчәнлеге белән шөгыльләнә — өяз башкарма комитеты әгъзасы була, Чуаш АССРның сәламәтлек саклау өлкәсенең эффектив үсешен тәэмин итә.
- 1923 елда К.В. Волковка Чуаш Автономияле Республикасының Хезмәт Батыры исеме бирелә.
- Калган гомерен хирургик практикага, Сәламәтлек саклауны оештыруга һәм Чуашстанда социаль авырулар белән көрәшкә багышлый, медицинаның төрле тармакларында күп белгечләр әзерли.
- 50 дән артык фәнни мәкаләләр бастырган.
- 1935 елда диссертация якламыйча аңа медицина фәннәре докторы гыйльми дәрәҗәсе бирелә.
- 1925-1938 елларда Чуаш АССРның халык сәламәтлек саклау комитеты коллегиясенең даими әгъзасы, 1927 елдан — Чуаш АССР ҮБК әгъзасы.
- 1937 елда халык дошманы дип таныла: партиядән һәм Чуваш АССР ҮБК әгъзаларыннан чыгарыла.
- 1938 елның 28 июнендә Ядернә дәваханәсендә вафат була.
Хәтер
Ядернә район хастаханәсе (биредә үк сәнгать музее ачылган) һәм шәһәр урамнарының берсе аның исемен йөртә. Музей бинасында Волковка истәлек тактасы урнаштырылган.
Әдәбият
- Аминев А. М. Сельский хирург К. В. Волков (К 100-летию со дня рождения) // Хирургия. 1971, № 10.
- Алексеев В. А., Аминев А. М. Сельский врач. Чебоксары, 1977.
Сылтамалар
🔥 Top keywords: Баш битXXVIII гасыр (б. э. к.)Махсус:Соңгы үзгәртүләрМахсус:ЭзләүEva ElfieПроект:Вики-яз 2024АвтоградбанкҖәүдәт ХантимеровСергей Антипов (1949)Икенче бөтендөнья сугышыСергей СкрябинВикипедия:Җаваплылыктан баш тартуВикипедияСуваВикипедия:Эчтәлек17 июньАйдар ШәйхинВикипедия:КонтактларВикипедия:ЯрдәмВикипедия:Җәмгыять үзәгеВадим Захаров (1986)XXIX гасыр (б. э. к.)Марат ЯруллинЖасмин (җырчы)Ярдәм:Википедиягә рәхим итегез!XXVII гасыр (б. э. к.)XXX гасыр (б. э. к.)Чарльз ЧаплинВикипедия:ТасвирламаКорбан бәйрәмеEmmanuel MakronБашкортстанда татарларның хокукларын бозуПортал:Хәзерге вакыйгаларВикипедия:Turında1978 елның 31 августы вакыйгасыНаҗар НәҗмиТөркем:Википедия:Викиҗыентыкка мәкаләдә турыдан-туры сылтама булган мәкаләләр1022 елКүпер