Зәкуан Богданов
- Мәкалә
- Бәхәс
Зәкуан Богданов | |
---|---|
Туган телдә исем | Зәкуан Мөхәммәтсафа улы Богданов |
Туган | 14 март 1891(1891-03-14) РИ, Уфа губернасы, Бәләбәй өязе, Имай-Карамалы |
Үлгән | 22 февраль 1956(1956-02-22) (64 яшь) СССР, РСФСР, ТАССР, Казан |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | Русия империясе Русия империясе→ РСФСР РСФСР→ СССР |
Һөнәре | галим―вуз укытучысы |
Җефет | Рәкыя Терегегулова |
Балалар | улы Ревгат |
Бүләк һәм премияләре |
Зәкуан Богданов, Зәкуан Сафа (Мөхәммәтсафа) улы Богданов (1891 елның 14 марты, РИ, Уфа губернасы, Бәләбәй өязе, Имай-Карамалы ― 1956 елның 22 феврале, СССР, РСФСР, ТАССР, Казан) ― геодезия белгече, доцент, төрле елларда «Галия» мәдрәсәсе, Казан коммуналь төзелеш институты, КДУ һәм КДПИ укытучысы, югары мәктәп өчен яңалифтә язылган бердәнбер геодезия дәреслеге авторы.
1891 елның 14 мартында (вариант: октябрендә[1]) Уфа губернасы Бәләбәй өязе (хәзерге БР Дәүләкән районы) Имай-Карамалы авылында туган. Ерак бабасы җирсез калган морза Имаметдин (Имай) Богданов Пенза губернасыннан Бәләбәй өязенә күчеп килгән һәм яңа авылга нигез салган. Атасы — хаҗи Мөхәммәтсафа 1930-елларда Казакъстанда вафат.[2].
Закуан туган авылы мәдрәсәсен тәмамлый, аннан Уфага китә, анда реаль училищега укырга керә. 1914—1918 елларда — Уфа землемер училищесы студенты.
1915—1918 елларда, училищеда укыган чорда «Галия» мәдрәсәсендә математика укыта. Галимҗан Ибраһимов белән бергә эсерлар партиясенә керә.
1918—1922 елларда — Себер авыл хуҗалыгы институты (хәзерге Омск дәүләт аграр университеты, Омск шәһәре) студенты.
1922—1924 елларда — БАССР җир эшләре халык комиссарлыгында (Башнаркомзем, Уфа шәһәре) землеустроитель һәм урманчы ярдәмчесе.
1924—1925 елларда ― Уфа землеустройство техникумы укытучысы.
1926—1928 елларда — Казан авыл хуҗалыгы һәм урманчылык институты студенты. Шул ук институтта земледелие фәненнән укыта.
1925—1931 елларда — Казан җир төзелеше техникумында укытучы һәм укыту бүлеге мөдире.
1926—1930 елларда — Казан урманчылык техникасы институтының геодезия кафедрасы ассистенты.
1929—1930 елларда — Казан политехника институтының геодезия буенча ассистенты.
1931-—1941 елларда Казан коммуналь төзелеш институтында (ябылганчы) доцент дәрәҗәсендә (1934 елда бирелә) геодезия кафедрасы мөдире булып эшли, 1935—1940 елларда — төзелеш факультеты деканы.
1941—1946 елларда — КДУда геодезия буенча доцент, бер үк вакытта КДПИда өч ел дәвамында декан булган.
1946 елда Казан коммуналь төзелеш институты яңадан торгызыла. Богданов бирегә элеккеге вазыйфасына әйләнеп кайта, 1946——1956 елларда — геодезия кафедрасы мөдире, 1946—1952 елларда — төзелеш факультеты деканы. Ул монда гомеренең соңгы көннәренә кадәр эшли.
Закуан Сафа улы Богданов – берничә фәнни эшнең авторы. Фәнни мәнфәгатьләр өлкәсе – IV класслы нивельләштерү мәсьәләләрен тикшерү.
1935 елда ул төрки дөньяда беренче һәм бердәнбер яңалифтә геодезия дәреслеге яза (Bogdanof Z. S. Geodezia – Kazan, 1935). Ул татар телендә бик күп геодезия, математика терминнарын әйләнешкә кертә.
1956 елның 22 февралендә вафат була һәм Казан шәһәренең Татар зиратында җирләнә.
Хатыны Рәкыя Мортаза кызы Еникеева (әнисе буенча) һәм Терегулова (әтисе буенча). Рәкыя Терегулованың туганнары ― профессорлар Әбүбәкер Терегулов, Гыйниятулла Терегулов, туганнан туганы — татар әдәбияты классигы Әмирхан Еники (Еникеев).
Улы Ревгат Казан медицина университетының физиология кафедрасы доценты булып эшләгән[3].