Камыш

Камыш (лат. Scírpus, рус. камыш) — күрәннәр (рус. осоковые) гаиләләгенә керүче купьеллык, сирәк кенә берьеллык үләннәр ыругының су буе үсемлеге. Юеш урыннарда яки сулыклар янында үсә.

Камыш
Халыкара фәнни исем Scirpus L., 1753[1][2]
Таксономик ранг ыру[1]
Югарырак таксон осоковые[d]
Таксономик төр S. sylvaticus[d]
Шушы чыганакларда тасвирлана Энциклопедия природы Армении[d], Flora Reipublicae Popularis Sinicae, volume 11[d], The Domestic Encyclopædia; Or, A Dictionary Of Facts, And Useful Knowledge[d] һәм Армянская советская энциклопедия, том 8[d]
Нәрсәнең чыганагы bulrush[d][3]

 Камыш Викиҗыентыкта

Этимология

КАМЫШ «камыш; рогоз» ~ чув. хăмăш, хумăш < хомăш < болг. *һамыш > мар. амыж, амыш, омыш, удм.[4] камъж id. < гом. төрки камыш, кар., уйг., бор. төрки [5] qamuš, нуг., каз., к.-калп. камыс, як. хамыс, төркм. гамыш һ.б. id. М. Рясянен буенча, бор. төрки, уйг. кам-, кым- «тирбәлеп, җилфердәп тору, кымшау» (уйг. қамша-у) сүзеннән [6]. Безнеңчә, камыш сүзен камыл сүзеннән дип уйларга берни дә комачауламый. К. ш. ук уйг. қомуч «камыш» < бор. *қамулч (беренче иҗектә а > о икенче иҗектәге у тәэсиреннән, мондый регрессив ассимиляция уйг. теленә хас): *-лч > -ш төрки телләрдәге *-л > -ш күчешенең башлангыч этабын чагылдыра. К. Камыл.[7] Рус. камыш (< төрки) тур.[8]

Рус. сөйләшләрендәге камыш тур. к. Аникин: 252–253 (шунда ук әдәбият).

Дерив.: камышлы, камышлык.

Таралышы

Җир шары буйлап ~300 төре таралган. РФ территориясендә камышның 23 төре билгеле. Илнең Европа өлешендә һәм Көньяк Себердә урман камышы (Scirpus sylvaticus) һәм күл камышы (рус. куга, Scirpus lacustris) киң таралган.

Тасвирлама

Камыш сабагы өчкырлы яки цилиндр формасында, куе яшел төстәге яфраклары тәңкәсыман (үсемлек сабагы төбендә) яки озынча була. Сабагының биеклеге — 0,5 – 2,5 м. Чәчәкләре ике җенесле, кулчатыр яки суган башы шәкелендәге җимшәнгә җыелган башакларда урнаша. Җимешләре чикләвеккә охшаган.

Күл камышы сулыкларда 1 метр һәм түбәнрәк тирәнлектә куелык ясап үсә, торф ясалуга нигез була. РФ Европа өлешенең күп төбәкләрендә һәм Себернең көньягында диңгез буе камышы (Scirpus maritimus) үсә. Камышның кайбер төрләрен (РФдә күл һәм диңгез буе камышларына төрдәш) аерым төргә бүлеп карыйлар: Schoenoplektus, Bolboschoenus. Фәндә бөртеклеләр гаиләлегенә керүче күрән (рус. тростник) һәм җикәнлеләр гаиләлегенә керүче җикәнне (рус. рогоз) камыш белән бутау күренеше бар.

Зыяны

Диңгез буе камышы игелә торган басуларның чүп үләне булып исәпләнә.

Кулланылышы

Камыш — яр буйларын ныгытучы һәм сулыкларны саклаучы үсемлек. Кайбер төрләре (Scirpus lacustris, Scirpus sylvaticus) декоратив үсемлек буларак үрчетелә.

Камышның 3 метрга җитүче яфраксыз диярлек ботаклары үреп ясала торган әйберләр җитештергәндә, шулай ук төзү материалы, җылы саклый торган һәм төрү материалы буларак файдаланыла.

Диңгез буе камышы тамырларындагы бүлбе формасындагы үрентеләрне һәртөрле терлек малы яратып ашый. Шулай ук крахмал алырга да була. Борынгы заманнарда кипкән бүлбеләреннән он да ясаганнар.

Чыганаклар

  1. Большая российская энциклопедия. Т.12 (Исл – Кан). М.: Научное издательство Большая российская энциклопедия, 2008, С.659. ISBN 978-5-85270-4-9

Әдәбият

  1. Мәүлүдова Л. Г. Ботаника: Югары төзелешле үсемлекләр системасы: югары уку йортлары өчен дәреслек.

Сылтамалар

Логотип Викисловаря
Викисүзлектә мәкалә бар «камыш»

Искәрмәләр

  • 3,0 3,1 Behncke E. B. Baskets from Bulrushes // Design — 1941. — ISSN 0011-9253; 2375-0421doi:10.1080/00119253.1941.10741842
  • Насибуллин: 118
  • ДТС: 415–416
  • Räsänen 1969: 230
  • ЭСТЯ V: 249–250.
  • Фасмер II: 176.
  • 🔥 Top keywords: Баш битXXVIII гасыр (б. э. к.)Махсус:Соңгы үзгәртүләрМахсус:ЭзләүEva ElfieПроект:Вики-яз 2024АвтоградбанкҖәүдәт ХантимеровСергей Антипов (1949)Икенче бөтендөнья сугышыСергей СкрябинВикипедия:Җаваплылыктан баш тартуВикипедияСуваВикипедия:Эчтәлек17 июньАйдар ШәйхинВикипедия:КонтактларВикипедия:ЯрдәмВикипедия:Җәмгыять үзәгеВадим Захаров (1986)XXIX гасыр (б. э. к.)Марат ЯруллинЖасмин (җырчы)Ярдәм:Википедиягә рәхим итегез!XXVII гасыр (б. э. к.)XXX гасыр (б. э. к.)Чарльз ЧаплинВикипедия:ТасвирламаКорбан бәйрәмеEmmanuel MakronБашкортстанда татарларның хокукларын бозуПортал:Хәзерге вакыйгаларВикипедия:Turında1978 елның 31 августы вакыйгасыНаҗар НәҗмиТөркем:Википедия:Викиҗыентыкка мәкаләдә турыдан-туры сылтама булган мәкаләләр1022 елКүпер