Виталий Хоценко

Омск өлкәсе губернаторы (2023 елдан)

Виталий Хоценко, Виталий Павел улы Хоценко (рус. Хоце́нко Вита́лий Па́влович, 1986 елның 16 марты, СССР, Украин ССР, Днепропетровск) — Россия сәясәтчесе. 2023 елның 22 сентябреннән Омск өлкәсе губернаторы (2023 елның 9 мартыннан 22 сентябренә кадәр Омск өлкәсе губернаторы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы)[1]. Донецк Халык Республикасы хөкүмәте рәисе (2022 елның 8 июненнән 2023 елның 29 мартына кадәр). 2023 елның мартында «Бердәм Россия» партиясенә кергән.

Виталий Хоценко
Омск өлкәсе губернаторы
Вазыйфада
Вазыйфага керешкән
2023 елның 22 сентябре
Президент Владимир Путин
Аңа кадәр Александр Бурков
ДХР хөкүмәте рәисе
Вазыйфада
2022 – 2023
Аңа кадәр Александр Ананченко
Дәвамчысы Евгений Солнцев
Шәхси мәгълүмат
Туган 16 март 1986(1986-03-16) (38 яшь)
СССР, Украин ССР, Днепропетровск
Сәяси фирка Бердәм Россия
Белем Мәскәү дәүләт университеты
РАНХиГС

Россиянең Украинага басып керүе сәбәпле, Европа Берлеге, АКШ, Бөекбритания һәм башка илләрнең халыкара санкцияләре астында тора.

Тәрҗемәи хәле

1986 елның 16 мартында Украин ССР Днепропетровск (2016 елдан Днипро) шәһәрендә туган[2].

Әтисе — Павел Витальевич Хоценко, 1990 елларда[3] Ямалдагы округ Эчке эшләр министрлыгының оешкан җинаятьчелеккә каршы көрәш бүлеген җитәкли; 2011 елда Ямалдагы «Юрибей» хөкүмәт кунакханәсе җитәкчесе була, 2013 елда Халыкара нефть транспорт компаниясендә Ставрополь крае хакимият органнары белән элемтәләр буенча вәкил була, 2018 елда Яңа Уренгойда кунакханә комплексын үстерү буенча дирекция, Сочида милли парк, аннары Анападагы «Утриш» тыюлыгы белән җитәкчелек итә[2][3]. Әнисе Елена Хоценко «Газпром» структураларында эшләгән[3]. Гаиләсендә татар тамырлары булуны төбәкнең татар җәмәгатьчелеге белән төрле очрашуларда Виталий Хоценко үзе таныган (Омск өлкәсендә биш татар иҗтимагый оешмасы эшли, «Иске Себер» музей-тыюлыгында Татар ишегалды ачылган)[4].

2008 елда[5] Мәскәү дәүләт университетының социология факультетын (анда ул булачак ФБК[d] тикшерү бүлеге башлыгы Мария Певчихның[d] курсташы була[6][3]), «Бизнес-менеджмент» белгечлеге буенча Сингапур маркетинг институтын һәм «Юриспруденция» белгечлеге буенча Юриспруденция махсуслаштырылган институтын тәмамлаган[2][7].

РАНХиГСта «икътисадны дәүләт көйләве» белгечлеге буенча магистратураны[8] һәм Мәскәү дәүләт университетында аспирантураны тәмамлаган. Мәскәү дәүләт университетының хәрби кафедрасында уку нәтиҗәләре буенча аңа «лейтенант» хәрби дәрәҗәсе бирелгән[2][7].

Инглиз телендә иркен аралаша[7].

Социология фәннәре кандидаты. 2017 елда Көньяк федераль университетта[d] (Ростов-на-Дону) «Россия җәмгыятендә административ идарә субъектларының корпоративизмы» темасына диссертация яклаган[9].

Сәяси карьерасы

Сәяси карьерасының башында Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы[d] әгъзасының ярдәмчесе булып эшләгән[2]. Төбәк матбугаты мәгълүматлары буенча, төбәктә карьера баскычы буенча тиз үсеше рәсми булмаган рәвештә аның ЯНАОда җинаятьчелеккә каршы көрәш бүлеген җитәкләгән әтисенең бәйләнешләре белән бәйле булган[2].

