Керем

Керем, табыш — физик яки юридик зат белән, яки дәүләт белән билгеле бер вакыт аралыгында нинди дә булса эшчәнлек нәтиҗәсендә алынган акчалар яисә матди кыйммәтләр[1][2].

Кайбер илләрдәге бер кешенең өлешенә килгән уртача шәхси керем

Шәхси мәгънәсендә

Шәхси яктан караганда керемнәр дип дәүләт керемнәре, оешмалар керемнәре яки халыкның керемнәре аңлашыла:

  • Дәүләт керемнәре — салымнарны, пошлиналарны, түләүләрне, тышкы сәүдә операцияләрен, чит ил кредитларын, яки чит ил ярдәмен[2] алудан килә торган һәм дәүләт функцияләрен[1] гамәлгә ашыру өчен кулланыла торган керемнәр.
  • Оешмалар керемнәре — активлар (акча, башка мөлкәт) керү нәтиҗәсендә һәм (яки) бу оештырманың капиталын күбәйтугә китерә торган йөкләмәләрне түләү (әмма: катнашучыларның (мөлкәт милекчеләренең) кертемнәрне моңа кагылмай)[3] нәтиҗәсендә табышларның артуы. Гадәти эшчәнлек төрләренең керемнәренә товарларны һәм хезмәтләрне тормышка ашыру табышлары катнаша[3].
  • Халыкның керемнәреватандашларның, гайләләрнең һәм йорт хуҗалыкларының акча итеп алына торган шәхси табышлары. Аларга хезмәт хакы, пенсия, стипендия, әсбап, табыш, үз хуҗалыгында җитештерелгән товарны сатудан табыш, хезмәт күрсәтүгә түләү рәвешендә кергән акчалар, авторлык чыганаклары, шәхси милекне сатудан керем, яки аны вакытлы түләп яшәүгә, арендага[2] тапшырудан табыш.

Керем турында гомуми аңлау

Икътисад фәнендә универсаль һәм иң еш очрый торган керемгә билгеләмә менә бу:

Әлеге вакыт ичендәге керем — үзенең байлыгының кыйммәтен үзгәртмичә билгеле зат тотып бетерә ала торган акчалар кушымы[4].

Әлеге билгеләмә буенча, керем капиталның (яки байлыкның) хезмәте була. Бу француз икътисадчы Жак Рюэфның сүзләре буенча да раслана. Ул узенең «L'Ordre social» («Җәмәгать тәртибе») дигән китабында капитал дип хезмәт ясый ала торган теләсә нинди матди яки матди түгел объектны атый, ә (бер вакыт аралыгында капиталдан алынган) керем дип — капиталның, шушы вакыт ичендә китерә торган, хезмәтләр агымың атый. Рюэф капиталның (ул керемнең чыганагы) керемнән (ул агым) аерылып торуының мөһимлеген ассызыклый[5].

Искәрмәләр