Казанлык (Стара-Загора өлкәсе)

[4]

Казанлык
болг. Казанлък
БайракИлтамга
Нигезләнү датасы1300
Сурәт
Рәсми исемКазанлък[1] һәм Kazanlak[1]
Дәүләт Болгария
Нәрсәнең башкаласыКазанлык[d]
Административ-территориаль берәмлекКазанлык[d][1]
Сәгать поясыUTC+02:00 һәм UTC+03:00
Халык саны48 551 (15 март 2024)[2],
53 644 (15 март 2024)[2]
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек407 ± 1 метр
Кардәш шәһәрИскәндәрия[d], Верия[d], Фукуяма, Сен-Ерблен, Луксор[d], Тольятти, Ле-Гра, Наҗканижа, Кочани[d], Тырговиште[3] һәм Цзинань[d]
Нәрсә белән чиктәшТроян[d]
Мәйдан36 км²
Почта индексы6100
Рәсми веб-сайтkazanlak.bg
ҖаваплыПроект:Болгария[d][1]
Җирле телефон коды0431
Шәрәфле ватандашлар төркеме[d]
Объектның күренешләре өчен төркем[d]
Карта
 Казанлык Викиҗыентыкта

Казанлы́к (болг. Казанлък) — Болгария шәһәре. Стара-Загора өлкәсенең Казанлык общинасына керә.

Урнашуы

Казанлык шәһәре Казанлык казанлыгында, Стара-Платина тау сыртының көньяк битләвендә урнашкан[5].

Ил башкаласы София шәһәреннән 194 км көнчыгышка таба һәм Бургастан көнбатышка таба 185 км, Стара-Загорадан төньяк-көнбатышка таба 36 км, Пловдивтан төньяк-көнчыгышка таба 114 км һәм Варнадан көньяк-көнбатыш тарафта 320 км ераклыкта урнашкан.

Тарих

Гөлчәчәкләр музеендагы роза
Казанлык шәһәренең үзәк мәйданы

Казанлык шәһәре XV гасырда барлыкка килгән [5].

XVII гасырдан башлап роза мае җитештерү үзәге буларак билгеле [6].

1877-1878 еллардагы Рус-төрек сугышы(рус.) барышында Казанлык озак вакытлар хәрби хәрәкәтләр зонасы булып торган [5].

1901 елда шәһәрдә сәнгать галереясы һәм «Искра» тарихи музее(рус.) ачыла [5].

1918 елда «Кремона» кыллы музыка кораллары остаханасе ачылган (1944 елда аның нигезендә кыллы музыка кораллары фабрикасы төзелә) [6][7].

1924 елда Софиядән Казанлыкка «Арсенал» корал җитештерү заводы күчерелә.

1941 елда шәһәр читендә «Калвача» аэродромы җиһазландырыла.

1953 елда шәһәр халкы саны 20 мең тәшкил итә, бу вакытта шәһәрдә туку сәнәгате һәм эфир майлы культураларны (роза чәчәге) эшкәртү сәнәгате эшләгән [8].

1967-1969 елларда биредә роза маен җитештерү музее ачыла [5].

1969 елда шәһәр халкы саны 50 мең тәшкил итә, шәһәр икътисады нигезен машиналар эшләү (станоклар, гидравлика җиһазлары һ. б.), туку, агач эшкәртү һәм азык-төлек җитештерү сәнәгатьләре тәшкил итә.

1985 елда халык саны 61 мең тәшкил итә. Шәһәрдә машиналар төзү, туку һәм азык сәнәгате, шулай ук эфир майлары җитештерү предприятиеләре эшли [6].

2008 елда халык саны 52,8 мең кеше тәшкил иткән [5].

Туризм

Казанлык шәһәреннән ерак түгел урнашкан казанлыкта Стара-Планина таулары (Балкан таулары) итәгендә туристларга яхшы билгеле Гөлчәчәкләр (Розалар) үләне бар – ул Болгариянең мөһим туристлык объекты.

Истәлекле урыннар

  • «Чудомир» әдәби-сәнгать музее
  • «Шипка-Бузлуджа» милли паркы-музей
  • Фракия монастыре
  • Шипка (тау)
  • Бузлуджа түбәсе[9]

Даими уздырылучы чаралар

  • Розалар фестивале [10][11]
  • Халыкара фольклор фестивале
  • Чудомир тантаналары
  • Фракия патшалары үзәнендә бәйрәм

Туганлашкан шәһәрләре

ИлШәһәрЕл
МисырАлександрия2006
МисырЛуксор2006
ФранцияГрасс2004
ИранКашан2009
ФранцияСен-Ерблен2008
ГрецияВерия2001
РоссияТольятти1994
ЯпонияФукуяма1995
Төньяк МакедонияКочани2007
МаҗарстанНаҗканижа1970
РумынияТырговиште2004
КытайЦзинань2013

Галерея

Искәрмәләр

  • http://www.pmtgv.ro/anexaHCL110-2014.pdf
  • BG State e-Government Agency
  • 5,0 5,1 5,2 5,3 5,4 5,5 Казанлык // Большая Российская Энциклопедия / редколл., гл. ред. Ю. С. Осипов. том 12. М., научное издательство "Большая Российская Энциклопедия", 2008. стр.390-391
  • 6,0 6,1 6,2 Kazanluk // The New Encyclopedia Britannica. 15th edition. Micropaedia. Vol.11. Chicago, 1994. page 776
  • С. Дервентский. Мастера струнных инструментов // журнал «Болгария», № 6, 1955. стр.14-15
  • Казанлык // Большая Советская Энциклопедия. / редколл., гл. ред. Б. А. Введенский. 2-е изд. том 19. М., Государственное научное издательство «Большая Советская энциклопедия», 1953. стр.302
  • Архивированная копия. әлеге чыганактан 2014-10-29 архивланды. 2014-06-18 тикшерелгән. Официальный туристический портал Болгарии — Министерства экономики, энергетики и туризма
  • Култура и туризъм / Фестивал на розата 2014 / Община Казанлък
  • Karlovo.bg — Официален сайт на Община Карлово — Празник на Розата 31.05.2014
  • Сылтамалар

    🔥 Top keywords: Баш битXXVIII гасыр (б. э. к.)Махсус:Соңгы үзгәртүләрМахсус:ЭзләүEva ElfieПроект:Вики-яз 2024АвтоградбанкҖәүдәт ХантимеровСергей Антипов (1949)Икенче бөтендөнья сугышыСергей СкрябинВикипедия:Җаваплылыктан баш тартуВикипедияСуваВикипедия:Эчтәлек17 июньАйдар ШәйхинВикипедия:КонтактларВикипедия:ЯрдәмВикипедия:Җәмгыять үзәгеВадим Захаров (1986)XXIX гасыр (б. э. к.)Марат ЯруллинЖасмин (җырчы)Ярдәм:Википедиягә рәхим итегез!XXVII гасыр (б. э. к.)XXX гасыр (б. э. к.)Чарльз ЧаплинВикипедия:ТасвирламаКорбан бәйрәмеEmmanuel MakronБашкортстанда татарларның хокукларын бозуПортал:Хәзерге вакыйгаларВикипедия:Turında1978 елның 31 августы вакыйгасыНаҗар НәҗмиТөркем:Википедия:Викиҗыентыкка мәкаләдә турыдан-туры сылтама булган мәкаләләр1022 елКүпер