Компьен солыхы (1918)
Беренче Компьен солыхы яки Компьен солыхы (1918), алман. Waffenstillstand von Compiègne, фр. Armistice de Rethondes — Антанта илләре белән Алмания арасындагы тынычлык килешүе. Әлеге солых белән Беренче бөтендөнья сугышы тәмамлана.
![](http://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/c/cd/Waffenstillstand_gr.jpg/220px-Waffenstillstand_gr.jpg)
Тарих
![](http://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/2/2f/Armisticetrain_%28slight_crop%29.jpg/220px-Armisticetrain_%28slight_crop%29.jpg)
1918 елның 11 ноябрендә Франциянең Компьен шәһәреннән ерак түгел урман эчендә урнашкан Ретонд станциясе янындагы тимер юл вагонында сугышта җиңелгән як — Алмания һәм сугышта җиңгән як — Антанта илләре (союздашлар) вәкилләре тарафыннан имзалана. Компьен солыхы бигрәк тә Франция өчен файдалы була.
Антанта ягыннан адмирал Уимисс (Бөекбритания) һәм маршал Фош (Франция), Алмания ягыннан генерал-лейтенант фон Винтерфельдт кул куя.
Килешү шартлары буенча,
- имза куелган көннән барлык урыннарда сугыш хәрәкәтләре туктатыла.
- Көнбатыш илләренең Алмания басып алган өлкәләреннән алман гаскәрләре чыгарыла.
- Көнчыгыш фронттагы алман гаскәрләре шулай ук Алмания территориясенә чыгарыла.
- Алманиянең Рейн яры буйлап җирләре коралсызландырыла.
- Алмания гаскәренең саны һәм кораллары сизелерлек киметелә.
- Алмания белән Австро-Венгриянең элек төзегән килешүләре көчен югалта дип табыла. Килешүнең әлеге пунктына таянып, Совет Россиясе 13 ноябрьдә үк Брест-Литовск килешүеннән баш тарта.
Чыганаклар
- Большая российская энциклопедия. В 30 томах. Том 15 (Ко-Кр). М.: НИ БРЭ, 2010. ISBN 978-5-85270-346-0
- Руссика. Школьная энциклопедия. Новейшая история. XX век. М.: «ОЛМА-ПРЕСС Образование», 2003. ISBN 5-94849-302-4
Моны да карагыз
Сылтамалар
Искәрмәләр
🔥 Top keywords: Баш битXXVIII гасыр (б. э. к.)Махсус:Соңгы үзгәртүләрМахсус:ЭзләүEva ElfieПроект:Вики-яз 2024АвтоградбанкҖәүдәт ХантимеровСергей Антипов (1949)Икенче бөтендөнья сугышыСергей СкрябинВикипедия:Җаваплылыктан баш тартуВикипедияСуваВикипедия:Эчтәлек17 июньАйдар ШәйхинВикипедия:КонтактларВикипедия:ЯрдәмВикипедия:Җәмгыять үзәгеВадим Захаров (1986)XXIX гасыр (б. э. к.)Марат ЯруллинЖасмин (җырчы)Ярдәм:Википедиягә рәхим итегез!XXVII гасыр (б. э. к.)XXX гасыр (б. э. к.)Чарльз ЧаплинВикипедия:ТасвирламаКорбан бәйрәмеEmmanuel MakronБашкортстанда татарларның хокукларын бозуПортал:Хәзерге вакыйгаларВикипедия:Turında1978 елның 31 августы вакыйгасыНаҗар НәҗмиТөркем:Википедия:Викиҗыентыкка мәкаләдә турыдан-туры сылтама булган мәкаләләр1022 елКүпер