2008 елдан 2010 елга кадәр «Ямал-Регион» ОГТРК анализ һәм фаразлау бүлеге башлыгы булып эшләгән[7][3]. 2010 елда чүп-чарны сортлау өчен төрле пакетлар өчен берничә тишекле урна («Ямал» мини-контейнеры) патентлый. Уйлап табуның автордашы — Ямал эшкуары Юрий Золотов, әтисе Павел Хоценконың дусты[3].

2010 елның мартыннан Ямал-Ненец автономияле округының дәүләт хакимияте органнарында эшли. ЯНАОның фән һәм инновацияләр департаменты директоры, Ямал-Ненец автономияле округы губернаторының беренче урынбасары ярдәмчесе, эксперт-киңәшчесе була, сәнәгать, ягулык-энергетика һәм табигый-ресурс блокларына кураторлык итә[7].

2013 елның 16 декабрендә Ставрополь краеның энергетика, сәнәгать һәм элемтә министры итеп билгеләнә[7].

«Губернаторлар мәктәбе» нең дүртенче агымын тәмамлаучы, 2018―2019 елларда «Россия лидерлары» конкурсының финалисты[10].

2019 елның 12 сентябреннән РФ сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының сәнәгать сәясәте һәм проект идарәсе департаменты директоры вазыйфасында[11][12][13]. РФнең III класслы хакыйкый дәүләт киңәшчесе (2021)[14].

2022 елның 8 июнендә Донецк Халык Республикасының Халык Советы ДХР Хөкүмәте Рәисе вазыйфасына Виталий Хоменко кандидатурасын хуплаган[15]. Шул ук көнне ДХР башлыгы Денис Пушилинның[d] Указы белән Виталий Хоценко республика Хөкүмәте рәисе итеп билгеләнгән [8][16]. 2022 елда Украинада тулы күләмле хәрби хәрәкәтләр башланганнан соң, Донбасста югары постка билгеләнгән беренче Россия чиновнигы булган [17].

Владимир Путин белән видеоконференция режимында очрашу

2022 елның 21 декабрендә Донецкидагы Дмитрий Рогозин[d] туган көне билгеләп үтелгән «Шеш-Беш» ресторанында яра ала. Беренче медицина ярдәме күрсәтелгәннән соң, хастаханәгә ятудан баш тарта[18][19].

2023 елның мартында «Бердәм Россия» партиясенә керә.

2023 елның 29 мартында Россия Президенты Владимир Путин Указы белән Омск өлкәсе губернаторы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы итеп билгеләнә. Видеоконференция форматында Путин Хоценконың «5 ел Төньякта эшләвен» һәм Себер проблемаларының аның өчен «аңлаешлы, битараф булмавын» билгеләп үткән[17][20].

2023 елның 22 апрелендә «Бердәм Россия» Генераль советы секретаре Андрей Турчак[d] Хоценконың 2023 елда Омск өлкәсе губернаторы сайлауларында әлеге партиядән кандидат булачагын белдергән[21].

Керемнәре

Керемнәр турында рәсми декларациягә ярашлы, 2018 елда Виталий Хоценко 1,8 млн сум акча эшләгән. Аның 96,3 м2 мәйданлы фатиры, 600 м2 бакча участогы һәм Mini Cooper автомобиле бар. Аның бер баласының 65,6 м2 мәйданлы фатиры бар[22].

Санкцияләр

Росссиянең Украинага басып керүе сәбәпле 2022 елның 28 июнендә АКШның санкцияләр исемлегенә «ДНР Хөкүмәте рәисе» буларак кертелгән[23][24].

2022 елның 19 августында Канаданың санкцияләр исемлегенә кертелгән[25][26].

2022 елның 6 октябрендә Европа берлеге илләренең санкцияләр исемлегенә кертелгән[27].

Бөекбритания[28], Швейцария, Австралия, Япония[29], Украина[30] һәм Яңа Зеландия[31] санкцияләре астында тора.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

  • 2022 – II дәрәҗә «Ватан алдында казанышлар өчен» орденының медале[32];
  • 2023 – Почёт ордены (Россия)[33].

Искәрмәләр

Сылтамалар