Дилүс Хуҗәхмәтов

Дилүс Хуҗәхмәтов, Дилүс Дамир улы Хуҗәхмәтов (1987 елның 29 августы, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Чаллы) — курчак театры актеры, 2002 елданЯр Чаллы курчак театрында, 2012 елданТатар дәүләт «Әкият» курчак театрында хезмәт итә. Татарстанның атказанган артисты (2018). «Тантана» (2011, 2015, 2019, 2021, 2022, 2024) һәм «Алтын битлек» (2024) премияләре лауреаты.

Дилүс Хуҗәхмәтов
рәсем
Туу датасы:

29 август 1987(1987-08-29) (36 яшь)

Туу җире:

ССРБ, РСФСР, ТАССР, Яр Чаллы

Һөнәре:

курчак театры актеры

Гражданлыгы:

ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ

Активлык еллары:

2002х. в.

Бүләк һәм премияләр:

«Тантана» премиясе - 2011«Тантана» премиясе - 2015«Тантана» премиясе - 2019«Тантана» премиясе - 2021«Тантана» премиясе - 2022«Тантана» премиясе - 2024
«Алтын битлек» премиясе - 2024ТР атказанган артисты - 2018

Дилүс Хуҗәхмәтов
Тышкы рәсемнәр
Яр Чаллы курчак театрында уйнаган рольләре.

Тәрҗемәи хәле

1987 елның 29 августында Чаллыда туган. Туган шәһәрендә 7нче музыка лицееның театр бүлеген (бик яхшы билгеләргә), Чаллының 52нче татар мәктәбенең тугыз классын тәмамлаган (2002). 14 яшеннән һөнәри театр дөньясына кереп киткән — Чаллы дәүләт курчак театрында эшли башлаган: башта сәхнә машинисты, тавыш операторы, соңрак — актер[1]. «Курчак театры актеры» белгечлеге буенча Казан театр укуханәсен (2015, читтән торып), Социаль һәм гуманитар белемнәр институтының икътисад факультетын тәмамлаган. Ун ел Яр Чаллы курчак театрында эшләгән. 28 спектакльдә 60 роль башкарган[2].2012 елданИлдус Зиннуров чакыруы буенча, Казанда, Татар дәүләт «Әкият» курчак театрында хезмәт итә. Театр коллективы белән РФ төбәкләрендә, якын һәм ерак чит илләрдә гастрольләрдә, курчак театрларының халыкара фестивальләрендә катнаша: «Оренбургский арбузник» (Ырынбур), «Радуга» (Самар), «Серебряный осетр» (Волгоград), «ЛИКУРИЧ-65» (Кишинев, Молдова), «И-Волга» (Тольятти), II Баку халыкара курчак театрлары фестивале (2013, Баку, Азәрбайҗан), II «Театральное Поволжье» -«Ниточка» Идел буе округы курчак театрлары фестивале (2014, Уфа), VII «Белгородская забава» халыкара фестивале (2015, Белгород) һ. б.

Башкарган рольләре

Казан мэры Илсур Метшин белән. 2018
  • Булат — «И, сөйкемле Шүрәле» Гөлшат Зәйнашева
  • Илшат, малай — «Кәкрүшкә» Ренат Харис
  • Шүрәле — «Кыш бабай бүләкләре» Н. Абрамцева
  • Кырмыска — «Җырлап узган җәй» Нәби Дәүли
  • Бабай — «Кәҗә белән Сарык» Габдулла Тукай
  • Нихати — «Ана күзләре» Зиннур Думави (япон әкияте буенча)
  • Котбетдин — «Котбетдин маҗаралары» Н. Гернет
  • Лачын — «Таңга - Чулпан, айга – Зөһрә» Зөлфәт
  • Кенәз Вано Пантиашвили — «Ханума» А. Цагарели
  • Гудвин — «Зөбәрҗәт шәһәр тылсымчысы» А. Волков
  • Пацюк, Чуб — Раштуа алды төне – Николай Гоголь һ. б.

Тавыш яздыру

«Шаян» телеканалыннан барган бик күп популяр мультфильмнарны татарча сөйләштерүче актер — «Кечкенә викинг Вик»та Хал, Снуре, Свен, Джурей, Урби, Горн, Фекс, Ульме Покслар, «Тычкан абый дәресләре»ндә Профессор Квиз, Лаборант Чейзилар аның тавышы белән сөйләшә[3].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

«Тантана» премиясе

Д. Хуҗәхмәтов чит шәһәрләрдә үткән фестивальләрдә «Иң яхшы ир-ат роле» төрендә җиңүләр яулап кайта:

Гаиләсе

Хатыны — Лилия, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлаган (Наилә Гәрәева курсы). Чаллы курчак театрында оештыручы-педагог булып эшләгән. 2011 елда өйләнешкәннәр. Улы Кәрим, кызы Мәликә.

Искәрмәләр

Әдәбият

  1. Лилия һәм Дилүс Хуҗиәхмәтовлар: Фатир булганны көтсәң, баласыз картаясың. «Гаилә һәм мәктәп», 2016 ел, март.

Сылтамалар

Моны да карагыз