Китапханә

Китапханә — басма һәм язма истәлекләрне саклаган, аларны ачык куллану мөмкинлеге булган махсус бина. Хәзерге вакытта китапханәләрдә шулай ук электрон язмалар сакланырга мөмкин.

Китапханә
Сурәт
Изгенең көне24 октябрь[1]
Оешма җиткәчесе вазыйфасыкитапханә мөдире[d]
Кайда өйрәнеләкитапханәчелек[d] һәм library assessment[d]
Эчтәлегебиблиотечный фонд[d] һәм library materials[d]
Үрнәк элементыЛауренциана китапханәсе[d], Британ китапханәсе[d], Ватикан китапханәсе[d], Нью-Йорк халык китапханәсе[d], Япониянең милли парламент китапханәсе һәм Александрия китапханәсе
Нинди вики-проектка керәПроект:Мирас институтлары[d]
WordLift сылтамасыdata.thenextweb.com/tnw/entity/library[2]
Берләшмәләреисемлекне карагыз[d]
Моның каршысыantilibrary[d]
Эпонимик төркемнәр төркемеТөркем:Китапханәләр буенча аталган төркемнәр[d]
 Китапханә Викиҗыентыкта
Британ музееның мәшһүр уку залы (1857 елда ачылган)

Китапханә төрләре

Милли китапханәнең максаты булып шушы дәүләттә чыгарылган, аңа берәр бәйләнеше яки укучыларның ихтыяҗы булган барлык әдәбиятның саклануын һәм укучыларга аларны уку өчен уңай шартларны тәэмин итү тора. Милли китапханәләрдә мөһим булган басмаларның иң кимендә бер данәсен булдыру өчен нәшер итүчеләргә басманың бер данәсен бу китапханәләргә җибәрү шарт буларак куела. Россиядә ике милли китапханә бар — берсе Мәскәүдә (Россия дәүләт китапханәсе), икенчесе Санкт-Петербургда (Россия милли китапханәсе).

Өлкә китапханәләре милли китапханәләрнең филиаллары ролен уйныйлар. Мондый китапханәләрнең булуы үзәктән еракта урнашкан регионнар өчен аеруча әһәмиятле. Урал һәм Себер өлкә китапханәләренә шулай ук басмаларның бер данәсе зарури рәвештә җибәрелергә тиеш.

Шулай ук киң кулланылышта булган әдәбият белән тәэмин итүче китапханәләр, уку йортлары китапханәләре, сукырлар өчен һәм махсус әдәбият (ноталар, дәүләт стандартлары, рәсми документлар һ.б.) саклаучы китапханәләр һ.б. була.

Китапханәләр тарихы

Беренче китапханәләр безнең эрага кадәр үк борынгы Көнчыгышта килеп чыга. Гадәттә беренче китапханә буларак б.э.к. 2500 елларда Вавилон шәһәре Ниппурда урнашкан балчык тактачыклар китапханәсе санала. Мисырда яңа патшалык чорында Рамзес II 20 000 папирусны бер урынга җыюга ирешә. Иң танылган борынгы чор китапханәсе — б.э.к. VII гасырда Әссүрия патшасының Ниневиядәге сараендагы чөй язулы балчык тактачыклар китапханәсе. Тактачыкларның төп өлеше хокукый мәгълүмат ташый.

Шулай ук заманында зур гыйлем үзәге булып б.э.к. III гасырда Александриядә патша Птолемей I тарафыннан төзелгән китапханә тора.

Дөньяда иң зур китапханәләр[3]

ИсемУрнашуыСаклау берәмлекләре саны
1Британия китапханәсе Бөекбритания, Лондон150 млн
2Конгресс китапханәсе АКШ, Вашингтон145 млн
3Нью-Йорк ачык китапханәсе АКШ, Нью-Йорк53,1 млн
4Россия дәүләт китапханәсе Россия, Мәскәү42,7 млн
5Россия милли китапханәсе Россия, Санкт-Петербург35,7 млн
6Милли парламент китапханәсе Япония, Токио, Киото35,6 млн
7Франция милли китапханәсе Франция, Париж31 млн
8Дания милли китапханәсе Дания, Копенһаген30,2 млн
9Кытай милли китапханәсе Кытай, Пекин27,8 млн
10Россия фәннәр академиясе китапханәсе Россия, Санкт-Петербург26,5 млн

Татар электрон китапханәләр

Искәрмәләр

  • Дөньда иң зур китапханәләр (рус википедиясе)
  • 🔥 Top keywords: Баш битXXVIII гасыр (б. э. к.)Махсус:Соңгы үзгәртүләрМахсус:ЭзләүEva ElfieПроект:Вики-яз 2024АвтоградбанкҖәүдәт ХантимеровСергей Антипов (1949)Икенче бөтендөнья сугышыСергей СкрябинВикипедия:Җаваплылыктан баш тартуВикипедияСуваВикипедия:Эчтәлек17 июньАйдар ШәйхинВикипедия:КонтактларВикипедия:ЯрдәмВикипедия:Җәмгыять үзәгеВадим Захаров (1986)XXIX гасыр (б. э. к.)Марат ЯруллинЖасмин (җырчы)Ярдәм:Википедиягә рәхим итегез!XXVII гасыр (б. э. к.)XXX гасыр (б. э. к.)Чарльз ЧаплинВикипедия:ТасвирламаКорбан бәйрәмеEmmanuel MakronБашкортстанда татарларның хокукларын бозуПортал:Хәзерге вакыйгаларВикипедия:Turında1978 елның 31 августы вакыйгасыНаҗар НәҗмиТөркем:Википедия:Викиҗыентыкка мәкаләдә турыдан-туры сылтама булган мәкаләләр1022 елКүпер