Ельник районы
Ельник районы (эрз. Кузбуе, мукш. Ельниконь аймак, рус. Ельниковский район) — Мордовия Республикасында муниципаль район. Мордовия Республикасының төньяк-көнбатыш өлешендә урнашкан. 1928 елда оештырыла. Мәйданы – 1056 км². Халкы — 12147 кеше (2009), шул исәптән 1140 татар.
Ил | |
---|---|
Статус | |
Республика | |
Административ үзәк | Ельник |
Нигезләү датасы | |
Район башлыгы | Гулькина Татьяна Гаврила кызы[1] |
Халык саны (2010) | 11 995 кеше |
Мәйдан | 1056,05 км²[2] |
Автомобиль номерлар коды | 13 |
http://www.e-mordovia.ru/combo/view/92 | |
Үзәге — Ельники авылы (Саранск шәһәреннән 137 км төньяк-көнбатыштарак). Төп милләтләр — мукшылар, руслар, татарлар.
Районның көньяк өлешеннән Мокша елгасы ага. Якынча дүрттән бер өлеш территорияне урманнар биләп тора, 45%ны игеннәр били.
Тарихи белешмә
Ельники районы территориясенә Алтын Урда татарлары 13 йөз ахырында урнаша башлый, һәм алар Мукшы елгасы буендагы эре җир биләмәләрен акрынлап үз кулларына туплый. 15 йөз башында җирле татар феодаллары рус подданныйлыгын ала. 16-17 йөзләрдә күп кенә кырлар-басулар һәм монда яшәүче крәстияннәр (шул исәптән руслар һәм мордвалар) хәрби хезмәт өчен түләү сыйфатында татар бәкләренә һәм морзаларына таратыла. Иң атаклы алпавытлар арасында Дәүләткилдиевләр, Чегодаевлар, Кугушевлар кебек кенәзләр бар. 1710-20 елларда төбәктә православие динен кабул итәргә теләмәгән татар феодаллары җирләрен тартып алу, 1740-50 елларда халыкны көчләп христианлаштыру кампанияләре уза. 18 йөз ахырында Ельники районы территориясендә 3 татар һәм 2 рус-татар торак пункты була. 20 йөз башында 4 мәчет (Акчеево, Верзляй, Вәчи, Ликенье авылларында) һәм 3 мәктәп эшли.
Халык
1959[3] | 1970[4] | 1979[5] | 1989[6] | 2002[7] | 2010[8] |
---|---|---|---|---|---|
21 318 | 22 636 | 18 033 | 15 842 | 13 359 | 11 995 |
Демография
Халык саны | |||||||||
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
1970[9] | 1979[9] | 1989[9] | 2002[9] | 2009[10] | 2010[9] | 2011[11] | 2012[12] | 2013[13] | 2014[14] |
22 636 | ↘18 133 | ↘15 928 | ↘13 359 | ↘12 102 | ↘11 995 | ↘11 896 | ↘11 533 | ↘11 190 | ↘10 817 |
2015[15] | |||||||||
↘10 558 |
Милли состав
Милләт | 2002[16] | 2010[17] |
---|---|---|
руслар | 63,1% | 49,8% |
мордва | 30,4% | 43,9% |
татарлар | 5,9% | 5,8% |
Татар авыллары
Татарлар Күгеш (224 кеше), Чүри (120), Ликинье (43), Зур Мордва Пошаты (331), Яңа Кадыш (73), Лобановка (80), Вәчи (62) авылларында яши. Районның 2 урта (Мордва Пошаты, Күгеш (Акчеево) авылы һәм 2 башлангыч (Вәчи, Чүри авылы) мәктәбендә татар теле укытыла. 5 татар авылында (Чурино, Акчеево, Яңа Кадыш, Вачеевка, Лобановка) мәчет эшли.
Танылган шәхесләр
- Зариф Мещеров (Күгеш), Дан орденының тулы кавалеры.
- Камил Таңгалычев (1968, Күгеш), Мордовиянең халык шагыйре, публицист, Мордовия дәүләт премиясе лауреаты.
Искәрмәләр
Чыганак
- Татар энциклопедиясендә Ельники районы 2016 елның 4 март көнендә архивланган.