Дүртөйле
Дүртөйле (баш. Дүртөйлө, рус. Дюртюли, чир. Дöртыльö) шәһәре — Башкортостанның Дүртөйле районы үзәге. 2009 елның 1 гыйнварына 31899 кеше яши.[21] Агыйдел елгасы буена урнашкан
Дүртөйле | |
баш. Дүртөйлө | |
Илтамга | |
Нигезләнү датасы | 1795 |
---|---|
Рәсми исем | Дүртөйлө |
Рәсми тел | башкорт теле һәм рус теле |
Дәүләт | Россия |
Нәрсәнең башкаласы | Дүртөйле районы һәм Городское поселение город Дюртюли[d][1] |
Административ-территориаль берәмлек | Городское поселение город Дюртюли[d][1] |
Сәгать поясы | UTC+05:00 |
Халык саны | 4500 (1939)[2], 4744 (1959)[3], 14 264 (1970)[4], 19 646 (1979)[5], 25 264 (1989)[6], 27 100 (1992)[2], 29 700 (1996)[2], 30 200 (1998)[2], 30 600 (2000)[2], 30 600 (2001)[2], 29 984 (2002)[7], 30 000 (2003)[2], 30 400 (2005)[2], 30 700 (2006)[2], 31 000 (2007)[2], 31 665 (2008)[8], 31 403 (2009)[9], 31 274 (2010)[10], 31 300 (2011)[2], 31 217 (2012)[11], 31 152 (2013)[12], 31 152 (2014)[13], 30 943 (2015)[14], 30 986 (2016)[15], 30 858 (2017)[16], 30 969 (2018)[17], 30 912 (2019)[18], 31 021 (2020)[19], 31 185 (2021)[20] |
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек | 100 метр |
Почта индексы | 452320 |
Рәсми веб-сайт | admdurtuli.ru |
Беренче язма телгә алу | 1722 |
Җирле телефон коды | 34787 |
Дүртөйле Викиҗыентыкта |
Тарихи мәгълүматлар
Дүртөйле торак урыны буларак беренче кат 1795 елда искә алына. Биредә ул вакытта Трапезников, Дьяконов, ике Чистяков яшиләр. Дүрт йорттан торган авылга якын-тирәдәге татарлар «Дүртөйле» дип ат кушканнар.
19 гасыр уртасында, уңайлы, Агыйдел суы өстендә урнашканга күрә Дүртөйле үсеп китә һәм су юлы белән йөкләрне ташу ноктасына әйләнә. Совет чорында район үзәге булып китә. Аның чикләре Татарстанга терәлә, 1935 елда Илеш районы җирләре бүлеп чыгарыла. 1964 елдан — штп, 1989 елдан — шәһәр.
Атаклы кешеләр
- Эдуард Әгъзами, журналист
Социаль тармак
Шәһәрдә 6 тулы урта мәктәп, шул исәптән өч гимназия. 2005 елда, җирле халыкның мәнфәгатьләре белән исәпләшмичә, Дүртөйледә 260 урынга исәпләнгән интернат төрендәге Башкорт гимназиясе ачыла.
Тарих-төбәкне өйрәнү музее, 3 китапханә, 4 хастаханә, «Агыйдел» санаторий-профилакторие, «Венеция» санаторий-профилакторие, «Акчарлак»балалар җәйләве.[22]
Икътисад
Җирле сәнәгать авыл хуҗалыгы чималын, нефть чыгару, төзелеш материаллары җитештерүгә, табигый газны кууга корылган.
Матбугат
“Юлдаш” иҗтимагый-сәяси газетасы. Татар һәм рус телләрендә чыга.[23] Җирле телевизия (МАУ ДЮРТЮЛИ — ТВ РБ) татар, башкорт һәм рус теләрендә тапшырулар әзерли.
Демография
1939[2] | 1959[3] | 1970[4] | 1979[5] | 1989[6] | 1992[2] | 1996[2] | 1998[2] | 2000[2] | 2001[2] |
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
4500 | ↗4744 | ↗14 264 | ↗19 646 | ↗25 264 | ↗27 100 | ↗29 700 | ↗30 200 | ↗30 600 | →30 600 |
2002[7] | 2003[2] | 2005[2] | 2006[2] | 2007[2] | 2008[8] | 2009[9] | 2010[10] | 2011[2] | 2012[11] |
↘29 984 | ↗30 000 | ↗30 400 | ↗30 700 | ↗31 000 | ↗31 665 | ↘31 403 | ↘31 274 | ↗31 300 | ↘31 217 |
2013[12] | 2014[13] | 2015[14] | 2016[15] | 2017[16] | 2018[17] | 2019[18] | 2020[19] | 2021[20] | |
↘31 152 | →31 152 | ↘30 943 | ↗30 986 | ↘30 858 | ↗30 969 | ↘30 912 | ↗31 021 | ↗31 185 |
Милли состав: күпчелеге татарлар (26 мең), азмы-күпме күләмдә руслар (2900 кеше), чирмешләр (480 кеше). Башкортлар юк. Татар теле өстенлек итә.
Дин
- «Мирас» мәчете (Ленин ур., 15)
- 1нче мәхәллә мәчете (Чеверев ур., 31)
- Православие
- Протестантлык
- Инҗил инануы христианнарының бәйсез чиркәүләре ассоциациясе
- «Яңа Гаһед» чиркәве (Ленин ур., 32)
- Инҗил инануы христианнарының бәйсез чиркәүләре ассоциациясе
Искәрмәләр
Сылтамалар
- Совет муниципальных образований Республики Башкортостан.
- Совет муниципальных образований Республики Башкортостан.
- Сайт города Дюртюли 2011 елның 6 гыйнвар көнендә архивланган.
- Сайты Администраций муниципального района Дюртюлинский район 2011 елның 12 июнь көнендә архивланган.