Гүзәл Шакирҗанова
театр актрисасы (Казан, Татарстан, Россия)
Гүзәл Шакирҗанова, Гүзәл Рәшит кызы Шакирҗанова (рус. Гузель Рашитовна Шакирзянова, 1974 елның 28 апреле, СССР, РСФСР, ТАССР, Казан) ― театр һәм кино актрисасы, 1997 елдан Казан яшь тамашачы театры артисты, Татарстанның атказанган һәм халык (2024) артисты.
Гүзәл Шакирҗанова | |
![]() | |
Туганда бирелгән исеме: | Гүзәл Рәшит кызы Шакирҗанова |
---|---|
Туу датасы: | |
Туу җире: | |
Һөнәре: | драма актеры |
Гражданлыгы: | |
Активлык еллары: | 1997 ― х. в. |
Бүләк һәм премияләр: |
Тәрҗемәи хәле
1974 елның 28 апрелендә Казанда туган. Ш. Биктимеров исемендәге Казан театр училищесын (1996, педагоглары В. В. Кешнер һәм Ю. И. Карева) һәм Н. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясен (2002) тәмамлаган. Өстәмә белем сыйфатында актриса Казан музыка училищесының хор бүлеген тәмамлаган һәм фортепианода уйный белә[1].
1997 елдан Казан яшь тамашачы театры труппасында[2].
Башкарган рольләре
- Казан яшь тамашачы театры
- Перетта ― «Инеш янында сусау» Ю. Эдлис, режиссеры Т. М. Корнишина
- Француз принцессасы ― «Мәхәббәтнең уңышсыз тырышлыгы» У. Шекспир, режиссеры Е. В. Казанцев
- Айсылу, Айсылуның дусты ― «Кырлай авылыннан Айсылу» Ә. Гадел, режиссеры Е. В. Казанцев
- Фея ― «Фея бүләге» Ш. Перро, режиссеры Е. В. Казанцев
- Мальвина ― «Буратино маҗаралары» А. Толстой, режиссеры Г. З. Цхвирава
- Ортензия ― «Трактирчы хатын» К. Гольдони[d], режиссеры А. Ларин
- Елена Андреевна ― «Ваня дәдәй» А. П. Чехов, режиссеры Г. З. Цхвирава
- Генендель ― «Тойбеле һәм аның җене» И. Башевис-Зингер, И. В. Фридман, режиссеры Г. З. Цхвирава
- Эльвира ― «Дон Жуан» Ж.- Б. Мольер, режиссеры Ф. Р. Бикчәнтәев
- Купедагы 3нче пассажир ― «Профиль һәм анфас» В. М. Шукшин, режиссеры Г. З. Цхвирава
- Риккиның әнисе ― «Рикки-Тикки-Тавиның бөек сугышы» Р. Киплинг, режиссеры Г. З. Цхвирава
- Василиса ― «Ике өрәңге» Е. Шварц, режиссеры Г. З. Цхвирава
- Казиля ― «Бәхет кәрваны» Ә. Гадел, режиссеры А. Ә. Зарипов
- Алып баручы ― «Үз хәтереңдә кунакта» Г. Р. Шакирҗанова, Д. Л.Язов сценарие буенча хәрби-патриотик спектакль, режиссерлары Г. Р. Шакирҗанова, Д. Л. Язов
- Надя ― «Сугышка орыну» В. Розов[d], А. Воронин, режиссеры А. В. Калиничев
- Уна ― «Минем яраткан баш сөягем» М. Макдонах[d], режиссеры В. Б. Чигишев
- Зорька, сыер ― «Үтә гади тарих» М. Ладо[d] пьесасы буенча, режиссеры В. Б. Чигишев
- Феня ― «Кар кызы» М. Бартенев[d], режиссеры В. Б. Чигишев
- Күбәләк, Соры корт ― «Нечкәбил» Ә. Гадел пьесасы буенча, режиссеры В. Б. Чигишев
- Грета ― «Пыяла кеше турында әкият» М. Меркушин инсценировкасы, режиссеры Е. В. Казанцев
