Ирнә (Зәй районы)

Ирнә рус. (Ирня) ― Татарстанның Зәй районы Яңа Спас авыл җирлегенә караучы, юкка чыгу стадиясендәге торак пункт (авыл). 2012 елның 1 гыйнварына 3 хуҗалыкта 6 кеше яшәгән [2].

Ирнә
Дәүләт Россия
Административ-территориаль берәмлекНовоспасское сельское поселение[d][1]
Почта индексы423535
Карта

География

Авыл Кече Ирнә елгасының Урман Зәе (Ирнә) елгасына кушылган урында, урман буенда, Зәй тимер юл станциясеннән 30 км көньяк-көнчыгышта, Яр Чаллы пристаненнән 90 км ераклыкта урнашкан [3].

Координаталар: киңлек 55.183755, озынлык 52.223077[4]

Демография

Халык саны[5]
19261938194919581970197919892002201020122017
37221217137157434[3]2106[2]7[5]

Төп халык: татарлар.

Климат

Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
ГыйФевМарАпрМайИюнИюлАвгСенОктНояДекЕл
-11.2 °C-11.1 °C-5.8 °C4.3 °C13.3 °C18.6 °C20.4 °C17.6 °C12 °C4.2 °C-5.1 °C-10.5 °C3.9 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[6]. Уртача еллык һава температурасы 3.9 °C.[7]

Тарих

Авылга 1926 елда хәзерге Зәй районы Федоровка (Пидәр) авылыннан күченеп утырган крестьяннар нигез салган. Әүвәлге исеме ― Ирнә поселогы (рус. поселок Ирнинский)[8]. Беренче күченеп утыручылар: И. Буханов, А. Чернов, А. Егоров һ. б.[5]. Авылга исем Ирнә елгасы буенча бирелгән.

Авыл 1918 елда төзелгән Яңа Спас авыл советына караган.

1930 елга кадәр Татарстан АССР Чаллы кантоны Яңа Спас волостенә керә. 1930 елның 10 августыннан ― Акташ, 1959 елның башыннан – Сарман, шул ук елның май аеннан (халык соравы буенча) ― Зәй, 1962 елның 1 ноябреннән ― Әлмәт, 1972 елдан ― Зәй районнарында[5].

Күмәк хуҗалыклар төзү башлангач, 1929―1930 елларда авылда «Алга» (Вперед) авыл хуҗалыгы артеле (колхоз) оештырыла (беренче рәисе итеп Андрей Чернов сайлана, 1935 елдан колхозны А. Пугачев җитәкли). Хезмәт ияләренең Зәй район советы башкарма комитетының 1950 елның 14 июлендәге 26нчы санлы беркетмәсе буенча, колхозга игенчелекне үстерү өчен 289 гектар сөрүлек һәм башка авыл хуҗалыгы җирләре беркетелгән.

Бөек Ватан сугышы елларында (1941―1945) авылдан фронтка киткән 19 кеше өйләнеп кайтмаган (һәлак булган яки хәбәрсез югалган) [2].

Күмәк хуҗалыкларны эреләндерү башлангач, 1950 елның июлендә «Алга» (Ирнә), «Кызыл сукачы» (Федоровка) һәм «Кызыл Ирнә» (Апач) авыл хуҗалыгы артельләрен берләштерәләр, яңа хуҗалыкка «Алга» исеме бирелә.

1950 елда 52 хуҗалыкта 193 кеше яшәгән.

1958 елның апрелендә «Алга» күмәк хуҗалыгы эреләндерелгән Чапаев исемендәге күмәк хуҗалыгына керә (үзәге Сармашбаш).

1963 елда Ирнә авылы Әлмәт районының «Правда» колхозына бирелә.

Мөстәкыйль хуҗалык итү мөмкинлеген югалткан авыл халкы тарала башлый.

1979 елдан авылның элекке күмәк хуҗалык җирләрендә Зәй политехника көллиятенең ярдәмче хуҗалыгы оеша[8].

1993 ел ахырында «Правда» колхозы «Бүсерәк» ЯАҖ итеп үзгәртеп корыла (АҖ рәисе ― С. С. Артамонычев)[9].

2002 елда авылда 2 кеше яшәве мәгълүм [8].

2012 елның 1 гыйнварына 3 хуҗалыкта 6 кеше яшәгән [2]. Хәзер авыл юкка чыгу стадиясендә.

Әдәбият

Сылтамалар

Искәрмәләр

🔥 Top keywords: Баш битXXVIII гасыр (б. э. к.)Махсус:Соңгы үзгәртүләрМахсус:ЭзләүEva ElfieПроект:Вики-яз 2024АвтоградбанкҖәүдәт ХантимеровСергей Антипов (1949)Икенче бөтендөнья сугышыСергей СкрябинВикипедия:Җаваплылыктан баш тартуВикипедияСуваВикипедия:Эчтәлек17 июньАйдар ШәйхинВикипедия:КонтактларВикипедия:ЯрдәмВикипедия:Җәмгыять үзәгеВадим Захаров (1986)XXIX гасыр (б. э. к.)Марат ЯруллинЖасмин (җырчы)Ярдәм:Википедиягә рәхим итегез!XXVII гасыр (б. э. к.)XXX гасыр (б. э. к.)Чарльз ЧаплинВикипедия:ТасвирламаКорбан бәйрәмеEmmanuel MakronБашкортстанда татарларның хокукларын бозуПортал:Хәзерге вакыйгаларВикипедия:Turında1978 елның 31 августы вакыйгасыНаҗар НәҗмиТөркем:Википедия:Викиҗыентыкка мәкаләдә турыдан-туры сылтама булган мәкаләләр1022 елКүпер