Имән

агач яки куак төре

Имә́н (лат. Quercus) — бүкчәләр семьялыгыннан агач яисә куак ыругы. 500 гә якын төре билгеле. Төньяк ярымшарның уртача һәм тропик поясларында таралган. ТР территориясендә бер төре - сабакчалы имән яки гади имән (Q. robur) үсә. 18-40 м биеклектәге яфрак коючан агач, кәүсә юанлыгы 1-1,5 м. Тамыр системасы үзәкле, 5 м га кадәр тирәнлеккә китә. Күп ботакланган, төзек булмаган ябалдашлы агач. Яфраклары калаксыман, ботакларның очында урнашкан. Чәчәкләре вак, җил белән серкәләнә, ата чәчәкләр - яшькелт, асылынып торучан озынча алкаларда, ана чәчәкләр - берле яки 2-3 ле, матур түгел, утырма яисә озынча чәчәк сабында. Җимеше тышына озынча буйлар төшкән коңгырт-көрән чикләвек, үз озынлыгының 1/3 е кадәр кәшәнкә белән әйләндереп алынган. Яфрак яру беләнбер үк вакытта, апрель ахырыннан июнь башына кадәр чәчәк ата. Җимешләре сентябрьдә өлгерә. Төптән чыккан үсентедән һәм коелган орлыклардан үрчи, чәчү культурасында чикләвеген чәчеп үстерәләр. Имән 400-500 ел, аерым агачлар 1000 елга кадәр яши. Чагыштырмача җылылык яратучы үсемлек.

Имән
Сурәт
Название с огласовкамиאַלוֹן
Халыкара фәнни исемQuercus L., 1753[1][2]
Таксономик рангыру[1]
Югарырак таксонбуковые[d]
Таксонның халык атамасыОшибка Lua в Модуль:Sources на строке 178: attempt to concatenate local 'letter' (a nil value).
Таксономик төрQ. robur[d]
Җимеш төреglans[d][7]
Нәрсәнең чыганагыимән[d], flavine[d][8] һәм имән чикләвеге[d]
Кышкы күренеше
GRIN URLnpgsweb.ars-grin.gov/gringlobal/taxonomygenus.aspx?id=10203[9]
 Имән Викиҗыентыкта
Имән

Чыганаклар

  • ТР Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе институты.