Галимҗан Баруди

күренекле дин галиме, мәшһүр җәмәгать эшлеклесе, педагог

Галимҗан Баруди (Галимҗан Мөхәммәтҗан улы Галиев; 17 февраль 1857, Кече Кавыл, Казан өязе, Казан губернасы, Россия империясе – 6 декабрь 1921, Мәскәү, РСФСР) – күренекле дин галиме, мәшһүр җәмәгать эшлеклесе, педагог.

Галимҗан Баруди
Туган телдә исем Галимҗан Мөхәммәтҗан улы Баруди (Галиев)
Туган 17 февраль 1857(1857-02-17)
Казан өязе, Кече Кавал авылы
Үлгән 6 декабрь 1921(1921-12-06) (64 яшь)
Мәскәү, РСФСР
Күмү урыны Яңа бистә зираты
Яшәгән урын Галиев йорты[1]
Милләт татар
Ватандашлыгы Россия империясе
Һөнәре укытучы, сәясәтче, җәмгыять эшлеклесе, дин галиме
Сәяси фирка Иттифак әл-Мөслимин
Ата-ана
Кардәшләр Габдрахман Баруди һәм Салихҗан Баруди

 Галимҗан Баруди Викиҗыентыкта

Тәрҗемәи хәле

Галимҗан Мөхәммәтҗан улы Баруди (Галиев) 1857 елның 17 февралендә Казан өязенең Кече Кавал авылында сәүдәгәр Мөхәммәтҗан Галиев гаиләсендә туа. Өч елдан гаилә Казанга күчеп килә.

1862 елда Галимҗанны Казанда мәдрәсәгә укырга бирәләр. 1875 елда ул укуын дәвам итәргә Бохарага китә.

1882 елда Г.Баруди, Казанга кайткач, дүртенче мәхәллә мәчетенә икенче мулла итеп билгеләнә. Кыска гына вакыт эчендә ул танылып өлгерә. Тиздән мөселманнарның Диния идарәсе аны имам итеп билгели һәм ул мәдрәсә ачарга рөхсәт ала.

1882 елда Г.Баруди мәдрәсә ача, ул анда җәдитчә укыта, әтисенең хөрмәтенә мәдрәсәгә “Мөхәммәдия” исеме бирелә. Мәдрәсә Россиядә мөселманнарның иң зур һәм дәрәҗәле уку йортына әверелә.

1905 елга кадәр Г.Баруди үзен тулысынча педагогик эшчәнлеккә багышлый. Ул дәреслекләр яза һәм бастырып чыгара, Мөхәммәдия мәдрәсәсендә укыта, аның биналарын киңәйтү һәм төзекләндерү белән шөгыльләнә, уку-укыту программасын яңарта һәм камилләштерә. Бу елларда мәдрәсә безнең төбәктә җәдитчә белем бирүче иң эре үзәкләрнең берсенә әверел

1906 елда Казанда Г.Баруди мөхәррирлегендә «Әд-дин вәл-әдәб» («Дин вә әхлак») журналы чыга башлый. 1908 елда журналны чыгару хакимият тарафыннан тыела. Шул ук елда Г.Барудины панисламизмда гаепләп ике елга Вологда губернасына сөргенгә җибәрәләр. Сөргеннән кайткач, ул журналны чыгаруны 1917 елга кадәр дәвам итә.

Г.Баруди Россия мөселманнарының сәяси тормышында да актив катнаша. Ул 1906 елның гыйнвар һәм август айларында узган Россия мөселманнарының 2нче һәм 3нче съездлары эшендә катнаша. “Иттифак әл-мөслимин” мөселман фиркасе Үзәк комитетының әгъзасы итеп сайлана.

1917 елның 1-2 маенда Мәскәүдә I Бөтенроссия мөселман корылтае уза. Күпчелек тавыш белән Россия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте мөфтие итеп Галимҗан Баруди сайлана.

Г.Баруди 1921 елның 6 декабрендә Мәскәүдә 1921-1922 еллар ачлыгыннан интегүчеләргә ярдәм комитеты утырышына барган җиреннән вафат була[2].

Гаилә хәле

  • Беренче хатыны: Маһруй[3] Үтәмешева
  • Соңгы хатыны: Гайшә[4] Шакулова, Сара Шакулова нәселеннән[5].

Хәтер

Моны да карагыз

Чыганаклар

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

Әдәбият

  1. Ләйлә Хисаметдинова. Г. Баруди: Жизнь и общественно-политическая деятельность. К.: «Хозур».
  2. Йосыф Акчура. Дамелла Галимҗан Баруди. К.: «Хозур».
  3. Гайнетдинов А.М. Баруди белән бәйле эпиграфик истәлекләр // Гасырлар авазы. - 2019. - № 2. - Б. 26-32.

Сылтамалар

Искәрмәләр

🔥 Top keywords: Баш битXXVIII гасыр (б. э. к.)Махсус:Соңгы үзгәртүләрМахсус:ЭзләүEva ElfieПроект:Вики-яз 2024АвтоградбанкҖәүдәт ХантимеровСергей Антипов (1949)Икенче бөтендөнья сугышыСергей СкрябинВикипедия:Җаваплылыктан баш тартуВикипедияСуваВикипедия:Эчтәлек17 июньАйдар ШәйхинВикипедия:КонтактларВикипедия:ЯрдәмВикипедия:Җәмгыять үзәгеВадим Захаров (1986)XXIX гасыр (б. э. к.)Марат ЯруллинЖасмин (җырчы)Ярдәм:Википедиягә рәхим итегез!XXVII гасыр (б. э. к.)XXX гасыр (б. э. к.)Чарльз ЧаплинВикипедия:ТасвирламаКорбан бәйрәмеEmmanuel MakronБашкортстанда татарларның хокукларын бозуПортал:Хәзерге вакыйгаларВикипедия:Turında1978 елның 31 августы вакыйгасыНаҗар НәҗмиТөркем:Википедия:Викиҗыентыкка мәкаләдә турыдан-туры сылтама булган мәкаләләр1022 елКүпер