Илгиз Халиков

тел белеме галиме, ТР ФАнең Тел, әдәбият һәм сәнгать институты җитәкчесе

Илгиз Илдар улы Халиков (рус. Халиков Ильгиз Ильдарович; 27.08.1983, Стәрлебаш, Стәрлебаш районы, БАССР) — тел галиме, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсенең элеккеге башлыгы, 2024 елның июленнән — Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры[2][3], филология фәннәре кандидаты (2008).[4]

Илгиз Халиков
Туган телдә исем Илгиз Илдар улы Халиков
Туган 27 август 1983(1983-08-27) (40 яшь)
Стәрлебаш, БАССР, РСФСР, СССР
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Әлма-матер Башкорт дәүләт университетының Стәрлетамак филиалы, Тел, әдәбият һәм сәнгать институты һәм ТИСБИ
Һөнәре галим
Эш бирүче Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы һәм Тел, әдәбият һәм сәнгать институты
Гыйльми дәрәҗә: филология фәннәре кандидаты[d][1]

 Илгиз Халиков Викиҗыентыкта

Биографиясе

Илгиз Халиков 1983 елның 27 августында Башкортстанның Стәрлебаш районы Стәрлебаш авылында туган. «Татар һәм рус теле укытучысы» белгечлеге буенча Стәрлетамак дәүләт педагогия академиясен тәмамлаган.[2] 2005-2008 елларда Тел, әдәбият һәм сәнгать институты аспирантурасында укый,[4] 2008 елда анда филология фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсенә диссертация яклаган.[5]

2019 елда Татар Википедиячеләре белән очрашу

2016 елда «Белем бирүдә менеджмент» белгечлеге буенча Татар бизнеска ярдәм институты дипломын алган.[6]

КФУ студентлар шәһәрчегенең педагог-оештыручысы, административ-торак бүлеге начальнигы, урынбасары һәм директоры, «Ял» балалар һәм яшьләрнең сәламәтләнүен, ялын һәм мәшгульлеген оештыру буенча шәһәр үзәгенең «Восток» ДОЛ начальнигы, Казан шәһәре Совет районының 15 -нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең тәрбия эше буенча директор урынбасары булып эшләгән.[4]

2018—2019 елларда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф бүлеге башлыгы.

2019 елдан 2022 елга кадәр Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары вазифасын биләгән.

2022—2024 елларда ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе башлыгы.

2024 елның июленнән — Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры.[7][2]

Бүләк һәм премияләре

Филология фәннәре кандидаты (2008).

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының, ТР Мәдәният министрлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән.

Искәрмәләр

Сылтамалар

🔥 Top keywords: Баш битXXVIII гасыр (б. э. к.)Махсус:Соңгы үзгәртүләрМахсус:ЭзләүEva ElfieПроект:Вики-яз 2024АвтоградбанкҖәүдәт ХантимеровСергей Антипов (1949)Икенче бөтендөнья сугышыСергей СкрябинВикипедия:Җаваплылыктан баш тартуВикипедияСуваВикипедия:Эчтәлек17 июньАйдар ШәйхинВикипедия:КонтактларВикипедия:ЯрдәмВикипедия:Җәмгыять үзәгеВадим Захаров (1986)XXIX гасыр (б. э. к.)Марат ЯруллинЖасмин (җырчы)Ярдәм:Википедиягә рәхим итегез!XXVII гасыр (б. э. к.)XXX гасыр (б. э. к.)Чарльз ЧаплинВикипедия:ТасвирламаКорбан бәйрәмеEmmanuel MakronБашкортстанда татарларның хокукларын бозуПортал:Хәзерге вакыйгаларВикипедия:Turında1978 елның 31 августы вакыйгасыНаҗар НәҗмиТөркем:Википедия:Викиҗыентыкка мәкаләдә турыдан-туры сылтама булган мәкаләләр1022 елКүпер