- Клеопатра Максимовна ― «Семен Семеновичны юксыну» Н. Эрдман пьесасы буенча, режиссеры Т. Р. Имаметдинов (2016)
- Хикәяче ― «Миңа диңгез капитаны кирәк» вербатимы, режиссеры Т. Р. Имаметдинов (2016)
- Төлке ― «Теремок» (рус халык әкияте)
- Кытай хатын-кызы ― «Оскар һәм алсу әни» Э.-Э.Шмитт[d], режиссеры В. Б. Чигишев
- Пионова ― «Бальзаминовның өйләнүе» А. Н. Островский, режиссеры В. Б. Чигишев
- Лилия Петровна ― «Төньяк балкышы» И. Васьковская[d]
- Ат, Ай ― «Бөкре ат» П. Ершов[d]
- Мария Евгеньевна Белорецкая, урам себерүче (элекке француз теле укытучысы) – «Өлкәннәр өчен кышкы әкият» М. Меркушин
- Королева-ана ― «Тылсымлы патшалык сере» Э. Несбит[d]
- Ана ― «Ибраһим әфәнде» Э.-Э. Шмитт
- Кыз ― «Уенчылар» Н. В. Гоголь
- Донна Роза ― «Исәнмесез, мин сезнең түтиегез!» Б. Томас[d]
- Капитанша, диңгез мәчесе ― «Күңелле Роджер» Д. Х. Сәлимҗанов
- Испан хатын-кызы ― «Кыргый» Һ. Х. Андерсен
- Мәче ― «Мәче йорты» С. Маршак
- Аксак ― «Джельсомино ялганчылар илендә» Д. Родари[2] һ. б.[3]
Фестивальләрдә катнашу
- 2018 – II Халыкара «Буа ― диалог киңлеге» театр фестивале (Буа шәһәре) «Ибраһим әфәнде» спектаклендә Ана ролендә (Э. – Э. Шмитт, режиссеры Илгиз Зәйниев).
Фильмография
- 2010 ― «Брелок» (кыска метражлы фильм, режиссер Илдар Ягъфәров) [4][5]
- 2018 – Ана – «Су анасы» (Каюм Насыйри һәм Габдулла Тукай әсәрләре мотивлары буенча фэнтези; режиссер Алексей Барыкин; Алексей Барыкинның киноширкәте) [6][7]
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- Татарстанның атказанган артисты
- 2024 ― Татарстанның халык артисты ― күпьеллык нәтиҗәле иҗат эшчәнлеге һәм театр сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткәне өчен[8][9]
Шәхси тормышы
Баласы.
Искәрмәләр
Сылтамалар
- Гузель Шакирзянова. Казанский государственный ТЮЗ
- Гузель Шакирзянова о своих знаковых ролях. YouTube видео, 9:32
🔥 Top keywords: Баш битXXVIII гасыр (б. э. к.)Махсус:Соңгы үзгәртүләрМахсус:ЭзләүEva ElfieПроект:Вики-яз 2024АвтоградбанкҖәүдәт ХантимеровСергей Антипов (1949)Икенче бөтендөнья сугышыСергей СкрябинВикипедия:Җаваплылыктан баш тартуВикипедияСуваВикипедия:Эчтәлек17 июньАйдар ШәйхинВикипедия:КонтактларВикипедия:ЯрдәмВикипедия:Җәмгыять үзәгеВадим Захаров (1986)XXIX гасыр (б. э. к.)Марат ЯруллинЖасмин (җырчы)Ярдәм:Википедиягә рәхим итегез!XXVII гасыр (б. э. к.)XXX гасыр (б. э. к.)Чарльз ЧаплинВикипедия:ТасвирламаКорбан бәйрәмеEmmanuel MakronБашкортстанда татарларның хокукларын бозуПортал:Хәзерге вакыйгаларВикипедия:Turında1978 елның 31 августы вакыйгасыНаҗар НәҗмиТөркем:Википедия:Викиҗыентыкка мәкаләдә турыдан-туры сылтама булган мәкаләләр1022 елКүпер